поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
04.03.2015 Җәмгыять

Ләбиб Лероннан йомры җөмләләр

Милләтнең бәхетсезлеге – хәтерсезлектә

Тарихка кайту – кунакка кайту түгел ул.

***
Без шундый халык: без сатылмыйбыз, безне сатып кына алалар.
 
***
“Милләт! Милләт!” – дип кычкырудан гына милләтнең хәле яхшырмый.
 
***
Кешене үткәнгә хәтере алып кайта.
 
***
Хәтере барның әйтере бар.
 
***
Синең татарча әйткәнеңне ишет­мәмешкә салышкан кеше  үз телен белмәгән татар булыр.
 
***
Билем, билем, дия торгач, илем барлыгын да онытканмын.
 
***
Үткәнемә карасам, киләчәгем күз алдыма килә.
 
***
Нәсел-ыруын барлаган – яшәү мәгънәсен аңлаган.
 
***
Манкорт татарга чит тел якынрак.
 
***
Рус телен иң камил белгән кеше үз телен белмәгән татар  булыр.
 
***
Авыру илдә сәламәт яшәп булмый.
 
***
Алдакчы илдә алданмыйча яшәү мөмкин түгел.
 
***
Балаларың, оныкларың  туган телендә сөйләшмәсә,  “Мин – татар!” – дип лаф оруыңнан ни файда?!
 
***
Тәхеттәге бәхетнең гомере дә ләхет белән чикләнә.
 
***
Туган якның иң гади сые да чит илнең иң затлы ризыгыннан тәмлерәк.
 
***
Ватан өчен нәрсә эшләгәнеңне халык әйтер.
 
***
Бу илдә самолетсыз да очарга мөмкин.
 
Мәхәббәт шигырь дә, бала да тудырырга  сәләтле
 
Әгәр ләззәт өчен түләргә кирәк икән, бу нинди ләззәт инде.
 
***
Өйләнгән ир – көйләнгән ир.
 
***
Кияүдән кайтып килгән хатынны чәчәк тотып каршыламыйлар.
 
***
Янымда син булсаң, мин үземнең тышкы кыяфәтем өчен оялмыйм.
 
***
Мәхәббәтем шулхәтле көчле, тик тәгаен кемне яратканымны гына белмим.
 
***
Кияү – калымсыз, кәләш талымсыз иде.
 
***
Ялгызлыкның пары юк.
 
***
Бер белмәгән кызга өйләнгәнче, кабат үз хатыныңа өйләнүең күпкә яхшырак.
 
***
Иренең сөяркәсенең ире белән төн уздыргач, ир-ат халкына аның бөтенләй ышанычы бетте.
 
***
Күзләреңә карап, йөкле икәнемне белдем, дип әйткән ди бер гашыйк кыз сөйгәненә.
 
***
Өйләнсәң – яшьли өйлән, картайгач, кире уйлавың бар.
 
***
Сөям, дип әйтүгә, селәгәе агып төште.
 
***
Кызларны үзеңә карату өчен тылсымчы булу мәҗбүри түгел.
 
***
Тозсыз хатынга караганда, баллы хатын яхшырак.
 
***
Өйләнмәгән ир үзенең нинди хайван икәнен белмичә яши.
 
***
Армиядә “бабай” булуга караганда, гаиләдә бабай булу барыбер күңеллерәк.
 
***
Тәрбияле гаиләдә матчага кыстырылган талчыбык та тәрбияли.
 
***
Сөйгәненә мәхәббәтен аңлаткан вакытта кайберәүләр телсез генә түгел,   сукыр да була.
 
***
Чит-ят хатыннарның ысылдавына караганда үз хатыныңның өрүе  җанга якынрак.
 
Язучының азганы – шәп әсәрләр язганы
 
Тукайдан ераклашкан саен без Тукайга якынаябыз.
 
***
Чакырып-чакырып та илһам кил­мә­сә, аның каршысына үзең бар.
 
***
Иҗат итү өчен шартларны яхшыртам,  дип йөри торгач, иҗатка бөтенләй  вакыт калмады.
 
***
Затлы нәселнең гомере – китап­лы.
 
***
Аккош күле – сихри күл, шагыйрь­ләргә – шигъри күл.
 
***
Плагиат булу өчен укый-яза белү үтә мөһим.
 
***
Шагыйрь теле – шигъри тел, шигырь теле – сихри тел.
 
***
Мин тәгаен хак беләм: ак кәгазьгә язып булмый ак белән.
 
***
Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.
 
***
Аксакал булу өчен сакаллы булу мөһим түгел.
 
***
Сүз боткасында май булмый.
 
***
Китапханә киштәсендәге китап кибет киштәсендәге китаптан бәхетлерәк.
 
***
Җөмләсе булса, ноктасын гына куярга урын табылыр.
 
***
Муза килгән көнне илһам кил­мәсә дә ярый.
 
***
Китапсыз өй тәрәзәсез өйгә тиң.

 



Ватаным Татарстан
№ 28 | 28.03.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»