поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
26.03.2015 Җәмгыять

Әнине айнытасы иде!

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!Чарасызлыктан сездән ярдәм сорап хат язарга булдым. Бәлки миңа киңәш бирүчеләр, ярдәм итүчеләр табылыр. Исемнәрне үзгәртеп бирергә мәҗбүрмен.

Ә тиебез бик ир­тә үлеп китте, йөрәк өянәге, диде табиблар. Миңа ул вакытта 14 яшь иде. Сеңелкәшем әтине бөтенләй хәтерләми. Ул чакта аңа 3 яшь кенә иде. Шул көннән без әни белән генә калдык. Әниемнең әти-әнисе күптән вафат, әти ягындагылар Башкортстанда яши, ә авылда туганнарыбыз юк. Хәер, туганнарыбызның үз тормышлары инде, бездә эшләре юк.

Әтинең үлемен әни бик авыр кичерде. Башта ул юләрләнә үк башлады бугай. Әтинең киемнәрен урындык башына элә, фотосын куя, аның хушбуен өй буйлап сиптереп йөри. Өстәлгә утырганда да әтигә дип аш сала, чәй ясый. Үзе бертуктамый елый, төннәрен дә әтине искә алып, саташып чыга иде. Бездә дә гаме юк иде бугай. Минем мәктәптә укуым белән дә кызыксынмый, сеңелкәшем елаганга да исе китми.
Язга таба карлар эрегәч, зиратка йөри башлады. Әнинең кайтканын күзәтеп торам да мин дә әти каберенә барып елыйм. «Әнине безгә кайтар, акылына килсен иде, элекке әниебез булсын иде», – дип ялынам. Минем зиратка йөргәнемне күршедәге әби күреп алган икән. «Яшь кызларга андый урыннарга керергә ярамый!» – дип ачуланды бу. Мин исә әни турында сөйләп бирдем. Шуннан ул әни белән ныклап сөйләште, намазга басарга, дини китаплар укырга өндәде. Әни элекке халәтенә кайта башлады кебек. Намазга басмаса да, кулына догалар алып утыра башлады, безгә дә игътибары артты.

Җәй көне авылга ферманы төзекләндерергә Чувашия якларыннан агартучы маляр хатыннар шабашкага килде. Аларны кич кунарга кайсын кая таратып бетерделәр. Йортыбыз зур булгач, икесен безгә керттеләр. Кичләрен, эштән соң болар эчәргә гадәтләнгәннәр икән. Өстәлдә гел аракы шешәсе күренә башлады. Әниебезнең шул хатыннар белән бергә эчә башлаганын сизми дә калдык. Әтиебез дә салгаларга ярата иде анысы. Тик әти эчкән башка икән ул. Әнинең эчүе  аңлатып бирә алмаслык авыр. Шундый оят... Классташларым: «Кичә әниеңне күрдек, кибет буенда исерек иде!» – дигәч, җир тишекләренә кереп китәрдәй була идем.

Ярый, сеңлем садикка йөри, мин өй эшләрен үзем башкарам, ашарга пешерергә дә өйрәндем, чөнки әни кухняга сирәк керә. Авылда ир-атлар белән чуала дип тә сөйлиләр аны, тик мин ышанмыйм. Әтигә булган мәхәббәтен оныта алмаганга эчә ул, әтигә беркайчан да хыянәт итмәс иде. Әни безгә бәйләнми үзе, дөрес, кәефе булмаганда кычкырырга, сугарга мөмкин. Ләкин бердәнбер әниебезнең кыланмышларына түзәбез инде. Көн саен эчми ул үзе. Вакыт-вакыт туктап та тора, эшен дә җиренә җиткереп эшли, клубта идән юа ул. Күршеләр, сез аны берәр әбигә алып барып карагыз, диләр. Әнинең апаларына  яздым инде, Башкортстандагы дәү әниләргә дә ярдәм сорап хат җибәрдем. Ләкин беркем дә кайт­мый әле, эшләре тыгыздыр инде, дәү әниләрнең үз хәлләре хәлдер, картлар бит. Тиздән мин  мәктәпне тәмамлыйм,  авылда каласым килми, шәһәргә китеп, укуымны дәвам итәргә хыялланам, сеңлем нишләр дип борчылам, бөтенләй кечкенә бит әле ул. Мәктәпкә укырга кергәч, төп ярдәм итүчесе – әни кирәк бит аңа. Әнине ничек тә айнытасы, рәткә китерәсе иде. Бәлки аракыдан дәвалаучы әбиләр, экстрасенсларны беләсездер. Ярдәм итсәгез иде!?


ӘЛФИЯ К.
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»