поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.03.2015 Җәмгыять

Кризисның уңай якларын сизәсезме? (Сораштыру)

Казанда аерылышучылар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13 процентка кимегән. Шунысы гаҗәп, башкаланың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Габбасова бу уңай күренешне кризис белән бәйли. “Чөнки авырлыклар кешеләрне берләштерә”, – дигән ул. Ә сез кризисның уңай якларын күрәсезме?

Марат ГАТАУЛЛИН, эш­мәкәр:

– Ничек инде икътисадый кризис кемгәдер, ничектер файдалы була алсын? Тизрәк бетсен, үтсен дип телим, әмма озакка сузылыр кебек. Кызганыч, дәү­ләт җитәкчеләренә икъ­тисад түгел, ә сәясәт кы­зыграк, әһәмиятлерәк булып чыга. Безнең бизнес чит ил банклары, финанс корпо­ра­­цияләре белән бәй­ле иде. Чит ил санк­цияләре кер­телә башлагач, алар Рос­сиядә эш­ләүләрен туктата яки ки­метә башлады. Бу безгә турыдан-туры аяк чалды. Тугыз төбәктә ширкәтебез­нең филиалы эшли иде, хезмәткәр­ләр­нең гомуми саны – 300 кеше. Безгә бу кризис белән 20 процентын кыскартырга туры килде, бу – 60 кеше эшсез калды дигән сүз. Бик авыр. Әлегә хезмәт хакын кыс­картмадык, ничек түли идек, шул дәрәҗәне сак­ларга тырышабыз, әмма хәлләр авырлашса, каешны тагын да кысыбрак бәй­ләргә туры килмәгәе.
 
Зөлфия ВӘЛИЕВА, “Зө-Ләй-Лә” төркеме җырчы­сы:
 
– Кризисны, гомумән, сизмим. Уңай якларын да, тискәре якларын да күр­мим. Әйе, тормыш кыйм­мәтләнде, бәяләр артты, керем дә азайды. Артык концертлар белән дә акча эшләп була дип әйтә алмыйм. Әмма кеше олыгая барган саен (мин дә алга таба барам) акчаның мө­һимлеге югала, тормышта башка кыйммәтләр өстен­лек итә башлый. Гаилә, балаларның, әти-әниләр­нең сау-сәламәт булуы, тыныч гомер итү, кешеләр белән тату мөгамәләдә булу – бүген минем өчен иң әһәмиятлесе.
 
Морат СИРАҖИН, фер­мер:
 
– Безгә – фермерларга файдага булды бу кризис. Чынлап әйтәм. Кибетләрдә ризык түгел, ә суррогат сатыла. Чит ил валютасы арткач, ризык бәяләре дә котырып үсте. Кеше: “Ник мин сыйфатсыз ризыкны бу кадәр зур бәядән алам?” – дип уйлый һәм фермерлар продукциясен күбрәк ала башлады. Шәһәрләрдә яр­минкәләр ел әйләнәсе бара, автолавкалар белән килеп туктап, күпләп сату бәясеннән сатарга мөм­кин­лек бар. Безгә дә, халыкка да файдалы. Әле менә шәһәр буенча заказларын таратып кайтып киләм, ке­сә тулы акча. Аннары Татарстан Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгы фермерларга субсидия бирәчәк, сатылган бер литр сыер сөтенә дәүләт 3 сум өсти, ә кәҗә сөтенә – 13 сум. Әйбәт бит! Ризык кыйммәтләнгәч, халык та бакчаларында алабута тү­гел, ә бәрәңге белән кишер үстерә башлаячак. Исерек белән ялкауларга гына бу кризис начарга, алар ачтан киселәчәк.
 
Зөлфәт САБИРОВ, сатучы (Әлмәт):
 
– Без азык-төлек, көн­дәлек товар сатабыз. Ни дип әйтим? Кеше ашамый тормый ул, берсенең дә тегермәне тик тормый. Әм­ма кешеләр арзанракны карый. Безнең кибеткә болай да байлар яки элита кешеләре йөрмәде, әмма халык сыйфатсызрак ризык белән туклана башлады. Беренче чиратта то­варның бәясенә карыйлар. Ризыкның төрлесе бар: мәсәлән, манный яр­масы­ның 30 сумлыгы да, 25 сумлыгы да бар. Соң­гысын сайлый ул. Җиләк-җи­меш­кә килгәндә, Мароккодан кайткан мандариннар сатылмый, халык кыйммәт дип алмый. Алса, Төр­киянекен ала. Помидорны да Төркиянекен ала. Үзе­бездәге җитеште­рүче­ләр арзанга сатачак дигәннәр иде. Кая инде ул?! “Майский” кыярлары “оптовый” базада 155 сум тора. Без дә бәясен кү­тәрергә мәҗбүр. Бу кризислар – минуска.


Ватаным Татарстан
№ 38 | 20.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»