поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
17.03.2015 Мәдәният

"Голос"та җырлаган Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әти-әнисе белән ӘҢГӘМӘ һәм ФОТО

Бу җырны татарның абруйлы җырчылары да, сәхнәгә чыгарга талпынганнары да башкарып карады. Кемнедер ул сындырды, ә кемнәрнедер биеклекләргә күтәрде. 13 яшьлек Сәйдә Мөхәммәтҗанова балалар өчен “Голос” тапшыруының сайлап алу турында шушы җырны башкарып, Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне тетрәндерде дип әйтсәк тә, арттыру булмас, мөгаен. Ә хикмәте, тапшыруның музыкаль мөхәррире Евгений Орлов сүзләре белән әйткәндә, җыр дәвамында милләтенең язмышын үз йөрәге аша үткәрүендә.

Бер төн эчендә танылу  

Сәйдә бер төн өчендә популярлык казанды. Сә­бә­бе нидә? Көчле тавыш, дө­рес музыка, дөрес кием сай­лагангамы? Ай-һай, алай гынамы икән... Россия эстрадасы чит ил музыкасы бе­лән чирле. Моны тапшырудагы остазлар да, музыка белгеч­ләре дә күрә. Бәлки шуңа милли музыкага игътибар иткәннәрдер дә. Әм­ма милли музыкага мө­рә­җәгать итү­челәр дә юк дип әйтеп булмый. Музыка белгече Н.Горчичная cүзләре белән әйткәндә: “Практика җырчы булырга атлы­гу­чы­ларның милли музыка бе­лән кызыксынуын күр­сәтә. Тик милли музыканы тың­лау­чылар, кабул итүче­ләр генә аз. Сәбәбе дә гади: үтем­ле итеп башкаручылар юк”. Менә шуңа кү­рә без Сәйдәнең күңел­ләрне кузгатырлык көченең серен гаи­лә­сеннән эзләргә булдык.
 
Ул – гаиләдә уртанчы бала. Әнисе Зилә баланың музыка дөньясына беренче адымнарын болай сурәтли:
– Сәйдә балалар бакчасына барганда да, кайтканда да гел җырлый иде. Нәрсә күрсә, нәрсә ишетсә, шуны көйли дә бирә. Шуннан без аны, җитәкләп, Абдулла Алиш исе­мендәге балалар иҗаты үзә­гендәге “Ак калфак” фольклор ансам­бле­нә алып бардык. Алсу Еникеева сабый күңеленә аз-азлап мөнә­җәт, бәетләр, халык җәүһәрләрен сең­дерә башлады. Сәйдә ан­самбльдә беренче көн­нәр­дән үк тиз үзләште. Аны баштан ук солистка итеп куя башладылар. Шуннан китте инде.
 
Шуннан китте дигәнгә, 6 яшендә “Йолдызлык” фес­ти­валендә 3 нче дәрәҗә лау­реат булуы, “Браво, дети” бө­тенроссия вокал бәй­ге­сен­дә беренче урынны алуы, халыкара “Белая акация” романслар фести­ва­лен­дә бе­ренче урын алуы һәм башка бик күп бәйге­ләрдә җиңүе керә. Шунысын гына искәртик: узган елны ул “Йолдызлык”та Татарстан Президенты кулыннан гран-при алды, “Живой родник” халыкара бәй­ге­сендә дә гран-при алырга насыйп булды.
 
Ике азан арасында туды
 
Әтисе Айрат хәзрәт аның  дөньяга килүе дә хикмәтле булды ди:
 
– Мин ул вакытта Казандагы “Гадел” мәчетенең имамы идем. Сәйдәне көтеп алдык. Аңа кадәр безнең югалтулар да булган иде. Җомга көн иде. Җомга намазын башлар алдыннан бала тудыру йортына шалтыраттым, бала тумаган иде әле. Җомгадан соң шатлыклы хәбәр алдым.
 
Ике азан арасында туган балабыз ул безнең. Дөньяга килүе гүзәл вакытка туры килде. Хәзер Уралда, Югары Пышма шәһә­рендә имам булып торам.
Сәйдә бүген әнисе һәм энесе белән Казанда яши. Әтисе белән абыйсы Югары Пышмада калган. Гаилә башлыгы бу хәлне болай аңлата:
 
– 2004 елны эшсез калдым. Урал якларына күченеп китәргә туры килде. Алдан 11 сыйныфны тәмамлаган улымны үз яныма алдырдым, аннан хатыным белән кызымны. Бар да әйбәт кебек, әмма Сәйдәнең чит мохиткә килеп эләгүе эчне пошыра иде. Сәйдә, гадәттә­гечә, музыка мәктәбенә йөри башлады. Укытучысы Анатолий Губский, акрынлап, аны опера сәнгатенә кертә башлады. Без исә, тавышына сак кагылсагыз иде, дип үтендек. Сәй­дәнең тембр үзенчә­леген остаз да күрде һәм сак эш­ләде. Шул ук вакытта ул Сәй­дәне спорт­чылар кебек әзер­лек­тә торырга өйрәтте.
 
