поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.03.2015 Мәдәният

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: "Минем өчен иң мөһиме - татар халык җырын яңгырату иде"

Узган атнада Беренче каналда барган “Голос” тапшыруында якташыбыз, унөч яшьлек Сәйдә Мөхәммәтҗанованың татарча җырлаганын күреп күпләр сөенгән. Шатлыкларын интернет аша да уртаклашканнар. “Син – татар милләтенең энҗесе”, “Шундый бала булганда, татарлар мәңге яшәячәк”, - дип яшь җырчыны канатландырып та җибәргәннәр.

Чыннан да, “Голос” та “Су буйлап” дигән җырны  яңгырату идеясе каян килгән соң?

Сәйдә анда катнашу  өчен башта  татар җырыннан кала, өч русча җыр әзерләп бара. Әлеге музыкаль тапшыруның мөхәррирләре  аннан: “Синең репертуарыңда берәр күңелле җыр бармы?” - дип сорыйлар. Әмма Сәйдә андый җыры юклыгын әйтеп, аларга  узган ел “Созвездие – Йолдызлык” та Гран-при алган  татар халык җыры “Су буйлап”ны башкарып күрсәтә. Шул җырны проектта катнашу өчен сайлап та алалар.
 
Сәйдә үзенең “Голос” та катнашуы хакында болай дип сөйли:
 
– Мин сәхнәгә чыкканда бик дулкынландым. Анда оркестрга кушылып җырладым. Пелагея белән Дима Билан миңа таба борылгач кына каушауларым юкка чыкты. Шул мизгелләрдә ничек сөенгәнемне аңлатырлык түгел. Аннары үзем Пелагеяны сайладым, чөнки ул минем рухыма туры килә. Үзе дә халык җырларын башкара. Гомумән, аның иҗаты миңа бик ошый. Ул шат күңелле, аралашучан. Мин биредә катнашып финалга үтүне максат итеп куймадым. Минем өчен иң мөһиме - татар халык җырын яңгырату иде. Аның каравы, мин “Су буйлап” ны илебездәге бөтен милләттәшләргә ирештердем.
 
Тамашачылар арасында  Сәйдәгә багышлап шигырь юллары язучылар да шактый.
 
Калын толым, кара күзең
Сихерләде бит Сәйдә.
Татар моңын бар җиһанга
Тарат, чибәр кыз, әйдә!

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»