|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2015 Фаҗига
Ике бертуганның чәчәк кебек чагында гомерләре өзелсен әле...Бу һәлакәт бөтен авылны тетрәндерде. Ике бертуганның чәчәк кебек чагында гомере өзелсен әле... Эльвира һәм Эльмира Сәйфиеваларны соңгы юлга озатырга килгән кешеләр авыл урамына сыймады хәтта. Эльвира белән Эльмира – Мамадыш районы, Түбән Яке авылы кызлары. Әти-әниләре Фәнил белән Фирдәүсәнең ике бөртек бәхете иде алар. Эльвира үзенең йөргән егете, аның дусты һәм сеңлесе белән Казанга баралар. Башкалада кунак булалар, Алабугага кайтышлый әбиләренең хәлен белеп чыгарга дип авылга керәләр. Башта әтисе ягыннан әбисендә кунак булалар, аннары әнисе ягыннан әбисенә юл тоталар. Мунча кергәч, кабат юлга чыгалар. Башта рульдәге егете янына Эльвира утырса, китәр юлда, бу урынга дус егете күчеп утыра. Апалы-сеңелле кызлар артка утырып, сөйләшеп барырга була. Соңгы аралашу мизгелләре шул буласын кем уйлаган бит... Казан – Чаллы трассасының Омар авылы тирәсенә җиткәч аларның машинасына каршы як полосага килеп чыккан автомобиль килеп бәрелә. (Бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. – Г.Ш.). Күз ачып йомган арада ике машина да юл читенә оча. Каршыга килгән машинада биш кеше, алар арасында 3 яшьлек сабый белән көмәнле ханым да була. Аларның барысын да хастаханәгә озаталар. Кызлар белән бер машинада руль артында утырган егетнең дә гомере кыл өстендә. Икенчесенә, бәхеткә, зур зыян килмәгән.
“Эльмира шундый шат иде ул көнне. Алар минем өчен туган да, дус та, күрше дә иде. Без бик тату булдык. Андый тәрбияле, акыллы дусларым юк иде минем. Әле бит соңгы тапкыр саубуллашканда да Эльмира: “Киләсе ялда кайтам”, – дип аерылышты. Аларның дөньяда юклыгына күңел ышанмый”, – ди якын дуслары Алинә Хәсәншина.
Эльмира
Ул көнне авыл халкы күз яшьләрен тыя алмады. Язмыштыр инде, Фирдәүсә апаның башта ук кече кызын бер дә җибәрәсе килмәгән. Кыз үзе дә авылда кунып калырга уйлаган була. Тик апасы: “Әни ни дип әйтер соң?” – дигәч кенә китәргә карар кыла. Машинада тагын бер буш урын бар, дип тагын бер авылдашларын үзләре белән алмакчы булалар. “Эльмираның авылда каласы килде. Баштарак мине үзләре белән чакырса да, мин аны, киресенчә, үзен авылда калырга күндермәкче булдым. Казанда чакта ук шалтыратып: “Мин синең белән генә китәм. Машинада урын алып кал”, – дигән иде. Тик нигәдер апасы белән китте...”– ди дусты Зөлфирә Гарипова.
Эльмираның үлемен аның белән Алабугада бергә укыган дуслары да авыр кичерә. “Тиенебез... Көләч йөзле, ягымлы, шаян, җитез булганга, без Эльмираны яратып шулай атап йөртә идек. Ярты ел эчендә һәрберебез өчен дә ул якын һәм кадерле кешегә әйләнде. Аның киң күңелендә, олы йөрәгендә һәрберебез өчен урын бар иде. Укуда алдынгы булган Эльмира беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый иде. Кайчан карама, аның йөзендә гел елмаю булды. Шул елмаюы белән ул янындагы кешеләрне үзенә җәлеп итте. Институт тормышында да ул бик актив катнашты”,– ди алар.
Эльвира сеңлесеннән өч яшькә олы. Ул нәкъ шул институтның 4 курсында белем алган. Җырга-моңга оста кызлардан башка бер генә чара да узмаган. “Күптән түгел авылда студентлар җыелышып концерт куйды. Шунда Эльмира да чыгыш ясады. Аларның йөзләрендәге яктылык, җылылык бөтен кешегә җитә иде. Олыны – олы, кечене кече итә белә торган, тәрбияле, акыллы балалар иде. Әти-әнисенә Ходай сабырлык бирсен”, – ди мәдәният йорты директоры Миннекамал Гасыймова.
Кызларны авыл зиратына җирләделәр. Җир куенына биргәннең икенче көнендә Эльвирага 22 яшь туласы иде, Эльмирасына исә 19 гына. Кызларның әти-әнисенә бик авыр. Фәнил абый үзе дә моннан берничә ел элек үлем белән көрәшкән кеше. Кызлар бар сыйфатларны әти-әнисеннән алган. Иҗатка гашыйклыклары да алардан. Балаларыңның уңышына сөенеп яшәгәндә, бер аяз көндә баласыз калу – башка сыймаслык хәсрәт.
Интернет битләрендә Эльвираның әнисенә булган туган көн котлавында кайберәүләр гомер буе яшәп тә әйтә алмаган сүзләр бар. Ә Эльмира исә үз сәхифәсендә: “Үлемнән курыкмыйк! Без исән икән, димәк, ул юк, үлем булса – без булмыйбыз”, – дип язып куйган булган. Кызларның туганнары гына түгел, барлык дуслары, якыннары аларның арадан китүләрен әле дә кабул итә алмый. Барысын да бүген нибары бер сорау борчый: “Нигә алар?”
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|