поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
11.03.2015 Медицина

Республиканың баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: “Рак белән чирләүчеләргә чит илдә бездән дә артыграк ярдәм иткәннәре юк әле”

Без бүген халыкны өркетеп торган, бөтен дөньяның авырткан җиренә әйләнгән тема – рак турында сөйләшәбез. Кунагыбыз – Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы баш онкологы, Республика клиник онкология сырхауханәсенең баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Шамил улы ХӘСӘНОВ.

– Рөстәм Шамилевич, өченче ел республикадагы һәр 47нче кешедә – яман шеш дигән куркыныч сан яңгыраган иде, инде узган ел һәр 45нче кешенең онкологик чирле икәнлеге ачыкланды. Таралу мондый тизлектә дәвам итсә, Татарстанда унбиш-егерме елдан раксыз кеше калмас та кебек... Бу чир бездә нишләп шулкадәр уңышлы үрчи икән?

– Әйе, Татарстанда онкологик чирлеләр күп, бүгенге көндә 86 мең кеше исәптә тора. Бөтен Русия буенча чагыштырганда да бездә күрсәткеч зуррак. 2009 елдан алып 2013 елга кадәр яман шеш диагнозы белән исәптә торучылар саны Русиядә – 15, Идел буе федераль округында 15,5 процентка артса, Татарстанда 30,5 процентка артты. Ник алай дигәндә, объектив сәбәпләрнең берсе – яшь буенча демографик үзгәрешләр. Ягъни, кайчандыр Чаллы, Түбән Кама кебек яшь шәһәрләрне төзегән егетләр, кызлар хәзер олыгайдылар. Авылларда да халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Ә яман шеш белән чирләүчеләрнең күпчелеге – өлкән кешеләр. Дөрес, балалар, яшьләр арасында да онкологик чирлеләр бар, әмма авыруларның күп өлеше – 63-65 яшьлекләр һәм шуннан узганнар.
 
Бездә генә түгел, Франция, Германия кебек Европа илләрендә дә чирлиләр һәм үләләр. Бездәгегә караганда шактыйга күбрәк тә әле: анда 100 мең кешенең 600е онкологик чирле, ә бездә бу күрсәткеч 100 меңгә 385 кеше туры килә.
 
– Шулай да, Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда нишләп нәкъ бездә киң таралган әлеге куркыныч чир? Күреп-ишетеп торабыз, рактан бик күп кеше үлә...
 
– Бөтен җирдә чирлиләр һәм үләләр. Русиядә онкологик чирдән елына 300 мең кеше үлә, республикада – 6 мең 900.
 
Элек бу сан зуррак иде, хәзер бераз кимүгә таба китте, узган ел үлүчеләр 2,1 процентка кимеде. Чөнки республикада онкология юнәлешенә дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә, бездәге онкологик хезмәт илдә иң алдынгылардан санала. Заманча диагностика ярдәмендә яман шешнең 70 процентка якынын беренче һәм икенче стадияләрендә үк ачыклыйбыз. Ә яңа чагында табылган рак 90 процент очракта тулысынча дәвалана.
 
Белгәнегезчә, республикада диспансеризация үткәрелә, бу тикшерү-караулар вакытында онкологияне ачыклауга аеруча зур игътибар бирелә: тире, туры эчәк рагы, хатын-кызларда күкрәк бизе, аналык муентыгы, ирләрдә җенес бизе рагы юкмы – кешенең яшенә карап, барысы да тикшерелә. Шулай ук халыкны тикшерү өчен без ел саен районнарга чыгабыз.
 
Республика клиник онкология диспансеры инде 70 елга якын эшли. Бездә Русиядә генә түгел, БДБ илләрендә дә танылган онкология мәктәбе бар һәм шул илләрдәге онколог-коллегалар тәҗрибә уртаклашу өчен безгә киләләр, катлаулы чирлеләрне дәваланырга безгә җибәрәләр. Өченче ел бүтән төбәкләрдән 6500 кеше безгә килеп дәваланды. Чөнки безнең диспансерда тәҗрибәле галим-онкологлар, хирурглар эшли. Операция блогындагы 27 өстәлдә көн саен 70ләп операция ясала, елына 27000 меңнән артык авыруга махсус стационар медицина ярдәме күрсәтелә.
 
Бездәге позитрон-эмиссия томографиясе (ПЭТ) бүлеген эченә алган Атом-төш медицина үзәге генә дә ни тора! Иң заманча технологияле әлеге үзәктә кеше организмындагы 1 миллиметр зурлыктагы яман шешне дә ачыклап, шулай ук ракның кайсы органнарга таралганын да белеп була. Гади генә аңлатканда болай: пациентның организмына венасы аша глюкоза нигезендә ясалган махсус препарат кертелә һәм табиб сканер-тамографтан ул препаратның хәрәкәтен күзәтеп тора. Препарат организмдагы радионуклидны (яман шеш урынын) бик тиз аерып күрсәтә.
 
