|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2015 Фаҗига
"Адмирал"да янгын сүндерелгән: җимерек бина астында әле дә кеше барТатарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сәүдә үзәгендәге янгынның 21:30 сәгатькә сүндерелүен хәбәр итә. Хәзерге вакытта вак-төяк учакларны сүндерү эше генә бара. Гадәттән тыш хәл туган урында җимерекләр тәртипкә китерелә, тикшерелә. Җимерелгән гомуми мәйдан 12 мең квадрат метр тәшкил итә. Иртәгә, 12 мартта, иртән җаваплы хезмәтләрне үз эченә алган комиссия эшен дәвам итәчәк. Хастаханәләрдә психологлар эшли, "кайнар линия" үз эшен дәвам итә. Телефон номеры: (8-843) 227-45-63. Янгында 40 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән; 4 кеше үлгән. Аның берсе һәлакәт урынында, өчесе хастаханәдә вафат булды. Һәлак булучының берсе янгын сүндерү хезмәткәре, дип тә әйтелә. 14 кеше хастаханәдә. Коткаручылар тарафыннан җимерек бинадан 5 кеше чыгарылган. Хәзерге вакытта җимерек бина астында 1 кеше калуы турында хәбәр ителә.
|
Иң күп укылган
|