поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.03.2015 Җәмгыять

Яз алып килгән яңалыклар яки марттан нәрсә үзгәрәчәк?

Марттан кредитны бары бурычлары булмаган кешеләргә генә бирәчәкләр, иң кирәкле дарулар исемлеген төзүне дәүләт үз контроленә ала, җир кодексына зур үзгәрешләр кертелә. Бу яңалыкларга тулырак тукталыйк.

Кредит алу авырлаша...

Кредит алырга тәкъдим итеп телефонга еш килгән смслардан туеп бетә идем. Хәтта, хезмәт хакы турында белешмә дә кирәк түгел, паспорт белән генә 300 меңгә кадәр акча алу мөмкинлегегез бар, имеш. Гадәттә, мондый “бурычларны” алу җайлы булса да, кайтарганда бик югары процентлар түләргә туры килә. Дөрес, соңгы арада телефон тынды әле. Әллә илдәге икътисади тотрыксызлык йогынтысы, әллә банклар клиентларына карата таләпләрен арттырдылар? Сәбәбе нидәдер, ә менә 1 марттан бурычы булганнарга кредит алырга чынлап та авырга туры киләчәк. “Кредит тарихлары” турындагы законга үзгәрешләр кертелде, яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә кешенең коммуналь хезмәтләре түләнмәгән, ул алимент түләүдән качып йөри, телефон өчен бурычы җыелган, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен шрафы бар икән, аңа кредит бирмәячәкләр. Кешенең бурычлары турындагы мәгълүмат кредит тарихына беркетелеп барылачак. Клиентның гаризасын тикшергәндә, болар барысы да исәпкә алына. Хәзер бурычсыз кешеләр сирәктер инде ул, шуңа да монда игътибарсызлык белән түләнмәгән бурыч, вак-төяк штрафлар турында сүз бармый. Суд тарафыннан расланган карарлар гына кредит тарихы бюросына җибәрелә. Андый очракта да әле кешегә бурычларын каплар өчен өстәмә ун көн бирелә.
 
«Татфондбанк» банкында кредит бирү бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр:
 
​- Март аеннан гамәлгә кергән бу законга нигезләнәбез, дөрес, аңа кадәр дә кредит алырга теләгән кешенең хезмәт хакы, эш урыны турындагы мәгъләүмат җентекләп тикшерелә иде. Бары кеше айлык түләүне каплап бара алган очракта гына уңай җавап бирелде. Хәзер исә тиешле оешмалар кешенең бурычлары турында да хәбәр итәчәкләр. Димәк, таләпләр тагын да кагтыйлана,- диделәр.
 
Дарулар – дәүләт конролендә
 
Яңа ел алыннан гына тамак авыртканда эчә торган “Граммидин” даруын 158 сумга сатып алган идем, февральдә исә ул 200 сумнан артып киткән. Бәяләрнең көн саен үзгәреп торуы, әле җитмәсә төрле даруханәдә төрле булуы - башваткыч. Сәламәтлекне саклау өлкәсендә Федераль хезмәт биргән мәгълүматлар буенча, кешегә көндәлек кирәк булган 50 сумга кадәр торган дарулар бер ел эчендә 7, 2 процентка арткан. Ниһаять, боларга нокта куелыр, мөгаен. 1 марттан кешегә көн дә кичекмәсәктән кирәк дип саналган иң мөһим дарулар исемлеге яңартылды. Ул исемлек дәүләт тарафыннан төзелгән. Аңа 600ләп дару кергән. Кызык, бу юлы исемлектән активлаштырылган күмерне алып атканнар, ди.   Бу даруларга бәя бар җирдә дә бертөрле булачак, имеш. Хәзергә исә Россия Президенты кушуы буенча, ай саен даруларның бәяләренә мониторинг үткәрелә.
 
Даруларның бәяләре белән кызыксынып, без дә берничә аптекага шалтыраткан идек тә, кызганыч, бәяләр “тигезләшеп” бетә алмаган әле. “Бережная аптека”да 129 сум 20 тиен торган “Ношпа”, “Казанские аптеки” даруханәсендә 148 сум 90 тиен.
 
Украинага чит ил паспорты белән 1 марттан Украина территориясенә керү өчен чит ил паспорты кирәк булачак.Украинаның Министрлар кабинеты илнең чикләрен узганда таләпләрне катгыйландырырга булган.
 
Күпбалалыларга гына бушлай
 
Мартта Җир кодексында да үзгәрешләр көтелә. “Үзгәрешләр нигезендә 1 марттан җирне хосусыйлаштыру, сатып алу җиңелрәк булачак. Кемнәргәдер хәтта бушлай да җир биреләчәк”,  дип язган иде “Российская газета”. Әмма, бу үзгәрешләр безнең төбәккә әллә ни кагылмады кебек. Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында белгечләр хәбәр итүенчә, РФ законнар җыелмасында 27 маддә буенча,  җир кишәрлекләре республикада гадәттәгечә, арендага яки сатып алу, еш кына аукцион  нигезендә бирелә.  Бүгенге көндә бары күп балалы гаиләләргә генә бушлай җир бирү каралган.  
 
Ә менә  йортларны хосусыйлаштырырга өлгермәүчеләр өчен  2016 елга кадәр вакыт бар. Хосусыйлаштыру вакытын гел озайтып килделәр анысы, тик монысы соңгы тапкыр, ди җитәкчеләр.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»