поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.04.2015 Икътисад

Бәяләр, үрә кат...магыз!

Игътибар иткәнсездер, соңгы арада кайбер кибетләр иске бәяләрен сызып, яңасын чәпәп куялар. Рубльнең «мускулы» ныгыган саен, азык-төлеккә дә бәя төшә тора. Ел башы белән чагыштырганда, хәзер кибеткә йөрү алай ук куркыныч түгел. Татарстанда азык-төлек бәяләре тотрыклылана бара, ә Чаллыда карабодай бер атна эчендә 10 процентка арзанайган!

Республика җитәкчелеге бәяләр мәсьәләсендә кулын һәрчак пульста тота. Узган шимбәдә Татарстан хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титовның чыгышы кәефне күтәрде. Ник дигәндә, берничә ай элек оятсызларча күккә ашкан бәяләр җиргә төшә башлаган икән.

Росстат күрсәткеч­лә­ре буенча, 2015 елның февралендә Татарстан азык-төлекнең минималь җыелмасы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 8 нче урында булган (3427 сум). Иң арзан кәрҗин – Саратов өлкәсендә (3169 сум), ә кыйбатлысы Самарада (3740 сум) ачыкланган. Хәзерге күрсәткечләр буенча, Татарстан алдынгылыкта бара. Бодай оны, 2,5% майлылык­тагы сөт, көнбагыш мае, каймак, сыр, йомырка бәясенең очсызлыгы ягыннан без, гомумән, беренче. Николай Титов хисабыннан күренгәнчә, 2015 елның мартында шикәр комына, ипигә, алмага, помидорга бәяләр төшә башлаган. Татарстан кибетләрендә карабодай ярмасы, дуңгыз ите, кыяр, тавык итенең бәясе дә «шиңүгә» таба бар.
 
Көнбагыш маеның бәясе тиз генә төшмәс әле. «СовЭкон» аналитика үзәгенең башкарма директоры Андрей Сизов аңлатканча, 2014 елда көнбагышның уңышы шәптән булмаган, 2013 ел белән чагыштырганда, 16 процентка азрак җыеп алынган (8,8 миллион тонна).
 
Азык-төлеккә бәяләрне тотрыклыландыру максатында, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кече ярминкәләрне кабат озайта: бу юлы 11 апрельгә кадәр. Казанда халык сәүдәсе – 9 урында, Чаллыда ике урында уза. Николай Титов билгеләп үткәнчә, ярминкәдә бәяләр кибетләрнекенә караганда 10-50 процентка арзанрак.
 
– Бәягә генә түгел, азык-төлек төрлелегенә дә игътибар итәргә кирәк. Үзебездә җитештерелгән продукцияне чит төбәкләрдә дә танытырга кирәк, – диде киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов.
 
Чаллының кулланучылар базарында бүлек җитәкчесе Рәисә Солтанова хәбәр итүенчә,  автокалада сыер ите, казылык, тозланган балык, суган, кишер, алмага бәя үссә, югары сортлы он – 2,7 процентка, карабодай – 9,9 процентка, дуңгыз ите – 3 процентка, чәй, су белән су 5 процентка очсызланган.
 
Бәяләрнең хәл-әхвәлен белергә телеп, без «Магнит» гипермаркетына чыгып кердек. Чувашиядән кайтарылган йомырканың дистәсе  –  60 сум 40 тиен, үзебезнең «Ак барс» кошчылык фабрикасыныкы да шундый ук бәядән, ә менә Каф артында булып тоелган Төмән шәһәре тавыклары салган йомырканың дистәсе – 58 сум 70 тиен. Сатып алучы Венера апа аларны күргәч, соң, бу бит күгәрчен йомыркасы, дип кеткелдәп куйды.
 
– Монда тавык түшкәсенең килосы 104 сум, мин бу кибеткә Казанның Киров районыннан ук киләм, безнең якларда тавыкның килосы – 106 сум, шәһәр буенча 113 сум. Дөрестән дә, соңгы арада кайбер ризыкларның бәясе төште. Әнә, бит кешеләр арба тутырып әйбер ала, ишегаллары машина белән тулган, рәхәт яшибез, – диде Венера.
 
104 сумлык тавыш түшкәсе бәясе янына «Җирле товар» дигән язу да беркетелгән. Этикеткасында Татарстанның эзе дә юк, Белгород диелгән. Күрәсең, кемдер мәктәптә географияне начар укыган. Гомумән, Татарстанда җитештерелгән товар дигән язу белән бу кибеттә сатып алучыларның башын катырырга яраталар, күрәмсең. «Чудо» йогуртына «Татарстанда җитештерелгән товар» дигән язу эленсә дә, этикеткасында республика турында ләм-мим. Исеме җисеменә  туры килә, мин сиңа әйтим. «Простоквашино» йогурты белән дә шул ук хәл. Товар урнаштыручыларга бу хакта әйткәч, алар «ялгыш элгәннәрдер», дип шул мизгелдә үк язуны кубарып алдылар.
 
Ике килолы «Макфа» оны – 68 сум 10 тиен, «Увелка» – 63 сум 30 тиен, «Обычная пшеничная мука» -40 сум 10 тиен. Алманың килосы – 71 сум 20 тиен, әфлисун – 49 сум 90 тиен, кәбестә – 44 сум 90 тиен, бәрәңге – 27 сум 70 тиен. Яшел Үзәннән китерелгән 2,5% майлылыктагы «Российское» сөте –  30 сум 60 тиен, Чувашиянең Ядрин шәһәрендә җитештерелгәне – 28 сум 40 тиен, «Просто молоко» – 30 сум 30 тиен. Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә салынган ак ипи – 24 сум 60 тиен, Казандагы өченче икмәк пешерү заводының «Сельский» ипие – 22 сум 50 тиен.
 
Шулай итеп, ел башында югарыда үрә каткан бәяләр хәзер кимүгә таба бара. Яз җитүгә кәеф болай да яхшыра, әмма кесәне сөендергә торган бәяләрне күргәч, кәеф, гомумән, тантана итә.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»