|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2015 Фаҗига
Әллә каргышмы соң бу? ("Адмирал" фаҗигасен үз күзләрем белән күргәч)Чәршәмбе көнне Казандагы иң эре базарларның берсе – “Адмирал” янды. Янгынны бертуктаусыз ун сәгать дәвамында сүндерделәр. Фаҗигадә биш кеше янып үлде. Бу – кичәге сан. Рәсми хәбәрләргә ышансаң, ут эчендә 25 кеше калган булуы ихтимал. Әмма урамда көн һәм төнен уздырган кешеләр, корбаннар күбрәк булырга мөмкин, дип әйтә. Янгын урынындагы мәхшәрне “ВТ” хәбәрчесе үзе күреп кайтты. Мәхшәрдән чыгып котыла алучылар ...Энҗе су эчендә басып торганын да, бер-бер артлы тәмәке кабызып, җиргә ташлаганын да сизми. Калтыраган кулы белән әнисенә шалтырата: “Чыктык без, чыктык, урамда басып торам, исән-сау мин, әмма анда кешеләр калды”, – дип сөйли. Аннары безгә борылып, сүзен дәвам итә: “Янгын кафе ягында чыкты. Куртка алырга дип килгән идек. Башта өскә нидер тамган кебек булды, күтәрелеп карасам, түбә ягыннан төтен килә. Янабыз бит дим, кешеләр йөгерешә башлады. Шундагы сатучылар янгынны башта үзләре сүндерергә тырышты. Берәүләр су алып килде, икенчеләре – янгын сүндергеч. Өченчеләре шул арада товарларын да тутыра башлады. Янгын сүндерүчеләр тиз килде кебек, 13.15 сәгатьтә алар монда иде инде. Сәгатькә караганымны төгәл хәтерлим. Алар шул кафе тирәсенә су сипте. Ә сәгать икеләрдә инде кафе урнашкан яктагы корылма җимерелеп төште. Кешеләр базар эченә керергә, товарларын алып чыгарга тырышты, тик коткаручылар кешеләрне эчкә кертмәде. Чыгып өлгермәүчеләр дә күп иде”. Янгын чыккан сәүдә үзәгеннән 650 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 250се – базар хезмәткәрләре, сатучылар. “Адмирал”ның гомуми мәйданы – 12 мең квадрат метр. Сәгать өченче киткәндә “Адмирал” сәүдә үзәге тирәсен полиция хезмәткәре камап алган иде, машиналарны Клара Цеткин урамыннан борып җибәрделәр. Башта йөзгә якын полиция хезмәткәрләре тирә-якны саклады, аннары тимер рәшәткәләр куелды.
Нәҗип алты зур капчык өстендә утыра, барысында да – оеклар. Тирә-яктан су ага, урамда торучыларның барысының да аягы лычма су. Нәҗиптән коры оеклар килеп сорыйлар, ул каршы килми, барысына да бирә.
– Бу – эчтән алып чыга алган бар товарым. Нәрсә өстери алдым – шуны чыгардым. Калганы складта калды, барысы да дөрләп янды. Миллион сумнан артык акчам төтенгә әйләнде. Ярты ел гына эшлим монда, барысы да әйбәт иде. Ник болай килеп чыкты соң? – дип аптырый Нәҗип. – Янгын сүндерүчеләр дә вакытында килде кебек. Әмма башта бер генә машинадан су сиптеләр бит. Калганнарында су булмаган диделәр. Башта ут туктаган кебек иде, әмма ялкын икенче якка сикерде. Кешеләрне коткара алмаслар микәнни?
“Чыгар улымны уттан, коткар берүк!..”
Утны машиналардан да, махсус поезд ярдәме белән дә сүндерергә тырыштылар. Вертолет өстән су сибә, әмма янгын туктарга уйламый да. Миңниса апа камап алынган тимер рәшәткәләрнең буеннан-буена йөгереп йөри, әмма эчкә үтә алмый. Кертмиләр. “Улым шунда”, – ди ул. Полиция хезмәткәре коры гына: “Рөхсәт ителми”, – дип җавап бирә. “Ул монда булырга тиеш, Айзат шушында. Дуслары белән ут эченә кереп киткән...” – дип кабатлый Миңниса апа, әмма аны ишетүче юк. Үзе кулыннан телефонын төшерми. Ул секунд саен бер төймәгә баса. “Айзат” язуы чыга, телефон чакыра, әмма теге якта җавап бирүче генә юк.
