поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
04.03.2015 Шоу-бизнес

Миңнехановны бәлешле КЛИП белән котлаган егетләр белән ИНТЕРВЬЮ

1 мартта Татарстан Президентының туган көне иде. Интернетта бу уңайдан яшьләр шау-гөр килде. “Шикәрные” проекты Президентның туган көненә “Рөстәм абый” дигән җыр язып, клип төшерде.

Үзенчәлекле котлау видеосын бер көн эчендә 25 мең кеше караган. Бу эшне башкаручылар – Ислам Вә­лиев белән Туран Гатауллин. Яшьләр арасында алар – билгеле шәхесләр, КВН уеннары, “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты аша танылдылар. Әле “Шикәрные” дигән исем ас­тында берләшеп, татар тематикасына кызыклы клиплар төшерү белән мәшгульләр. Алар икесе дә – Казан егет­ләре, Ислам – мәшһүр баянчы Рөстәм Вәлиевнең улы, ә Туран – композитор Риф Га­та­ул­линның улы. Алар, бер-бер­сен бүлдерә-бүлдерә, без­нең сорауларга җавап бирде.

– Егетләр, Президен­т­ның 58 яшенә үзенчәлек­ле видео эшләгәнсез, мондый уй каян барлыкка килде? Озак эшләдегезме?
 
– 1 мартта Президент туган көн, әйдә әзерләник әле дип ярты ел алдан планнар кормадык. Башка уй килде дә эшләдек. Башта шигырь языл­ды, ике телдә булсын дидек, ә клип бер көн тө­шерелде, монтажга да шул ук вакыт китте. Бик тиз эшләнде, Рөстәм Миңнеха­нов үзе җайлы кеше булганга, барысы да ялт итеп килеп чыкты.
 
Рэп шигырьләрен үзебез язабыз, дөрес, телебез камил түгел, төзәтеп җибәрер өчен дусларыбыз бар, алар ярдәм итә. Клип сюжетын да үзебез уйлап табабыз, шәп төшерә торган операторларыбыз бар. Барысы да тиз һәм кы­зык­лы килеп чыкты. Халыкка да ошады, бер тәүлек эчендә 25 мең кеше караган! Бу – бик зур сан. Мәсәлән, безнең мо­ңа кадәр “Манты” җырына тө­шерелгән клип бар. Ул да халыкка ошады, бер атна эчен­дә 70 мең кеше карады. Бер тәүлек эчендә 25 мең кеше карап “шәп” дигән бәялә­мә бир­гән икән, атна азагына кадәр бу сан күпмегә җитәр икән?
 
– Рөстәм Миңнеханов үзе караганмы икән? Аның реакциясе ничек булды?
 
– Менә анысы безгә ка­раңгы. Күңел: “Карагандыр, ошаткандыр”, – дип әйтә, әм­ма үзеннән бернинди дә бәя­ләмә алмадык. Клипны эшләп бетергәч тә, аны “Инстаграмм”, “Твиттер” аша Рөс­тәм Миңнехановка юлладык. Туган көнендә мондый үзенчә­лекле бүләк ясаганнары булмагандыр әле дип уйлыйбыз.
 
– Интернетта бу клипны караучылар арасында “И, егетләр ялагайлана!” дигән фикерне дә укырга туры килде.
 
– Күпме кеше – шулкадәр фикер. Әмма бездә андый максат булмады, кая әле, ялтырап алыйк, безне күрсен­нәр, баштан сыйпасыннар әле дигән теләк юк. Моның өчен акча түләмәделәр, бу аерым кешеләрнең “заказы” да түгел. Без күңелгә яткан эшне генә башкарабыз, бу бит – яшьләр иҗаты. Аннары җырда, клипта әйтелгәннәр берсе дә арттыру түгел. Ничек бар, ни уйлыйбыз – шуны әйттек. Без аны, чыннан да, шәп кеше дип саныйбыз. Без­гә, яшь буынга, Рөстәм Миң­нехановның Татарстан Президенты булуы ошый. Ул башкалардан аермалы, яшь­ләр белән беррәттән Интернетны актив куллана, бик мобиль, гел хәрәкәттә, заманча фикерли, күп сөйләми, ат кебек эшли дә эшли. Бүгенге чор – профессионаллар заманы, дилетантлар, ялкаулар көндәшлеккә чыдый алмый. Ә талантын эшкә җик­кән кешеләр яңа үрләр яулый ала. Президент үрнәген­дә яшьләр дә максатчан эшләр­гә кирәклеген аңлый. Без тормышны яхшы якка үзгәр­тергә тиеш, Татарстан­ гел алгы сафта булсын өчен һәр­беребез кө­че­безне, тырышлыгыбызны куярга тиеш. Яңа буын өстен­дә мондый җавап­лылык булганны аң­лый­быз. Аннары ул яшьләр белән бик тиз уртак тел таба белә, яшьләргә үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу да күпне сөйли. Бу  безнең генә фикер түгел, күпчелек яшь­ләр шулай уйлый. Рөстәм Миң­не­ха­новның сәяси эш­чәнлеген­нән, икътисадый үсешне тәэ­мин итүдә башкарган эшләреннән дә канәгать.
 
– Бу клиптан соң Минтимер Шәймиев, Илдар Халиков, Фәрит Мөхәммәт­шин, Илсур Метшин турында да җырлаячак­сызмы?
 
– Өздереп әйтә алмыйбыз. Үзләреннән теләк булса, без аралашырга, иҗат итәргә һәрвакыт әзер. Әмма алай мәдхия генә җырлау максаты юк, андый теләк ташып тормый. Гомумән, безнең максат – Интернетта татар телле, татар темаларына кагылышлы проектларны булдыру. Инглиз, русча эчтәлекне кара­саң, ни генә юк, Интернет кулланган татарга ни бар? Кызганыч, татарча сыйфатлы продукция аз. Без төшер­гән клиплар барысы да татарча һәм яшьләр өчен эшләнде. Бераз булса да татарлык белән кызыксынмаслармы дибез. Беләсезме, кызыксыналар! Безнең клип­ларны карыйлар да һәм ана телебез, татар мәдәниятенә тартылучылар артканлыгын сизәбез. 
 
– Клипта Рөстәм Миң­не­ханов бәлеш, өчпочмак, чәк­чәк ярата дип җыр­лыйсыз, бәлешкә дә 58 санын язып, аны Рөстәм Миң­не­хановка махсус әзер­ләдек, дисез. Әллә үзегез пешердегезме, әни­ләре­гез булыштымы?
 
– Анысы – сер, әмма бә­леш Президентның үзенә барып җитмәде. Клип тө­шер­гән иҗади коллектив таба төбен бик тиз ялтыратып куйды. Тәмле булды!
 
P.S. Татарстан Президенты туган көнен Кабарты-Бал­кар республикасында бәй­рәм итте.
 
КЛИПНЫ КАРАРГА: http://matbugat.ru/news/?id=11291 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 29 | 03.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»