Тагын бер горурлыгыбыз – радионуклид терапиясе бүлеге. Элек калкансыман бизендә шеш булганнарны радиоактив йод белән дәвалау өчен Обнинск шәһәренә җибәрә идек, авырулар шунда дәваланырга берәр ел чират көтәләр иде. Хәзер мондый чирлеләрне үзебездә уңышлы дәвалыйбыз: организмга вена аша радиоактив йод изотопы кертәбез һәм ул яман шеш күзәнәкләрен камап алып, эчтән нурландырып үтерә.
 
– Рөстәм Шамилевич, табиблар яман шеш ачыкланудан курыкмаска, даими тикшеренеп торырга кушалар. Ләкин, тикшереним дисәң, эшеңне калдырып (чөнки бүтән эш урыннары кебек үк поликлиникалар да атна буе эшләп, шимбә-якшәмбе ял итә), медучреждениегә барырга, кабинет саен чират торырга, аннан анализлар нәтиҗәләрен юллап йөрергә кирәк. Миндә яман шеш юк микән дип тикшеренергә теләгән кеше, бер урынга гына барып, бөтен җирен тикшертә аламы? Әйтик, шул ук Атом-төш медицина үзәгендә?
 
– Ала. Акчасын түли дә, бара да тикшеренә. Хәзер хосусый клиникалар бар. Онкология диспансерына килеп тә тикшеренергә була. Ә Атом-төш медицина үзәгендә тикшеренү 30 мең сумнан артык тора. Ләкин шундый зур акчалар тотып тикшеренү үзен аклый торган чара түгел, вакытында диспансеризация үтәргә кирәк, аның өчен акча да түлисе түгел.
 
– Акча түләү дигәннән, чирлеләр Республика клиник онкология диспансерында тулысынча бушлай дәваланалармы?
 
– Дәвалау стандартларында каралган барлык төр тикшеренү һәм дәвалану бушлай. Кайбер очракларда мәҗбүри медицина страховкасы каплый алмаган бик кыйммәтле даруларны чирлеләрнең үзләреннән алдырабыз.

– Шулай да, онкология клиникасы табиблары чирлеләрдән өстәмә – “бәхилләтү” акчасы алмыйлар дип ышанып әйтә аласызмы?
 
– Кайсыдыр бер табиб пациенттан рәхмәт йөзеннән акча яки бүләк алмагандыр дип тулысынча ышанып әйтә алмыйм. Әмма бездә чирледән акча сорап алу дигән нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Чөнки без бу хакта гел сөйләшеп торабыз, ришвәтчелеккә каршы комиссия эшли, теге яки бу кырын эш килеп чыга икән, пациентлар бу хакта махсус тартмаларга аноним хат язып сала алалар, дәгъва язу өчен журналлар бар. Берәр табибның пациенттан акча алганын белсәм, мин аны биредә эшләтәм дип уйлыйсызмы? Юк, эшләтмим. Минем янга да: “Сезнең клиникада миңа яхшы операция ясадылар, ничек бәхилләтим?” – дип керүчеләр булды. Минем аптыравымны күреп: “Аның тәртибе, йоласы шундый бит инде”, – диләр. Юк андый тәртип, андый нәрсәне аңламыйм, кабул итмим. Онкологик чирлеләр бушлай дәваланалар.
 
– Үзебездә мактаулы, данлыклы клиникалар һәм табиб-онкологлар булуга карамастан, рак белән чирләүчеләрнең дәва эзләп чит илгә барулары турында ишетеп-күреп торабыз. Акчалы кешеләр үзләре бара, акчасызлар тиешле сумманы төрле юллар белән җыеп, ничек тә булса Израильгә, Германиягә яки бүтән чит илгә барырга тырыша. Ни өчен икән: республика табиблары ярдәм итә алмагангамы, әллә безнең медицинага ышанмагангамы?
 
– Мин бу күренешне хупламыйм. Чөнки без чит илләргә барып, андагы клиникаларның ничек эшләгәннәрен күреп торабыз. Чит илгә тикшеренергә яки дәваланырга киткән кешегә андагы табибларның без эшли алганнан да артыграк ярдәм иткәннәре юк әле. Авыру кеше шунда барып, дәваланып кайта да, мин терелдем дип уйлый, үзен-үзе шуңа ышандыра. Зур акчалар түләгәч, бүтәнчә булу мөмкин түгел дип уйлый. Ләкин, кызганыч, бик күп очракта бу иллюзия, ялган булып чыга. Авыру үзебезнең клиникага килсә, без аның өчен бәлки чит илдәге табибларга караганда күбрәк ярдәм итәр идек. Әмма пациентлар чит илдә яхшырак дәвалыйлар дип ышаналар.

– Чит илгә барып дәвалану өчен пациентның теләге һәм акчасы булу да җитәмени? Аңа үзебезнең онкологлардан юллама кирәкмиме?
 
