поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.03.2015 Мәдәният

Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе

13 мартта 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе була. Россиянең һәм Татарстанның халык артистына 75 яшь.

Артистны юбилее белән Салават, “Казан” бию ансамбле, Рөстәм Маликов, Гөлсирин Абдуллина, Россия һәм Татарстан театрлары вәкилләре, дуслары, хезмәттәшләре һ.б. котлаячак. Юбилей кичәсенең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.

Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы – 1940 елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы (хәзерге Азнакай районы) Яңа Ташлыяр авылында дөньяга килә. 1961 елда Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә. 
Әзһәр Шакиров татар милли театрының иң талантлы артистларыннан берсе. Соңгы ярты гасырда татар театрын аның исеменнән башка күз алдына да китереп булмый.   Шушы еллар эчендә артист татар, рус, чит ил классикасы, хәзерге көн драматургиясе әсәрләрендә төрле пландагы 150дән артык сәхнә образы тудырды. Аларны тамашачы яратып кабул итте, театр җәмәгатьчелеге тарафыннан күбесенә югары бәя бирелде. Тамашачылар аның беренче рольләрен аеруча яхшы хәтерли: Җәүдәт (Х.Вәхит «Карлыгач канат кага»), Рамай (Т.Гыйззәт «Чаткылар»), Дәрвиш (М.Кәрим «Ай тотылган төндә»), Алибәк (Ч.Айтматов «Гүзәлем Әсәл»), Фазлый (Т.Гыйззәт «Кыю кызлар»), Исмаев (Т.Миңнуллин «Ир-егетләр»), Саматов (Г.Ахунов «Чикләвек төше»), Тимуш (К.Тинчурин «Зәңгәр шәл»).
 
1980-90нчы елларда яшь режиссерлар Дамир Сираҗиев һәм Фәрит Бикчәнтәев белән берлектә эшләү артистның иҗатына яңа сулыш өрде. Т.Миңнуллинның “Хушыгыз” спектаклендәге Галимулла образы өчен 1998 елны Әзһәр Шакиров Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
 
Бүгенге көндә дә артист тулы канлы иҗат белән яши: Карло Гоцциның “Хан кызы Турандык” спектаклендә Тимур, Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы” спектаклендә Фуат Дамирович, Орхан Памукның “Минем исемен Кызыл” спектаклендә Остаз Осман, Г.Камалның “Банкрот” спектаклендә Доктор рольләре театр репертуарының бизәге булып тора. 
 
Әзһәр Шакиров тарафыннан театрда гына түгел кино, телевидение һәм радиода да күп кенә образлар тудырылды. “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивалендә “Бөркетләр” фильмындагы (режиссеры Р.Төхвәтуллин) Мирзаһит образы өчен “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулады. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»