поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.03.2015 Җәмгыять

Мин улым хакына яшәргә тиеш!

“Нурлат районының Әхмәт авылы кызы 26 яшьлек Айгөл Фазылова ярдәмгә мохтаҗ. Моннан бер ел элек иң якын кешесе – әнисен югалткач, Айгөлнең янәшәсендә бердәнбер юанычы булып ике яшьлек улы Әмир кала. “Әнием үзенең авырганын белмәде дә. Диспансерлаштыру узарга баргач кына күкрәк­ләрендә ниндидер шеш барлыгын күреп алганнар”, – дип искә ала Айгөл әнисе турында.

Шуннан соң табиблар аны Казанга озата. Ул вакытта аның күкрәгендә икенче стадиядәге яман шеш авыруы булган икән. “Табиблар операциягә кер­гәнче, химия терапиясе узарга куштылар. Ә әнием дәвалануга барасы көнне бик нык чирләп китте. Ул көнне кинәт башы авырта башлады, күзләре читкә карап, авызы кыегайды. Инсульт булгандыр дип хастаха­нәгә алып киттеләр. Шулай итеп әнием тиешле вакытта дәвалана алмады. Хаста­ханәдә ятканда да баш авыртуы кимемәде. Шуннан соң район табиблары әнине тагын Казанга җибәр­деләр. Авырту кимемәгәч, башына томография ясаттык. Башында да яман шеш таптылар. Бик нык кайгырды, бетеренде. Ә аннары үлеп тә китте”, – ди ул. 

Айгөлнең әтисе моннан 13 ел элек чыгып югалган. “Авырлы икәнемне белгәч, мине дә баланың әтисе ташлап китте. Шуннан соң улым Әмир белән үги әти һәм әнием янына кайтып егылдым. Тик әни вафатыннан соң, үги әти дә безне куып чыгарды. Торыр җирем булмагач, балам белән тегендә-монда йөрдек. Аптырагач, әнинең туганнары янына Казанга килдек. Бер апам миңа бик булыша”, – ди ул.
 
Әмма кайгы-хәсрәтләр мо­ның белән генә бетмәгән икән әле. “Күптән түгел, күкрәгем авырткач, табибка күренергә бардым. Алар шеш тапты. Тик­шерү нәтиҗәсе сөен­дер­мәде – миндә дә яман чир бар икән. Аптырагач, ярдәм сорап, “Матери Казани” дигән хәй­рия фондына мөрәҗәгать иттем. Алар миңа яшәр урын табып бирде. Бик авыр хәлдә калган кеше­ләргә  фатир биреп торалар икән. Өч бүлмәле ул. Анда балаларыбыз белән өч ялгыз әни яшибез”, – ди ул.
 
Әлегә Айгөл химия терапиясе курслары уза. Март урталарында соңгысына барам, ди. Ә аннары апрель башында ук күкрәгенә операция ясамакчылар. Әле шушы арада ялгыш егылып, улы да имгәнгән. “Хаста­ханәгә барганда баламны әнием­нең сеңлесе карап тора. Аның да үз гаиләсе. Әмма кулдан килгәнчә ярдәм итә. Әле дә ярый ул бар. Әлегә тормышымда бик авыр вакыт. Шулай да үземдә яшәргә көч таптым. Дусларым да гел күңелне күтәреп тора. Мин улым хакына яшәргә тиеш. Шуңа да начар уйларга бирешәсем килми”, – ди Айгөл.
 
Авыру булгач, Айгөл эшкә дә йөри алмый. Шуңа күрә  мәрхә­мәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. Операциядән соң авыртуны баса торган көчле дарулар кирәк икән. Аның бар өмете изге күңелле кешеләрдә. 
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 
Сбербанк картасы номеры – 639002629008718263 
Ай­гөл­нең телефоны – 89033419668
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»