– Юк. Кеше үзе клиникасын таба, виза ала, чит ил паспорты ясата – барысын да үзе эшли. Без чит илгә дәваланырга юллама бирмибез. Без Республика клиник онкология диспансерында барлык чирлеләрне дәвалыйбыз. Ләкин ракның бик сирәк төрләре бар һәм андый яман шеш белән чирләүчеләрне бары тик эре федераль үзәкләрдә генә дәвалыйлар. Безнең диспансер – Н.Блохин исемендәге Русия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы һәм бу безгә Мәскәүдәге коллегаларыбыз белән тыгыз элемтәдә торырга, кирәк чакта пациентларыбызны шунда дәваланырга җибәрергә мөмкинлек бирә.

– Сезнеңчә, табигатьтә ракны булдырмый яки аны җиңә торган үсемлек булырга мөмкинме? Мәсәлән, халык арасында түндербаш үсемлеге яман шешне дәвалый, гуанабана дигән үсемлек җимеше рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле дигән ышану бар... Болар турында җәелеп сөйләмиләр, чөнки халык шулар белән дәвалана башласа, дару ясау компанияләре акчасыз калачак дигән сүз дөресме?
 
– Һич дөрес түгел. Алай бик җиңел генә булса икән ул! Түндербаш белән спирт төнәтмәсен эчеп кенә ракны дәвалап булса, без Онкологик диспансер каршысына цистернасы белән шул төнәтмәне китереп куяр идек тә, шуны эчертеп, бөтен авыруларны җиңел генә дәвалап утырыр идек. Фәлән миллион чыгымнар да тотмас идек, химия, нур терапияләре дә, операцияләр дә, димәк, табиблар да кирәкмәс иде. Бер экстрасенсның да, үләннәр белән дәвалаучының да яман шештән кемнедер терелткәне юк әле. Һәрхәлдә, мин андый дәвачыны белмим. Элек минем янга килеп: “Ракны дәвалый беләм”, – дигән им-томчылар булды. Мин андыйларга: “Материалларыңны, кемне дәваладың, шуның авыру тарихын алып килеп күрсәт, әгәр чынлап та ярдәмең тигән икән, мин бөтен эшемне ташлап, сиңа Нобель премиясе юллап бирәчәкмен”, – дидем. Ләкин мондый премия алырга теләгән кеше табылмады әле. Булмаган һәм булмаячак нәрсәләр белән үзеңне-үзең алдап яшәргә, им-томчы, экстрасенслар янына барып, кыйммәтле вакытны үткәрергә кирәкми. Чын ярдәмне бары тик табиблар гына күрсәтә ала.
 
– Яман шештән ничек качып котылырга соң?
 
– Рецепты бик гади – дөрес яшәргә: эчмәскә, тартмаска (организмда рак килеп чыгу сәбәбенең берсе – тәмәке тарту, барлык чирлеләрнең 30 проценты – тартучылар), дөрес тукланырга, хроник чирләрне дәвалатырга, матур булам дип, чаманы югалтып тире янып чыкканчы диңгез буенда кызынып ятмаска (юкса, соңгы елларда тире рагы беренче урынга чыкты) һәм гел тикшеренеп торырга.
 
Онкологиядән дөньяда елына 8 миллион 200 мең кеше үлә. Яман шеш – бөтен дөньяның, җәмгыятьнең авырткан җире. Аңа беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Авыл фельдшерларыннан да зур игътибар сорала. Әйтик, фельдшер авылдагы берәүнең туктаусыз тәмәке тартканын күрә, ә беркөнне аның иренендә ниндидер тап, озак төзәлми торган җәрәхәт абайлап ала икән, ул: “Фәлән абый, син районга барып кара әле”, – дияргә тиеш. Республикадагы һәр район үзәк сырхауханәсендә онкология кабинеты бар. Анда белгеч ул абзыйның иренендәге тапны җентекләп карарга, җәрәхәтнең рак булуы ачыклана икән, аны шул зонадагы онкологик клиникага җибәрергә тиеш. Анда гына да дәвалап бетереп булмаса: пациентка химия, нур терапиясе кирәксә, аны безгә юлларга тиешләр. Болар барысы да интернет аша хәл ителә: пациентны кирәкле кабинетка махсус вакытка чиратка язалар һәм билгеләнгән сәгатькә табиб аны көтеп тора.
 
Үз сәламәтлеге өчен кеше үзе җаваплы. Куркыныч чир таба күрмәсеннәр тагын дип, диспансеризациядән качып йөрергә кирәкми. Чирне вакытында тапсалар яхшы инде ул. Ләкин күпләр үз сәламәтлегең турында белмәү хәерле дип уйлыйлар. Рактан һәм онкологлардан куркырга кирәкми. Хәтта чире азынган, өченче-дүртенче стадиягә җиткәннәрне тулысынча дәвалап бетерә алмасак та, без алар өчен бик күпне эшлибез, гомерләрен озайтабыз. 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 8 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»