|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2009 Спорт
БИЕДЕЛӘР ДӘ, ХОККЕЙ ДА УЙНАДЫЛАРҖәйгә кереп барганда да "Боз чоры"ннан арына алмый интегәбез. Казанда күптән түгел "Татнефть-Арена"да мәскәүлеләр, дөресрәге, "Боз чоры" ("Ледниковый период") тамашасының артистлары, фигуристлары кунак булып китте. Тамашачы барыннан да бигрәк танылган актер, милләттәшебез Марат Бәшәровның килүен түземсезлек белән көтте. Актерның: "Сәлам, туганнар! Хәлләрегез ничек, әйбәтме?" – дип үз телебездә татарча исәнләшүеннән үк халык аны дәррәү килеп алкышларга күмде. Ни генә әйтсәң дә, яраталар бездә Маратны. Шулай булмыйни, рус мохитендә яшәп, татарлыгы белән горурланучы бердәнбер актер дисәм, һич ялгыш булмас. Марат халык тирәсендә буталып, аралашып алганда, тамашачы аңа багышлап шигырьләр чыгарып алды. Шигъри юлларның һәммәсендә дә диярлек: "Наш татарин", – дигән сүзләр бар. Тамашачы аның нинди татар ашларын яратканлыгына тиклем белә. "Татар пәрәмәче дә яратам әле мин", – дип өстәде Марат.
Тамашаны актер белән берлектә алып барган Илья Авербух та: "Маратны биредә генә түгел, башка төбәкләрдә дә яратып каршы алалар. Ул безнең "сөйкемле сөяк", – дип өстәде. Проект хуҗасы Илья Авербух әйтүенчә, тамашада катнашучылар бик нык арган. Җиде ай буе телевидениегә тапшыру эшләгәннәр. Шуның өстенә актерларның кырык эше кырык якка ярылып ята. Бер гастрольдән икенчесенә, аннан соң репетициягә ашыккан Марат Бәшәровның да кул кушырып утырырлык вакыты юк. "Ә ансыз тамашаның бер ягы китек кебек", – дигән иде Илья Авербух журналистлар белән очрашуында.
"Боз чоры" Воронеж, Саранск, Әстерхан, Чиләбе якларын әйләнеп кайткан инде. Өч тапкыр Германиядә булганнар. Аларны анда бигрәк тә үз итәләр икән.
– Кризис чорында бик күп проектлар ябылды, – ди Илья Авербух. – "Ике йолдыз" ("Две звезды") проектының күп кенә төбәкләрдә тамашалары өзелә, халык килми. Безнең "Боз чоры" исә һәрвакыт аншлаг белән уза. Иганәчеләр дә һәрдаим ярдәм итеп торалар.
Алай гына да түгел, проектының дәвамы итеп Илья Авербух ай саен "Лед" журналын чыгарып килә. Биредә тамашачылар үзләренең яраткан биючеләре, актерлары хакында кызык мәкаләләр укый ала. Казан халкы иң беренче Марат Бәшәровны үз итеп яратып калса, бозда биючеләр арасында Алексей Тихонов белән Мария Петровага тиңнәр юк иде. Иң шәп биючеләр алар булгандыр, мөгаен. Дөнья чемпионнары Татьяна Навка һәм Роман Костомаров, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Марининнар да алардан калышмады. Олы буын тамашачысының күңелендә җиңелмәс биюче булып сакланган Екатерина Гордеева ул көнне тагын бер кат үзенең кабатланмас шәхес икәнен исбатлады.
"Аккошлар биюе"н башкарган Гедиминас Таранда белән Ирина Слуцкая исә Казан шәһәрен, халкын аеруча яратып өлгергән. Марат Бәшәров: "Сез беләсезме соң, Таранда татар икән бит?!" – дип шаяртып алды.
– Без оябызны монда корырга йөрибез, – диде Гедиминас. – Биредә бигрәк тә спорт ярата торган халык яши. Казанга һәрвакыт киләсе генә килеп тора.
Илья Авербух та әлеге сүзләрне куәтләп, Татарстанда фигуралы шуу мәктәбенең зур тизлек белән үсеп китүен ассызыклады. Ул көнне танылган фигуристлар белән бергә Казанның "Бәллүр ат" балалар төркеме дә чыгыш ясаган иде.
Бирегә килгән фигуристлар, актерлар "Ак барс" җиңүеннән башы әйләнгән Казан тамашачысын хоккей матчына да дәшеп калды. Көндәшләре исә Татарстан җитәкчеләре иде. Илья Авербух җитәкчелегендәге "Боз симфониясе" дип аталган хоккей командасы әле күптән түгел генә оешкан. Беренче матчлары Төмәндә булып узган. "Сезнең җитәкчеләргә җитеп булмый, алар сигез тапкыр күнекмәләр ясаган инде", – диде Илья Авербух.
Менә анысы дөрес, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин керткән алкаларны санап бетерерлек түгел иде. "Боз симфониясе" 10:7 исәбе белән җиңелергә мәҗбүр булды. Әмма җиңелгән команданы да Казан тамашачысы кире кагарга тырышмады. Бигрәк тә үзебезнең Маратның исемен һәрдаим кычкырып, тәкрарлап тордылар. Милләттәшләрен ишеткән Марат та бирешергә исәпләмәде. Җиде алканың дүртесе аның исәбендә иде. Татарстан җитәкчеләренә дә, фигуристларга да уен бик ошады. Киләчәктә "Боз чоры" тамашасы белән матчларны җанландырырга исәп тоталар. Ә моның өчен артистларга да, биючеләргә дә авырга туры киләчәк. Чөнки капкага алка кертү өчен тимераякта шәп шуу гына җитми. Аны бу очрашуда фигуристлар да яхшы аңлады.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|