поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.03.2015 Җәмгыять

Чебен тимәс чер итәр балалар үстерәбезмени?

Хәзерге заманда зур проблема калкып чыкты: бу – балалар суициды. Ник күбәеп китте икән мондый хәлләр бүген? Элек Совет чорында булганмы алар?
Бер яктан карасаң, бүген мондый хәл бөтенләй булырга тиеш түгел кебек. Ашау-эчүгә иркенлек, өс бөтен, сүз иреге муеннан, контрольдә тотучы оешмалары да юк, ә нәтиҗә – киресенчә.

Ул балалар күбесе яхшы гаиләләрдән. Бәлки моның төп сере дә тормышка яраклашмаган «чебен тимәс чер итәр» дип атала торган,  авырлыкны, катырак сүзне күтәрә алмый торган балалар тәрбияләп үстерүдәдер? Ә бәлки моның тагын бер сере җәмгыятьнең начар булуында, начар үрнәк күрсәтүендәдер? Сораулар күп, җавап юк кебек. Әйе, совет заманында балаларның аңнарын хәрби-патриотик, рухи-патриотик юнәлешкә юнәлтүче оешмалар, түгәрәкләр, тимурчылар отрядлары күп һәм бу оешмаларның файдасы көн кебек ачык иде.

Хәзер ничек тәрбия­ләнә соң балалар? Компьютер, чәчләрне үрә торгызырлык кинолар белән, наркотиклар, спиртлы эчемлекләр, порнография белән. «Әтәч сәясәте» белән генә тәрбия алып бару мөмкин түгел (минем эш кычкыру, ә анда таң атамы, атмыймы, минем эш түгел). Телевизор экраннарына яшь маркировкасын куеп кына котылып калырга тырыша чиновниклар. Алай гына булмый. Баланың психикасына үтергеч йогынты ясау­чы киноларны, тапшыруларны, гомумән, күрсәтүне тыярга кирәктер.
 
Икенчедән, балаларга беренче сыйныфтан ук психология дәресләре кертергә кирәк дип саныйм. Мәгариф өлкәсендә дә яңа законнар чыгып тора, аңлап та өлгереп булмый. Андый-мондый хәл булганда, укытучыны яисә ата-ананы гаеплиләр. Әйе, балалар өчен ата-ана да, укытучылар да җаваплы, тик илле процентка гына. Калган иллесе өчен система, җәмгыять җавап бирергә тиеш. Хәзерге законнар буенча, балаларга сүз әйтмә син, тырнак белән чиертмә.  Бала гаепле икән, тел белән әйткәнне аңламый икән, җәзасын да алырга тиеш. Болай барса, чебен тимәс чер итәрләр, эгоистлар, сүз күтәрми торган, шуңа унынчы катка менеп аска сикерә торган балалар үстерүебез мөмкинлеге күп тапкырларга арта. Укытучыларны үз вазифаларын башкарудан өзеп, прокуратура юлында гына йөртә башласак, педагогика институтларына керүче булмаска мөмкин. Болай да аларның дәрәҗәләре төште. Элек укытучы балалар өчен ата-анадан да югарырак, фәрештә кебек иде. Мәктәпләргә кереп ата башладылар бит инде. Кая бара бу дөнья?
Хөрмәтле газета укучылар! Бу темага сезнең дә фикерләрегез бардыр,  тәрбия ысуллары тәкъдим итүчеләр булыр бәлки, әйдәгез, сөйләшик әле.

 


Фәндияр ГЫЙЛМАНОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»