поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
31.03.2015 Мәгариф

Гадел имтихан ни күрсәтә?

Россиядәге чыгарылыш сыйныф укучылары инде быел икенче тапкыр БДИны кырыс шартларда бирергә әзерләнәләр. Күчерүсез имтихан бирү тәҗрибәсе үткән ел мәктәпләрнең 35 процентында сыналып каралды: имтихан реаль вакыт режимында видеокүзәтү астына алынды.

Быел Рособрнадзор кырыс күзәтү астына алынган мәктәпләр санын ике тапкыр арттырырга җыена. Бу хакта оешманың җитәкчесе Сергей Кравцов 23 мартта игълан итте. Үтән ел Арча укучылары имтиханны гадел шартларда биреп карады. Күр­сәткечләр, билгеле, байтак түбәнәйде, әмма иң мө­һиме, балалар имтиханга әзер­ләнеп килергә кирәк икәнен аңлады. Тагын бер нәрсәне билгеләп үтәргә кирәк: урлашу перс­пек­ти­ва­сының юкка чыгуы стресс күләмен киметте, беренче тапкыр барлык укучылар да имтиханны тыныч шартларда бирә алдылар. Быел исә федераль күзәтү­челәр кулында портатив видеокамералар да булачак икән, бу инде имтихан барышын бер-ике ноктадан гына түгел, күзәтүче булган җир­дә төрле урыннардан төше­рергә мөм­кин­лек бирәчәк, ауди­ториядән тыш та “видеога төшү” ихтималы барлыкка киләчәк.

Тагын бер яңалык бар. Ниһаять, барлык имтихан бирү пунктларында да мобиль телефоннарны “томалаячаклар”. Томалау җай­ланмаларының эшләве турында мәгълүмат­ны дистанцион рәвештә тикшереп булачак. Бу үзе үк инде урлашу шансын 80-90 процентка ки­метә, чөнки гадәттә моңарчы контроль- үлчәү материаллары ауди­ториядән урланып чыга да, әзер җаваплар мобиль телефон аша тапшырыла иде. Рособрнадзор контроль- үл­чәү материал­ла­рының урлану мөмкинлеген дә нульгә калдырырга вәгъ­дә бирә. Аларны хәзер сынау башланыр алдыннан гына имтихан бирү пунктларында басу мөмкин булачак.
 
Мәгариф җитәкче­ләре­нең үткән елгы имтиханны гадел итеп үткәрергә омтылулары Россияне хурлыклы җәнҗаллардан коткарды, укы­тучыларның укучыларны яшьтән үк ришвәт би­рергә өйрәтү очраклары юк­ка чыкты диярлек. Имтиханга бәйле рәвештә үз-үзенә кул салган балалар саны да кимеде. Гаделлек үзен­нән-үзе позитив тудыра: балалар да, укытучылар да хәйләкәр алымнар өйрә­неп вакыт уз­дырасы урынга, эшкә күнегә башлыйлар.
 
Дөрес, Интернет әле бү­ген дә имтиханга кадәр үк әзер контроль-үлчәү материалларын һәм аларга җа­вап­лар сатучы “бизнес” бе­лән тулы. Моннан ике-өч ел элек, дөрестән дә, имти­ханның чын материалларын дистанцион рәвештә сатып алу мөмкинлеге зур иде. Кемнәр­дер ялган материаллар сатып алып алдандылар, кем­нәрнеңдер кулына чын сораулар да эләк­кәләде. Шунысы кызык: укучылар ниндидер үзләре генә белгән ысул бе­лән биремнәрнең һәм җа­вап­ларның чынмы-ялганмы икәнен дә ачыклый алалар, бер укучы, сатып алып, материалларны Интернет аша дусларына бушлай да тарата ала иде. Мин быелгы контроль-үлчәү материалларын сатучы бер сайтта теркәлдем һәм биремнәргә заказ биреп карадым.
 
Сайт хуҗалары имтихан алдыннан чын контроль-үлчәү материаллары белән тәэ­мин итәргә вәгъдә бирәләр. Кулларында инде матема­тика­­ның база һәм профиль би­ремнәре, рус теле, химия, биология, тарих, информатика һәм физика буенча контроль-үлчәү материаллары бар, имеш. Бәя­ләр математика һәм рус теле өчен – 3200 сум, сайланган предметлар өчен – 2500 сум. Җа­ваплары юк, аларын үзең чишеп табасы яисә белемле танышыңны яллыйсы. Хә­тер­лик: 2013 ел имтиханын чыгарылыш сыйныф укучылары Интернеттан алган әзер материаллар бе­лән тапшырды. Урлашу ул чакта үзе­нең югары ноктасына җит­кән иде: бер көн кала әзер биремнәрнең чыннарын бушка да табу проблема булмады. Күрсәт­кечләр ул елны быелгы азык-төлек инфляциясе кебек күкләргә кадәр очтылар, Мәгариф министрлыгында үзләре оештырган имтихан нәтиҗәләренә үз­ләре ышанмадылар. Тик шул шартларда да имтиханны, әзерләнеп, гадел биргән укучылар отты. Ялган материаллар белән алданып, сайлаган имтиханын “ике­ле”гә бирүчеләр дә байтак булды. БДИның беренче елында ук гаделлек урнаштырылган булса, без инде бүген бөтен­ләй башка мә­гариф системасын күзә­тер идек. Тик ун елдан артык вакыт юкны бушка аударып узды. Инде соң булса да уң булсын дип урнаштырыла башлаган гаделлек уңай үзгәрешләр вәгъдә итә. БДИ тарихы тагын бер нәр­сәне искәртә: теләк булганда, ихтыяр көче табылганда, ил­дәге тоталь урлашу һәм ришвәтнең тамырына да бал­та чабып булыр иде. Бу катлаулы булса да, кыен эш түгел. Илнең киләчәге исә җиң сызганып эшләргә ният­ләгән шәхесләр саны белән генә билгеләнә. Яңа технологияләр дә, нефть энә­сеннән төшү дә, импорт­ны алыштыру да җәмгы­ятьнең һәр өлкәсендә гаделлек урнаштыру белән генә мөмкин була башлыйлар.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 45 | 08.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»