поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2015 Язмыш

Язмышны бозган ялгыш

Кеше язмышлары күбесе утлы күмер ­ кебек... Бу вакыйгаларга шактый вакыт узса да, ­Гөлия тарихын язарга булдым.

Гөлия белән Марат күрше авыллардан. Берсен-берсе яратып өйләнешәләр. Шәһәрдә матур гына тормыш итә башлыйлар. Авылга кунакка кайт­канда, башта Гөлияләр авылы аша узасы булгач, беренче шунда туктыйлар. Ә Маратның әти-әнисенә бу ошамый, «Марат кияүгә чыккан» дип, канәгатьсезлеген белдерә башлыйлар.  

Каената эчәргә ярата торган була. Берсендә, улы аның белән утырып эчмәгән өчен, Маратның башына шешә белән китереп суга ул. Шул рәвешле улын да эчәргә өйрәтә. Гөлия белән уртак балалары тугач та, бер ни үзгәрми, Марат хәмердән аерыла алмый.
 
Язгы эшләр вакытында булышырга дип авылга кайта яшьләр. Каената эштә булгач, Марат үзе генә тирес түгәргә чыгып китә. Гөлия баласы белән өйдә кала. Кинәт каенанасының рюмкага аракы салганын күреп гаҗәп­ләнә, баксаң, ул аны улына бирә икән, имеш, арыгандыр, эчсен, хәл керер бераз. Шул көнне тавыш куба гаиләдә. Баланы үзләрендә калдырып, киленне куып җибәрер дәрәҗәгә җитәләр. Әй үкенә дә соң Гөлия бу нәсел белән бәйләнгәненә! Әмма дәшми. Берсендә каенаналарына өй юарга кайталар. Марат түшәмнәрне, Гөлия тәрәзәләр һәм аскы өлеш­ләрне юа. Тыныч кына эшләгәндә, каената кайтып керә дә пыр туздырырга тотына. Малаеның өй юганы, хатын-кыз эшен башкаруы ошамый аңа. Төнгә каршы кечкенә бала белән яшьләрне өйдән куып чыгара исерек каената. Ярты төнне капка төбендә уздыргач, Марат белән Гөлия балаларын форточка аша кертеп, ишекне ачтырып, шыпырт кына кереп яталар.
 
Бу вакыйгалардан соң, озак кайтмый әниләре янына яшьләр. Берничә ел үткәч, Маратны койма тотарга үзләре чакырып кайтаралар. Ләкин ире  икенче көнне  үк  шәһәргә килеп җитә. Тагын шул хәл кабатланган икән, исерек әтисе тавыш куптарган. Марат кырда машинасында кунган. Әнисе сыеры савылмаганлыгы исенә төшеп, капкадан кергәндә,  өеп куйган бүрәнәләргә абынып, кулын сындырган. Тик монда Маратны гаепләп калдыралар. Икенче көнне каенатасы да  шалтыратып: «Марат әнисенең кулын сындырып китте, өч мең акча кайтарсын», – ди. Каенатасы үлгәнче дөрес­лекне белми яшиләр. Каенанасы барысын да сөйләп бирер­гә иреннән курка, Гөлия Маратка ышанмый.
 
«Эчкән һәркем дүрт төрле сыйфатка керә, –дигән бер акыл иясе. – Башта кеше тавис кошына охшый – ул күперенә, масая башлый. Аннары ул маймыл кыяфәтенә күчә һәм уйный, шаяра башлый. Тора-бара кеше үзен арысландай хис итә. Ул үз-үзенә бик ышанган кыяфәт ала, үзен үтә көчле, горур саный. Ахыр чиктә эчкән кеше дуңгызга әйләнә». Каената да эчүдән дуңгызга әйләнеп, теге дөньяга китә. Озак тормый каенана да үлә. Гөлия белән Марат исә балалары буй җиткәч, аерылыша. Оясында ни күрсә, очканда шуны куа, дип әйтүләре дөрес икән. Марат әтисенең кыланмышларын кабатлый башлый. Гөлия исә иренең кул күтәрүләренә түзә алмыйча, аерылып китә.

Рузилә ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»