|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2015 Мәдәният
Радик Юльякшин Гөлсирин Абдуллина аркасында үз гастрольләрен туктатып тора?Белгәнебезчә, Башкортостанның иң популяр җырчыларның берсе Радик Юльякшин бу яз айларында һәр көн диярлек сольный концерт куя. Шунысы кызык, нәкъ менә апрельнең уртасында гастрольләр челтәрендә кечкенә генә тәнәфес. Ә 15 апрель көнне Казанда Радик Гөлсирин Абдуллинаның өстәмә концертында катнаша икән. Гөлсирин аркасында гына үзенең концертлар турын бүлдерә микән ни Радик?
“Продюсерым белән апрель аена концертлар графигын төзеп утыра идек. Шул вакытта Рифат абый Фәттаховтан Гөлсирин Абдуллина концертында катнашырга тәкъдим килде. Гастрольләр челтәре тыгыз булуына карамастан,15 апрель мин Казанга Гөлсирин Абдуллина концертына киләм! Иҗаты ошый миңа! Шулай ук Венера Ганиева,Ришат Төхвәтуллин,Ринат Вәлиев кебек артистлар белән бер проектта катнашу минем өчен кызык! Ә инде 16 апрельдан мин янәдән гастрольләрдә,” - диде Радик Юльякшин.
Шулай итеп,15 апрель көнне Радик Юльякшин үз тамашачысын Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә Гөлсирин Абдуллина концертында көтеп кала!
Айбикә ФӘТТАХОВА |
Иң күп укылган
|