|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2015 Фаҗига
“Адмирал”ның бер корбаныТукталышта бер ханымнан “Адмирал” базарына нинди автобус баруы белән кызыксынам. “Юк бит инде ул, янып көлгә әйләнде”, – ди ханым. “Беләм, мин әйтәм, беләм, базар юк, ну минем танышларым анда. Өченче көн инде улларының гәүдәсен күрергә зар-интизар булып басып торалар...” 11 мартта төштән соң Яшел Үзән районында яшәүче Миңниса апа шалтыратты. “Казанда “Адмирал” базары яна икән, улым Айзатның шунда кереп киткәнен күргәннәр... Хатыны Айгөлнең анда сәүдә урыны бар, аның әйберләрен чыгарырга керүе булган. Бер танышына эш телефоныннан шалтыратып әйткән. Хәзер шалтыратып карыйбыз, телефонын алмый. Зинһар, “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратып белеш, әллә больницага алып киттеләр микән?” – ди, чарасыз калган Миңниса апа, үзе елый. Бер генә түгел, берничә шалтыраттым “Ашыгыч ярдәм” станциясенә. Андый кеше безнең исемлектә юк, диделәр. Зыян күрүчеләрне кабул итәргә РКБ, 7 нче һәм 12 нче шәһәр хастаханәләре әзерләнеп тора икән. Ул дәвалау оешмаларына да шалтыратып карадым. Танышларым да, таныш түгелләр дә ярдәм итәргә торды. Тик хастаханәгә озатылучылар арасында Айзат юк иде. 27 яшь кенә иде әле аңа. Өч көн буена исәндер, япь-яшь кеше үләргә тиеш түгел, дигән өметтә яшәдек. Мин үземне: “Янгын вакытында әйбер ташыганда имгәнгәндер дә, хәтерен югалтып, урамда йөридер. Әгәр шулай булса, табылачак”, – дип юаттым. Әнисе Миңниса апа бетон плитә астында буш ара булып, шунда җайлы гына урнашса, улымның гомере бетми әле, балачактан эшләп үсте, спорт белән шөгыльләнде, нык ул, дип уйлаган. Тагын бүтәннәрнең нинди фаразлары булгандыр? Бүген иртәнге бишләр тирәсендә хәрабәләр эченнән, плитә астыннан Айзатның үле гәүдәсен тартып чыгардылар. Өмет сүнде...
Шул хәерсез янгын аркасында Миңниса апа таянычын, газиз улын югалтты. Тагын күпме ата-ана олы хәсрәткә дучар булды, балалар ятим калды. Миллионлаган бурычлар, түләнмәгән кредитлар, янып көлгә әйләнгән чүпрәк-чапрак, мал турында әйтеп тормыйм, кеше гомере белән чагыштырганда алар вак нәрсә. Бу чираттагы фаҗига нилектән килеп чыкты, аны булдырмый калу мөмкин идеме, киләчәктә кабат шундый афәт килеп чыкмасмы? Бүген инде бик күпләрнең йөрәген шул сораулар талкый. Ләкин тәгаен генә җавап бирүче юк... Фаҗига булган урында авыр тынлык, якыннарын югалтучыларның инде күз яшьләре дә кипкән. Уйлары – янгыннан алып чыгылган җәсәдләрне туган якларына алып кайтып җирләү. Арада Урта Азия халкы да байтак, алар да олы кайгы кичергән, моннан тыш, озын, мәшәкатьле юл хәстәрен дә күрәселәре бар.
Айзатны мин байтак еллар беләм. Миңниса апаның, гомумән, 5 балалы ишле гаиләнең карап торган бердәнбер уллары иде ул. Олы кызым әлеге гаиләнең төпчек игезәк кызлары Айсинә һәм Нурсинә белән Казандагы гимназия-интернатта 7 нче сыйныфтан бергә укыдылар. Авылдан килгән кызлар баштарак, алай күзгә ташланып, аерылып тормады. Бер ярты ел булдымы икән, җыелышларда укытучылар гел шуларны мактап, үрнәк итеп сөйли башлады.
Мактамаслык та түгел, кызлар бик тырышлар иде, рус теленнән дә, инглиз теленнән дә, төрек теленнән дә тиз алдырып киттеләр һәм укып бетергәнче шул югарылыктан төшмәделәр. Әниләре Миңниса апаны аеруча якын иттем – бигрәкләр дә тыйнак, ипле, итагатьле ул. Әтиләре Әмир абыйны да җыелышларда күрә идек. Кызлар соңгы сыйныфта укыганда җыелышларга абыйлары йөрде. Кирәк чагында Миңниса апаны машинада утыртып алып килеп җиткерә иде. Җитди, акыллы егет, сеңелкәшләре алдында үзен бик җаваплы саный, аларга булыша, акчасын да чыгарып сала. Кемнеңдер әтисе дә баласы өчен шулай җан атып йөрмәс, билләһи. Айзатның игезәк кызлар белән яшь аермасы 5 кенә ел дип һич уйламадым. Менә ичмасам, абый, менә ичмасам, ир-ат. Әнисенең уң кулы, сердәше, сеңелләрен, апаларын, аларның балаларын да карап, кайгыртып торучы иде ул.
“Бик тә якты кеше иде, – дип искә ала гаилә дуслары Лилия ханым. – Аны урамда очратып, аз гына сөйләшеп торсаң да, кәефең күтәрелеп китә. Яшь булса да, шундый мәгънәле, төпле фикерле иде”. Сигезенче март бәйрәменә авылга кайтып, якыннарына бүләк ясагач, күрше-тирәдәге әбиләргә чәчәк бәйләмнәре өләшеп, күңелләрен күреп чыккан Айзат. Шул ук көнне шәһәргә китеп барган. “Әй, улым, бигрәк тиз китәсең, сөйләшеп тә утыра алмадык”, – дип өзгәләнгән әнисе белән: “Озакламый кайтам бит”, – дип хушлашкан.
...Әйе, озакламады, кайтты. Җансыз гәүдәсен үзе чистартып, карап торган авыл зиратына алып кайтып җирләделәр. “Яшәргә, тормыш итәргә шулкадәр ашкынды, күпме планнар корды. Үз бизнесын булдырды, ипотекага фатир алды, инде игезәк кызларны тораклы итәчәкмен дия иде”, – ди бертуганы Эльмира. Киләчәктә мәчет салдыру уе да булган Айзатның. Тик болар чынга ашмый калды, Ходай аны үз куенына алды. Анда да яхшы кешеләр кирәк, диләр бит.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|