Пышмада да Сәйдә бәй­геләрдә катнаша. Гаилә дә, бала да моны гадәти хәл итеп кабул итә, җиңүләргә дә күнегә. Ә Екатеринбургта узган академик чыгышлар бәйгесендә Сәйдә дипломантлар рәтендә кала. Гаилә аптырый: ничек инде? Гел беренче урыннар алган, лау­реат булган бала бит югыйсә. Анатолий Губский да, әти-әнисе дә сәбәбен ачыкларга керешә. Баксаң, барысы да бик гади: Сәйдә бик матур җырлый, әмма аның тавышы халыкчан икән. Шуннан гаилә карарга килә: Зилә ханым кечкенә балалар белән кире Казанга кайта. Чөнки Сәй­дәне мил­лилектән чит­ләш­те­рер­гә һәм аны Югары Пышма масштабы белән чик­ләргә ярамый. Бу – бер сә­бәп булса, метал­лургиягә нигез­ләнгән калада сабыйлар бер-бер артлы чирли башлый.
 
Гаилә башлыгы – кала­ның Иҗтимагый палатасы әгъзасы да. Ул Татарстан мисалында тәрбия чарасы буларак “Йолдызлык” кебек бәйге оештыру тәкъ­диме белән дә чыга. Әмма әлеге тәкъдим хупланмый. Шулай итеп гаилә икегә аерыла. Алар бу карарның дөрес булуына бер генә минутка да шикләнми. Сәйдә бер-бер артлы җиңүләре белән дә, Пышмада җуела башлаган татар теленә кире кайтуы белән дә сөендерә.
 
“Голос”ка килгәндә, бу – Сәйдәнең икенче талпынуы икән инде. Беренче юлы гариза бирсә дә, аңа чыгыш ясарга чират җитми кала. Бу юлы исә ул гариза биргәндә заманча җыр һәм өч телдә “Аллилуйа” җырын тәкъдим итә. Аннан татарча җыр җырлап күрсәтүен сорыйлар. Ул “Су буйлап” җыры белән “Йолдызлык” бәйгесендә җиңгән идем дип, аның бер куплетын җырлап күрсәтә. Аңа ахыргача җырларга кушалар һәм таң калып тыңлыйлар.
Игътибар иткәнсездер: Сәйдә милли аяк киеменнән, джинсы чалбардан һәм күл­мәктән иде. Кагыйдә буенча, беренче чыгышта балалар концерт киемнәрен­нән чыгыш ясарга тиеш түгел. Оештыручылар Сәй­дәгә кроссовки киеп чыгарга куша. Әни­сенә, халык җырын спорт аяк киеме белән җырламыйлар дип, озак бәхәсләшергә туры килә.
 
Сәйдә намаз укый, сәх­нәгә чыкканда дога укымыйча чыкмый. Айрат хәз­рәт­тән кызының җыр дөньясына кереп китүен ничек кабул итүе турында да белештек.
 
– Төрле юл бар иде. Әмма Сәйдә мин шушы юлны сайлыйм дип кистереп әйтте. Алайса, миллилек, мөселманлык һәм Ватан төшенчәләрен онытма, дидем. Ул шушы юлдан бара, – диде ул. Киемнәрне дизайнер Элара Шәйхи белән бергәләп уйлыйбыз. Җыр­ларны сайлаганда да катлаулыларыннан курыкмыйбыз. М.Сөн­гатуллин репертуарындагы һәм Луиза Ба­тыр-Болгари җырларын бик яратып башкара. Әмма радио-теле­ви­дениегә би­рер­гә теләсәк, музыка авторын беләләр дә кире боралар. Нәрсә бу: татар белән татарның тип­кәлә­шүеме? Исән чакта ка­дерләнәсе талант бит ул югыйсә. Күпме популяр җырлар авторы.
 
“Голос”ның алдагы тапшыруларында ниләр кү­рербез соң? Сәйдә, миллилек һәм мөселманлыкны күр­сәтәчәкмен, дип ышандыра. Россияне моңы, ихласлыгы, милли горурлыгы бе­лән сок­ландырган Сәйдәгә алдагы тормышында да уңышлар насыйп булсын иде.
 
P.S. Әңгәмә тәмамлан­гач, Айрат хәзрәттән, Сез­нең дә Татарстанга күчеп кайтасыгыз килмиме, дип сорадым. Ул, чит җирләрдә дә милләткә хезмәт итәргә мөмкин анысы, әмма туган илебезгә кайту теләге юк түгел, дип җавап бир­де.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 36 | 17.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»