Сәүдә үзәгендә янгын чыкканын ишеткәч, Айзат “Адмирал”га чапкан. Хатыны Мәскәүгә товарга киткән булган, ә ул, сәүдә ноктасында сакланган товарны чыгарыр өчен, базар эченә кереп киткән. Аның белән берничә иптәше дә булган. Кергән, әмма чыга алмаган. Сәгать инде кичке 5 иде, ә Миңниса апа дөрләп янган базар ягыннан күзен алмыйча: “Үләргә тиеш түгел бит ул, карап торган улым бит ул”, – дип өзгәләнә. Аннары, улын эзләп, хастаханәләргә шалтырата башлады. “Шушы улым белән дөнья көтә идем, сеңелләрен укыта иде бит. Эчеп-тартып, тузынып йөргән бала булса бер хәл. Ник кергән ул ут эченә? Чүпрәк беткәнме инде? Гел кешеләр өчен утка-суга керә торган бала. Аллакаем, чыгар улымны уттан, коткар берүк... 27 яшь кенә бит балама...” – дип күз яшьләрен тыя алмый ана.
Миңниса апа могҗизага ышана. Янгын инде алты сәгать дәвам итә, бина эчендә калган кешеләр турында бернинди дә мәгълүмат юк. Миңниса ападан башка берсе дә кара төтен, кызыл ут эченнән котылырга мөмкин булуына ышанмый. Ә ана улының телефонына шалтыратуны дәвам итә. “Ул, бәлки, монда да түгелдер. Телефоны кайдадыр төшеп калгандыр, яки ишетмидер...” – дип, туганнарына улының машинасын эзләргә куша. Киткәндер, ут эчендә түгелдер дип уйлый ул. Әмма бераздан Айзат машинасы базар тирәсендә икәне ачыклана...
...Тимер рәшәткәләрнең теге ягына уза алмаган халык арасында ирләрнең үкереп елаганы ишетелә. Аңын югалтучылар да бар. Берсен ничек юатырга белми азапланалар. Улы ут эчендә калган икән. “Ничә кеше соң анда?! Ник корбаннар турында бер мәгълүмат та юк?” Халык әнә шулай дип шаулаша. Билгесезлек имеш-мимешләрне арттыра гына. Кемдер 50 кеше дип әйтә, кемдер күбрәк ди.
– Базар эчендә минем энем, дусларым калды, кимендә унбишләп кеше. Алар чыга алмады. Товарлары артыннан кереп киттеләр, – дип сүзгә кушыла үзен Мансур дип таныштырган бер ир. – Миңа энем шалтыратты. Кайда икәннәрен әйттеләр. “Коткарыгыз, тыным кысыла, сулый алмыйм”, – дип әйтергә генә өлгерде. Без керергә маташып карадык. Мин бит янгын сүндерүчеләргә караганда бинаны яхшы беләм, аларның кайда калганын да чамалыйм. Чыгара ала идек без аларны, кертмәделәр, камап алган җирдән уза алмадык. Ярдәм итә алмадык...
Кичке алтыларда “Адмирал”га Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы, янгын урынын карагач, янгын чыгу сәбәпләрен тикшерергә, ачыкларга, дигән әмер бирде. Сәүдәгәрләрне шәһәрнең башка үзәкләрендә сату урыннары белән тәэмин итәргә кушты.
Очраклы янгынмы, әллә ут төртүме?
Кичкә таба халык “Адмирал” янындагы бинага җыела башлады, шунда оператив штаб та оештырылган иде. Халык үзара янгын кемгә файдалы икәне, кем күпме зыян күргәне, кешеләрне коткара алмаулары турында сөйләшә.
– “Адмирал”да янгын чыгу бары тик “Тура”га гына бәйле. Башта “Тура” үзе янды, аның өчен 700 млн сум акчаны кесәләренә салдылар. Аннары Даурия урамындагы комплекс, аннары Каравайда, аннары Вьетнам базары янды. Нәрсә, бу очраклы дип әйтергә телисезме? – дип фикер йөртә өске киемнәр белән сәүдә иткән Тәнзилә Сариева. – “Адмирал” менә дигән итеп эшли иде. Аның яхшы эшләве аерым кешеләргә тынычлык бирмәде. “Адмирал”да нидер буласы билгеле иде, шомланып көтә идек, чөнки бу мәхшәргә кадәр “Тура” кешеләре монда иснәнеп йөрде. Аларга эшмәкәрләрне үзләренә китертү кирәк. Кайчан туктыйлар эшмәкәрләрне яндырудан? Бу бит – кече эшмәкәрлекне юкка чыгару.
Аңа хезмәттәше кушыла. “Кредит өстендә кредит. “Яңа Тура”да акчам көлгә әйләнгәч, фатирымны залогка салып, яңа кредит алдым. Ничек түләп бетерим мин аларны? 10 миллионлык товар юкка чыкты. Кемгә барыйм? Кем булышачак миңа? Бу янгын өчен кем җавап бирәчәк? Гаеплеләр табылачакмы? Бу янгыннан соң бер эшмәкәр дә яңадан аякка баса алмаячак”, – дип сорауларын тезә ул. “Нинди акча, нинди товар турында сөйлисез сез? Туктый сызмы-юкмы? Янгын эчендә абыем калды, анда кешеләр янып үлде!” – дип үксеп елый янындагы кыз.
