поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.03.2015 Язмыш

Сугыш кичкән сагышлы мәхәббәт

Рауза апага үз гомерендә яу кырында гына түгел, шәхси тормышында да күп сынаулар узарга туры килә. Аның язмышы турында китап язып булыр иде. Тормыш юлында сагалаган авырлыкларны җиңеп, балаларын аякка бастырып, инде 94 яшькә җиткән Рауза апа Добрынина бүген Тукай районының Яңа бистәсендә малайлары, киленнәре, оныклары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер итә.

Редакциядән Рауза апа янына кайтуыбызны белгәч, Добрыниннар безне бәлешләр пешереп каршы алды. Чигүле зәңгәр калфак өстеннән, дүртпочмаклы итеп ак яулык япкан Рауза апа янына гөрләп торган табын тирәли уллары һәм киленнәре – Ринат абый белән Гөлүсә апа, Наил абый белән Зөлфия апа, хәләл җефете Нәзилә ханым белән оныгы Айрат утырышты, бераздан аларга Рауза апаның иң кече оныкчыгы – бер айлык Эмилияне күтәргән оныгы Гүзәл дә кушылды. Күренеп тора: бу очрашу-күрешү ыгы-зыгысы, гаилә бергәлеге Рауза апага да, балаларына да күңел рәхәтлеге бирә. “Безнең әби дөньядагы бөтен хәлләрне белә ул, телевизордан яңалыклар карый, лупа белән газеталар укый, аның белән сөйләшер сүз бетми”, – дип, соклануын яшерми оныклар. Әбиләренең гыйбрәтле язмышы турында да үзләре кичергәндәй тасвирлап сөйләп бирерләр иде сыман, тик Рауза апа үткәннәрне бүгенгедәй яхшы хәтерли.
 
 
– Аллага шөкер, татар балалары тәрбияләдем, улларыма татар исемнәре куштым: Ринат, Наил иманлы балалар булып үстеләр, татар кызларына өйләнделәр, оныклар, инде хәзер оныкчыклар белән сөендерделәр, барысы да матур итеп татарча сөйләшә. Илләребез тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә бәла-казадан сакласын, – дип тели-тели сүзен башлады Рауза апа. Ә табындагылар түземсезлек белән аның ничек итеп яшьлек мәхәббәтенең Татарстан җиренә алып килгәнен сөйләгәнне көтте.
 
– Әни үзенә Ульяна дип дәшкәнне яратмый. Мулла кушкан исеме – Рауза. Паспорт буенча Ульяна Ивановна Добрынина булса да, бөтен кеше аны Рауза апа дип белә, – дип аңлатуны кирәк тапты килене Зөлфия апа.
 
Рауза апа тумышы белән Чита өлкәсенең Шелопугинский районы Мироново авылыннан. 1942 елның февралендә повестка белән Бөек Ватан сугышына алынган. Бу вакытта аңа 22 яшь була. Монголия Республикасындагы Баян-Төмән станциясендә урнашкан һава оборонасының 387нче аерым зенит артиллерия дивизионы 3нче батареясендә хезмәт итә. Бергә хезмәт иткән кызылармиячеләрнең исемнәре дә хәтерендә: дивизия командиры капитан Гудкин, батарея командиры өлкән лейтенант Карманов, 3нче корал расчеты бүлеге командиры Мөбәрәкҗан Зиннәтҗанов, наводчик Пронин, снарядлар ташучы Зәйнуллин... Менә шунда татар егете Мөбәрәкҗан белән рус кызы Ульяна арасында кавышу бәхетен бүләк иткән, хәсрәт утларында да көйдергән мәхәббәт хисләре туа. 1945 елның апрелендә Ульяна бәби табарга сөйгәненең туган ягына – Татарстанның Буа районы Исәк авылына юл тота.
 
 
– Мөбәрәкҗан авылга хат язган иде – “мине ничек яратсагыз, хатынымны да шулай яратыгыз”, дип. Поезддан поездга күчә-күчә мең михнәтләр белән кайтып төштем. Буа станциясендә чуаш хатыны очрады, русча сөйләшә, минем каенанамны белә булып чыкты, озатып куйды. Өстә – гимнастерка, кесәдә – кызылармияче таныклыгы. Авылга кергәч, бала-чага уратып алып, Мөбәрәкҗаннарның йортына кадәр озата барды. Әнисе чишмәгә суга киткән, олы абыйсы Рәхимҗан Буада эштә, өйдә киленнәре Факия генә иде. Әни судан кайткач күрештек, ул татарча нәрсәләрдер сөйләде, мин берни дә аңламыйм. Кич Рәхимҗан абый кайтты, ул русча белә, сөйләштек. Шулай барыбыз бер йортта яши башладык. Заманалар бик авыр иде инде ул вакытта, ачлы-туклы тормыш. Рәхимҗан абый татарчага өйрәтте. Һәр әйбернең татарчасын кәгазьгә язып калдыра да, ятларга кушып, эштән кайткач сорыйм, дия иде, – дип сөйли Рауза апа.
 
