поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.03.2015 Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин: “Мине Ваһапов фестивале танытты!”

Бүген,20 мартта,Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында 2015 елда узачак Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Сорауларга фестиваль директоры Рифат Фәттахов, җырчы-педагог Венера Ганиева, режиссёр Халисә Исмәгыйлева, фестиваль лауреатлары Рөстәм Асаев, Илүсә Хуҗина, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина җавап бирде.

Матбугат очрашуында яңгыраган кайбер фикерләр белән таныштырып үтәбез.
 
РИФАТ ФӘТТАХОВ: “Быел конкурста катнашучыларның саны көннән-көн арта бара. Димәк,яшь башкаручыларның фестивальга,аның мөмкинлекләренә ышанычы зур. Бу инде фестивальнең татар дөньясында үзенең лаеклы урыны бар дигән сүз. Конкурс лауреатларының уңышлы иҗаты да безне сөендерә. Иманым камил:быел да фестиваль татар дөньясына яңа исемнәр, яңа тавышлар ачар!”
 
ВЕНЕРА ГАНИЕВА: “Ваһапов фестивале - бүгенге көндә татар дөньясындагы иң затлы, иң дәрәҗәле проектларның берсе. Ул инде республикабызның бер матур мәдәни брендына әйләнеп бара. Бигрәк тә, фестивальның талантлы яшьләрне табу һәм үстерү буенча зур эшен билгеләп үтәр идем.”
 
ХАЛИСӘ ИСМӘГЫЙЛЕВА: “Бу фестиваль татар халкына бик кирәк. Моннан 10 ел элек фикерем шундый иде, бүген дә ул үзгәрмәде. Алай гына да түгел, Ваһапов фестивале яңа конкурслар, яңа фестивальләр үсешенә этәргеч бирде.”
 
РӨСТӘМ АСАЕВ: “Иң зур теләгем - Ваһапов фестивале киләчәктә дә югары профессиональ таләпләрен киметмәсен иде.”
 
ИЛҮСӘ ХУҖИНА: “Минем профессиональ үсешемдә Ваһапов фестивале зур роль уйнады. Аның концертларында катнашуны үзем өчен зур дәрәҗә дип саныйм.”
 
ГӨЛСИРИН АБДУЛЛИНА: “Бүген мин зур сәхнәдә беренче адымнарымны гына ясыйм. Һәм киләчәгемне дә Ваһапов фестивале белән бәйлим!”
 
РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин элегрәк тә Татарстанда да, Башкортостанда да күп конкурсларда катнаштым, әмма аларның хәрберсенә рәхмәтле булган тәкъдирдә дә, шуны әйтә алам: ”Зур сәхнәгә мине Ваһапов фестивале чыгарды, халыкка мине ул танытты!” Продюссер Рифат Фәттахов хыялларымны тормышка ашырырга ярдәм итте. Киләчәктә дә Ваһапов фестивале белән тыгыз иҗади хезмәттәшлектә булырбыз дип ышанам.”
 
Исегезгә төшерәбез: Быел, Рәшит Ваһапов исемендәге XI Халыкара татар җыры фестивале кысаларында чираттагы яшь башкаручылар конкурсы үткәрелә. Конкурста югары һәм урта музыка уку йортларын тәмамлаган яки анда укучы җырчылар катнаша. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Ә конкурсның йомгаклау турлары Казан шәһәрендә 23 – 24 апрель көннәрендә үтәчәк. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 18 майда, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Ваһапов фестиваленең гала-концертында игълан ителәчәк.
 
Конкурс шартларын түбәндәге чыганаклардан табарга була: ВКонтакте “Ваһапов фестивале/Вагаповский фестиваль” дигән группа, яки бу адрес буенча: http://vk.com/vagapov_fest.
 
Айбикә Фәттахова,
Ваһапов фестиваленең матбугат үзәге.
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»