поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.03.2015 Икътисад

Кибетләр азык-төлеккә бәяләрне арттырмаячак

Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять азык-төлеккә бәяләр артуга китерде. Соңгы мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 17 февраленнән 24енә кадәрге вакыт аралыгында гына да Россиядә продукциягә бәяләр үсеше 0,6 процент тәшкил иткән. Шунысы сөенечле, Россия җитәкчелеге әлеге үсешкә чик кую ысулын, ниһаять, тапты кебек.

Азык-төлеккә бәяләр артуны Татарстан халкы да сизде. Соңгы вакытта бәрәңгегә, кәбестә һәм икмәк кебек продуктларга бәя артуга зарланучылар аеруча артты. Сөт продуктларына, бигрәк тә сыр һәм ак майга бәя күтәрелә, дип борчылучылар да шактый еш очрый.

Кайсы товарларга бәя арта?
 
Азык-төлеккә бәяләрнең ни рәвешле үсүен аңлау өчен Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында китерелгән мониторинг нәтиҗәләренә күз салу да җитә. 12 февральдән алып 24 февральгә кадәр Татарстан кибетләрендә һәр товарга диярлек бәя күтәрелгән икән. Мәсәлән, 12 февральгә бәрәңгенең бер килограммының уртача бәясе 25,75 сум булса, 24 февральдә ул 31,65 сумга кадәр арткан. Шушы вакыт эчендә сырның бер килограммы якынча 31 сумга (!), ак май – 10 сумга, ә чистартылган көнбагыш мае исә якынча 6 сумга кыйммәтләнгән. Сыер ите һәм кош итенә бәяләр дә күтәрелә...
 
Хәер, бәя артмаган продуктлар да юк түгел. Икмәк һәм карабодай әнә шундыйлардан. Авыл хуҗалыгы министрлыгына ышансак, хәзерге вакытта кара ипинең уртача бәясе – 35 сум, ә ак ипине исә инде ике атнага якын 40 сумнан саталар. Карабодайны кибетләрдә килограммы 63 сумнан сатып алырга мөмкин.
 
Нәкъ менә бәяләр арту белән бәйле вәзгыять Татарстан халкының күпләп авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөрүенә китерде дә инде. Билгеле булганча, биредә авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияне якынча 25 процентка түбәнрәк бәядән сата. Нәтиҗәдә, сатучылар да, сатып алучылар да канәгать.
 
Бәяләр тотрыклылана
 
Хәер, тиздән Татарстан кибетләрендә бәяләр арту белән бәйле вәзгыять үзгәрергә мөмкин. Шушы көннәрдә Россиянең кризиска каршы комиссиясе зур сәүдә челтәрләренең социаль яктан әһәмиятле товарларның 20 төренә бәяләрне “катыруы” турында хәбәр итте.
 
- Сәүдә челтәрләре социаль яктан әһәмиятле товарларга бәяләрне билгели һәм ике ай дәвамында шул дәрәҗәдә саклый. Әгәр дә инде товарны җитештерүчеләр бәяләрне киметә икән, кибетләр дә әлеге бәяләрне киметергә тиеш булачак, - диелә документта.
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, кайсы товарларга бәя “катырылачагын” һәр ритейлер үзе билгели. Иң мөһиме, әлеге продукция Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән социаль әһәмияткә ия товар исемлегенә кергән булырга тиеш. Билгеле булганча, андый продукция рәтендә икмәк, сөт, он, ак май, көнбагыш мае, чәй һәм йомырка кебек азык-төлек бар.
 
Хәзерге вакытта әлеге тәкъдимгә «Магнит», X5 Retail Group, Metro Cash&Carry, «Лента», «Ашан» кебек сәүдә челтәрләре кушылган инде. Алга таба андый ритейлерларның саны тагын да артыр, дип көтелә.
 
Тиздән дәүләт күпләп һәм берәмләп сату тармагындагы бәяләрне җитди контрольгә алырга мөмкин. Закон чыгаручылар әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Алар әлеге тәртипне бозган өчен штраф күләмен бер миллион сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итә.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 04.03.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»