Сөйгәне Мөбәрәкҗан Исәккә япон сугышыннан соң гына әйләнеп кайта. Рауза апа өч малай таба. Кызганычка, икенче улы Альберт җиде яшендә бәхетсезлеккә очрап һәлак була.
 
– Безнең әни эт тә күрмәгәнне күргән... – дип, Рауза апаның улы Наил йөрәген әрнеткән яралы хатирәләрне шушы бер җөмләгә сыйдырырга тырыша. – Шулай да сынмады-сыгылмады, эшчән, кешелекле иде, безне үстерде, башлы-күзле итте. Кешеләр дә аны яратты, якын итте.
 
Парлы тормыш озакка бармый, Рауза апа балалар белән урамда торып кала. “Янгын сүндерүчеләр депосында чаршау корып яшәдек. Бер хатын сынган пычак алып килде, икенчесе - кашыклар... Халык мәрхәмәтле булды. Исәкне кайтып күрәсем килә”, – дип күз яшьләрен сөртә Рауза апа. Исәктә яшәгәндә ул янгын сүндерүчеләр депосында - атлар, фермада маллар карый, мәктәп интернатында балаларга аш-су әзерли. Олы улы Ринатның малае тугач, бөтен вакытын оныгы Айратка багышлый. 1980 еллар башында Добрыниннар Тукай районында яңа оешкан авыл җирлегенә – Яңа (Новый) бистәсенә күченә. Урман буенда урнашкан бу матур авылда бүген улы Наил дә, оныгы Айрат та йорт тергезеп, гаиләләре белән гомер кичерә.
 
– Безнең әни 65 яшендә дә печән чапты. Эшсез торырга яратмый, буыннар ката, ди. Хәзер дә олы яшьтә булуына карамастан, тик ятмый, үзен-үзе дә, хуҗалыкны да карый, – ди Рауза апа белән 49 ел бер түбә астында гомер иткән килене Гөлүсә апа. Алар бергәләп намаз укый, уразаны калдырмый.
 
Әле быел Рауза апа үзенә әле 49 яшь тулды дип өйдәгеләрне пошаманга салган. Баксаң, ул 94 яшен кирегә әйләндергән дә, шулай хәйләкәр генә шаярта икән. “Йөзне узарсың, Алла боерса”, – дип озын гомер тели аңа өйдәгеләр.
 
 
– Әнинең туган елы 1920 елның 28 декабре булырга тиеш, ләкин элек балаларны вакытында теркәмәгәннәр, шуңа ул 1921 елгы булып йөри. Югыйсә, инде 95 яшен тутырыр иде. Ышанырлык та түгел, чәчләре һаман кап-кара, нәселе ныклы, әнә, җитмеш яшькә җиткән улы Ринат абыйда да бер бөртек ак чәч күрмәссең, – дип искәртә килене Зөлфия апа.
 
Рауза апа узган гасырның 70нче елларында Читага барып туганнарын күреп кайткан. “Анда баргач, русча сөйләшүе авыр булды, гел татарчага ияләшкәч”, – дип көлә Рауза апа. Туганнан туган энеләре һәм сеңелләре белән 90нчы еллар башына кадәр хатлар алышканнар, тик хәзер элемтәләр өзелгән. Ләкин балалар, оныкларның Добрыниннар белән табышу теләге бик тә зур. Элек алардан килгән хатларны, фотосурәтләрне саклыйлар. “Жди меня” телетапшыруына да язганнар.
 
 
Язгы кояшлы көннәрдә Добрыниннар гаиләсендә аеруча бәйрәмчә рух хөкем сөрә. Медальләр тагылган яңа камзул өй түрендә эленеп тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда сугыш ветераннарын хөрмәтләп, дәүләт кенә түгел, авылдашлары да Рауза апаны игътибарсыз калдырмый.
 
– Мин беркайчан да кешеләргә явызлык кылмадым, начарлык теләмәдем, шушы яшькә җитеп, балаларымның игелеген күреп яшәргә насыйп булган икән, бөтен хакы шунда, – ди Рауза апа.
 
 
Автор фотолары.

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 09.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»