поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
30.03.2015 Ир белән хатын

"Өйләнешегез генә, беренче парга үз акчама кер юу машинасы бүләк итәм"

“Өйләнешегез генә, беренче парга үз акчама автомат кер юу машинасы бүләк итәм”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.

Моннан берничә ел элек җәйге эш өстендә район­ның ул чактагы башлыгы Марат Зарипов, буйдаклар проблемасын кү­тәреп, күпләрне шаккатырган иде. Ул чакта проб­ле­маның сә­бәпләрен ачыклау, өйрәнү юнәле­шендә эш тә башланган иде, нигәдер ул инициатива урын­нарда яклау тапмады кебек. Бәлки әле буйдаклар үзләре бу мәсь­әләнең зур проблема булуын танырга теләмәгән­дер яки үзләре­нең шәхси проблемасын башкалар бе­лән бүлешергә әзер булмагандыр.

Инде менә районда бу мәсьәләгә тагын әй­ләнеп кайттылар. Тәвәккәл­ләп, кон­к­рет чарага ук тотынганнар. “Ак калфак” иҗти­магый оешмасының райондагы бү­лекчәсе һәм ЗАГС идарәсе берләшеп, таныштыру үзәге оештырганнар. Анда инде беренче чара да үткәргәннәр.
 
– Берәр чара үткәрә башласаң, районда ничектер һаман буйдаклар проблемасы белән “бәреле­шәсең”. Шуңа күрә бу хакта гел уйланып йөрдем, – ди бу башлан­гычның инициаторы, “Ак калфак”­ның райондагы бү­лекчәсе җитәк­чесе Зөлфирә апа Камалова. – Район Советы рәи­се урынбасары Наил Сабир­җановка шушы те­лә­гемне әйтеп, райондагы бар­лык буйдакларның тө­гәл санын белергә иде, дидем. Өч көн эчендә барлык үзида­рәләр­дән мәгъ­лүмат җыеп, кулыма тоттырды. 945 кеше! Кеп-кечкенә район өчен 30-50 яшьтәге шушы кадәр ялгызак булу бик күп, шулай бит? Нәрсә эшләп карыйк, дип мөрә­җәгать иткәч, кайбе­рәү­ләр, димче-яучы­лар эшен башларга кирәк, диде. Нигә­дер үзем монысын кабул итә алмадым. ЗАГС идарәсе җи­тәкчесе Зөһрә Әхмәт­ха­нова белән бу яктан фикер­ләребез туры килде – таныштыру үзәге булдырырга. Анда очрашулар, төрле чаралар үткәреп, яшьләр­нең үзлә­ренә сайлау-сай­лану мөм­кин­леге бирергә. Менә күптән түгел беренче очрашу да үткәрдек. Әллә ки­ләләр, әллә юк дип, куркып кына егерме кеше чакырган идек, унҗидесе килде. Димәк, кирәксенәләр дип сөендек. Бу очрашуга без Борнак авылында яшәү­че, алтын туйларын билге­ләп үтүче Гадения апа һәм Мөбарәкҗан абый Гариф­җановларны, Чутайдан унтугыз ел элек тормыш иптә­шен югалткан Нәкыйп абый­ны чакырдык. Га­риф­җа­­новлар тигез гомер итү­нең серләре белән уртак­лашса, Нәкыйп абый ялгыз карт­лыкның бик тә авыр булуын сөйләде.
 
Без исә шушы өл­кәннәр мисалында яшь­ләргә үрнәк бирергә те­ләдек. Мин үзем шушы бәй­рәмгә багышлап шигырь чыгардым, ә Соснадан танылган тальянчы Ягъфәр абый Хәбибуллин “Гашыйклар” дигән җыр язды. Беренче өлешен ЗАГС идарәсе бүлмәсендә, икенче өлешен китапханәдә үткәр­дек. Аерым бүлмә кирәк булачагын шунда аңладык. Район башкарма комитеты җи­тәк­чесе Рамил Шакировка мө­­рә­җә­гать ит­кән идек, бер­ничә көн эчендә мәсьәлә уңай хәл ителде дә. Димәк, икенче очрашуны үз бүлмә­бездә үткәрәчәкбез. Ә беренче чараны үткәрүдә исә Рә­симә Сәгыйтова кебек игелекле кешеләр матди ярдәм күрсәтте. Китапханә коллективы, “Ак калфак” оеш­масы активистлары да безгә теләп ярдәмгә килде. Мине иң сө­ендергәне шул: оештыручылар гына түгел, чарага килү­челәр дә аны ошатып, кирәк­леген аңлап китте. Инде анда катнашканнар гына түгел, бу турыда ишетеп-белгәннәр дә: “Тагын кайчан үткәрәсез?” – дип шалтырата. Хакимият­тәгеләр дә, ай саен үткә­регез, ди. Шушы көн­нәрдә үзәккә чын хуҗа да табылды: “Ак калфак” оеш­ма­сы­ның актив члены Гөлсинә Галиева җа­ваплы итеп бил­геләнде.
 
Зөлфирә апа сөйләгән­нәр­гә шуны гына өстәргә ки­рәк: әлеге чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ил­һам Гайнетдинов үз чыгышын беренче өйлә­нешүче пар­га үз акчасына автомат кер юу машинасы бүләк итәр­гә вәгъдә биреп тәмамлаган. “Өйләнешегез, тату гаилә корып, матур итеп яшәгез генә!” – дигән ул.
 
... Менә шундый күмәк омтылыш белән башланган эш тә нәтиҗә бир­мәсә инде...

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 44 | 28.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»