|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2009 Хатлар
КАРГА КҮЗЕН КАРГА…Җәмгыятебездәге үзгәрешләр белән бергә табигатебез дә әллә нинди үзгәрешләр кичерә. Язны яз диярлек түгел, көз айлары салкын, кыш көннәрендә яңгыр ява… Аңламассың бу үзгәрешләрнең нәрсәгә бәйлелеген дә. Әти-улны, Әни-кызны һәм киресенчә бер-берсен белештермәгән чакта, кошлар да үзләрен әллә ничек сәерерәк тота башладылар. Мәктәптән өйгә кайткан чакта әллә кайдан каргаларның ямьсез, мәгънәсез тавышлары игътибарымны җәлеп итте. Моңа кадәр каргаларның бердәм икәнлекләрен дәлилләүче бик күп мисаллар белә идем. Кешеләргә генә хас булган сыйфатларны, кара каргалар да, бу гамәлләре белән үзләрендә куллана башлауларын тойдым мин. Алар, бер кара карганы чукыдылар да чукыдылар. Күрәсең, үзләренчә ниндидер проблеманы чишү иде. Бер төркем кара карга икенче кара карганы тәмам хәлсезләндергәч, үзләренең уңышларын тагын да катырак тавыш белән тирә якка белгертергә керештеләр, үзләренең җиңүләрен бәян иттеләр…
Бу күренеш белән шуны әйтәсе килә. Телевидения, газета-журналарда көн дә, нинди дә булса берәр фирманың түрәсен үтерү хакында мәгълүматлар бирелә. Ә бит аларны үтерүчеләрне ерактан эзлисе түгел, башка фирманың түрәсе заказы буенча үтерелгәнлеген исбатлаучы дәлилләрне дә китергәнәре юк шикелле. Тикшерүләр үткәргән булалар да, җинаятьтә билгеле түрәләрнең катнашуы ачыклана башлангач, эшне, дәлләр җитмәү сәбәпле дип туктаталар. Байлар арасындагы көнчелек, фирмалар арасындагы конкуренция дә моңа сәбәпче булып тора…
Мондый үзгәрешләр соңгы вакытларда югары катламда гына түгел, урта, хәтта түбән катламда да күренә башлады. Исерек исерекне үтерә, күрше күршене күрә алмый һ.б.
Димәк, кайчандыр әби-бабаларыбыз, әни-әтиләребез сөйләмендә кулланылган: «Карга күзен карга чукымый» дигән әйтем искерде булып чыга. Киләчәктә нәрсә булыр, анысын бер Алла үзе гена белә.
Җәмагәть, болай да катлаулы тормышта бер-беребезне рәнҗетмик, авыр сүзләр әйтмик. Югарыда әйтелгән мәкальгә генә булса да тугры калыйк!
Хәлим ӘЛИМОВ |
Иң күп укылган
|