поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.03.2015 Мәдәният

«Булган бар!» дигән яңа кино төшерелә (ФОТО, ВИДЕО)

“Буш кафеда 30 яшьлек егет үз проблемалары турында уйланып утыра. Һәм аның янына бабай килеп, сүз башлый”. Нәкъ менә шулай башлана күптән түгел Казанда төшерелгән кыска метрлы фильм. Ләкин, фильмның сценарий авторы Рафис Нуруллин сүзләренчә, бу фильмда берничә әйтеләчәк “яшерен сүзләр” һәм оригиналь тәмамлану бар.

Әлеге фильм тамашачыларны инде төшерү процессына кадәр үк кызыксындырды, чөнки рольләрне ТР һәм РФның халык артисты Наил Шәйхетдинов, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов, популяр теле- һәм радио алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Әбри Хәбриев башкарачагы билгеле иде. Хәтта Илназ Сафиуллинның гитарасы да әлеге фильмда үз ролен тапкан.
 
Күпләр “татар кинематографиясе юк!” дигән арада, яшь режиссер Азат Садыйков инде үзенең икенче кыска метрлы фильмын төшерә. Бик күп авырлыклар булса да, иҗатка омтылыш һәм куелган максталарга ирешү Азатка һәм төшерү төркеменә көч биреп тора. Съемкаларга локацияләр эзләү, финанс ярдәм табу, төшерү төркемен чын профессионаллар белән туплау, үзенчәлекле һәм туры килердәй актерлар белән килешү – бу барысы да яшь режиссерның тырышлыгы белән килеп чыкты. “Төшерү төркеменә футболкалар алып, аларга “Булган бар!” дип язу ясаттык, нәкъ менә шуларны ясатканнан соң, мин проектны кирегә бора алмый идем инде” – дип, көлеп искә ала Азат Садыйков, – “алга таба, каршыбызда чыккан проблемаларны чишә барган саен, проекты кире бору инде уйда да булырга тиеш түгел иде. Без барлык проблемаларны алар килеп чыгуга чишеп бардык. Кем белә, бәлки нәкъ менә шул, зур максатны берничә кечкенә максатларга бүлү, проектны туктатудан коткарганнардыр.”  
 
Дөньяда космик киноның яңа эпохасы башланган вакытта (“Интерстеллар”, “Гравитация”, “Звездные войны” һәм башка фильмнарны искә алсак), безнең Казаныбызда татар кинематографисенең чәчәк орлыгы тишелеп кенә килә әле. Татар фильмнарының идеясын җинел һәм баналь дип санарга була, ләкин нәкъ шул гади темалар, мәхәббәтме ул, олыларга хөрмәтме, дуслык булсынмы - нәкъ шушы темалар татар кинематографының төп фундаменты булырга тиештер.
 
Әлеге “Булган бар!” фильмының авторлары сүзләре буенча, фильмның исемен ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, бу өндәү фраза, бабайның төрле җөмләләрен тәмамлый торган фраза (“Сугышта булган бар!”, “Яшәгән бар!»). Икенчедән, бу вакыйга һәркем белән дә була алыр иде дигән фикер йөртә.
 
Тик ни өчен соң тамашачыга әлеге фильмның чыгуын көтергә кирәк? Ә чөнки бу фильмда хәзерге заман кешесенең рухи байлыгын саклау, үз-үзеңне табу темасы күтәрелә. Чөнки бу фильмда тамашачы Гөлназ Сәфәрованы башкача, күз алдына да китермәгән образда күрә ала. Чөнки бу фильм гади төзелештә түгел, тамашачыга бераз уйларга да кирәк булачак. Чөнки Лос-Анжелес киномәктәбендә белем алган оператордан сезне матур кадрлар көтәчәк. Татар киносына карата “Балыксыз суда, кысла да балык” әйтемен онытырга вакыт, чөнки тамашачылар сыйфатлы кинога лаек! Әлеге фильм да сыйфатлы булыр дип өметләнеп, фильм өстендә эшләучеләргә уңышлар теләп, көтеп калабыз! 
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.03.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»