|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2015 Мәдәният
Казанга Башкорт дәүләт драма театры килә3 апрельдә 19.00 Казанда "Шәүрәкәй" спектакле белән М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры гастрольләре ачыла. Гастрольләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә 3-8 апрельдә үтә. М.Гафури театры гастрольләре афишасында соңгы сезон премьералары - Казан тамашачысына әлегә таныш булмаган яңа, кызыклы спектакльләр тәкъдим ителә. «Гафу ит мине!» мелодрамасы (4 апрель) –хатын-кыз язмышы хакында. Ул гомер уртасында, кинәт кенә, ишегенең бары бер кеше – сөеклесе өчен генә ачык булганлыгын аңлый... Т.Гариповның “Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга” музыкаль спектакле тамашачы мәхәббәтен генә яулап калмыйча, Башкортостан Республикасы Президенты грантына да лаек булды. Әлеге спектакль белән театр 8 апрельдә Казан гастрольләрен яба. Ике спектакльнең дә режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов. Шулай ук, режиссер Айрат Абушахмановның М.Гафури әсәре буенча “Кара йөзләр” (5 апрель 12.00) һәм Я.Пулиновичның “Жанна. Иртәгә яңа көн туар”(5 апрель 18.00) спектакльләре тәкъдим ителә.
М.Гафури театры Казан тамашачысына РАТИда укучы яшь режиссер, Щепкин театр училищесы шәкерте Илсур Казакбаев спектакльләрен дә тәкъдим итә: хатын-кызның үзенчәлекле эчке дөньясына багышланган Туфан Миңнуллинның «Мин – хатын-кыз» спектакле (4 апрель); яшь тамашачылар өчен Ш.Перро-В.Ганзенко әсәрләре буенча «Итекле песи» спектакле (6 һәм 8 апрель).
Башкортостан Республикасы Яшь тамашачылар театры режиссеры Илнур Муллабаев тарафыннан сәхнәләштерелгән «Әбейүшкә@түщка. ру» спектаклендә театрның данлыклы артистлары катнаша (7 апрель).
Яңа куелышлар белән беррәттән театрның хитларына әверелгән – М.Бурангуловның “Шәүрәкәй” музыкаль комедиясе (3 апрель) һәм Х.Мөдәрисовның “Бәхет бәясе” музыкаль мелодрамасы да (6 апрель) күрсәтеләчәк.
|
Иң күп укылган
|