“Адмирал” сәүдә үзәге директоры Хөсәин Гахраманов “Lifenews” каналына үзенә янаулары турында сөйләгән. Сакчылардан тыш туганнарым, дусларым базарны сакларга ярдәм итте. Һәрвакыт бина тирәсен күзәттек, чит яки шикле кешеләр юкмы дип карый идек. Моңа кадәр дә ут чыкканы булды, әмма аларны шунда ук сүндерә алдык. “Тура” янгач, сездә дә шундый хәл булачак дип әйттеләр. Вьетнам базарыннан соң да шулай дип янадылар. Кемнәр алар? Белмим”, – дип интервью биргән ул. Базар җитәкчесе сүзләренә караганда, “Адмирал”ны иминиятләштерү эше төгәлләнеп кенә беткән, сәүдә үзәге 560 млн сумлык итеп бәяләнгән.
Ә кичә Татарстан прокуроры Хөсәин Гахрамановның хокук саклау органнары тарафыннан тоткарлануын хәбәр иттеләр.
Корбаннар турында төгәл мәгълүмат юк
Янгын тулысынча сәгать кичке унынчы яртыда сүндерелде. Кичә иртән “Адмирал”дан калган урында 76 берәмлек техника, 300дән артык коткаручы эшли иде, аларга ярдәмгә Самарадан да 100 кеше килгән. РФ Гадәттән тыш министрлыгының Идел буе үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә караганда, хәрабәләр астында 25ләп кеше калган булырга мөмкин. Бу – якынча фаразланган сан. Алар турында туганнары әйткән. Кичә бер коткаручы да хәбәрсез югалган. Паньшин аңлатуынча, коткару эшләренә ике көн вакыт кирәк.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин янгын чыгуның берничә версиясе барлыгын әйтә. “Барысы да тикшерелә. Якынча фаразларга караганда, янгын электр аркасында чыккан. Беренче булып янгын чыгуны кафедагы сакчы күргән, ул электр чыбыгының төтенләве турында сөйләде. Янгын сүндерүчеләргә ул шунда ук хәбәр итмәгән, утны үзе сүндерергә тырышкан, үзенең көче җитмәгәч, 01 хезмәтенә хәбәр иткән. Алар килеп җиткәндә, 100 квадрат метр мәйданны инде ут камап алган була, – дип Игорь Паньшин сүзләрен җиткерә матбугат хезмәте җитәкчесе. – Кешеләр эвакуацияләнә, әмма базар хезмәткәрләре яңадан бина эченә керә. Тимер корылмалар җимерелеп төшеп, кешеләрнең чыгу юлларын яба”.
Кичә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин журналистларга янгында зыян күрүчеләргә нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде. Министр хәбәр иткәнчә, 15 кеше 12 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән. Бүген стационарда 8 кеше ята. Берсенең хәле авыр, әмма тотрыклы. Ул реанимация һәм интенсив дәвалау бүлегендә ята. Кичә кичтән операция ясалган. Калганнарның хәле уртача.
7 нче шәһәр хастаханәсендә 12 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Бүген анда 6 кеше дәвалана. Ике кеше реанимация бүлегендә. Бүтәннәрнең гомеренә куркыныч янамый. Күбрәк баш өлешләре, күкрәк тирәсе зыян күргән, кул-аяклары җәрәхәтләнүчеләр дә бар. 2 кеше сөрем газы белән агуланган. 3 кеше 12 нче хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән, кызганыч, табиблар аларның гомерен саклап кала алмаган. Янгын вакытында зыян күрүчеләр арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә бар. Эчке эшләр министрлыгы госпиталенә, республика клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләр дә булган.
Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары зыян күрүчеләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтә, ул җәһәттән Түбән Новгород белгечләре дә чакырылган. Табибларга кичә барлыгы 55 кеше килгән. Нык зыян күрүчеләрне Мәскәү хастаханәләренә озату турында сүзләр булган иде, ләкин моны кирәк дип тапмаганнар.
Моңа кадәр базарлардагы янгыннар ял көненә туры килгәнгә күрә, корбаннарсыз котыла килдек. Әмма чәршәмбе көнне булган мәхшәрдә кешеләр янып үлде. Корбаннарның төгәл саны әлегә юк. Янгыннарның бер-бер артлы булып торуы күп сораулар тудыра. Монысы инде очраклы хәлгә охшамаган.
P.S. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күрсәтүне йөкләде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан бюджетыннан 1 миллион сум акча биреләчәк. “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия Федерациясе гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк.
Янгын аркасында җәрәхәтләнгән чит ил кешеләренә Татарстандагы дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренең исә мәетне туган илләренә алып кайтуга киткән чыгымнары компенсацияләнәчәк.
Кичә зыян күргән сәүдәгәрләр белән Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләре очрашты.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|