поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.03.2015 Авыл

Авыл яши әле

Туган авылым шушы җирдә иде,
Балачагым килә исемә;
Авыл киткән, капка төбендәге
Шомырт агачы да киселгән.

Бу сүзләр тарихка кереп калган туган авылым Алгага багышланган шигырьдән. 70 нче елларда авылларны кушу нәтиҗәсендә, бик күп авыллар юкка чыкты, күпме кеше туган җирсез калды. Ә бүген юлым әниемнең туган авылы (инде минем дә туган җиремә әйләнгән) Девятерняга алып кайта. Университет тәмамлап кайткач, ун ел шушында балаларга белем бирдем, әниемне соңгы юлга шушында озаттым. Хәзер дә җәйләрем, ялларым авылда үтә. Авыл тормышы, авыл халкының язмышы, бүгенге көнкүреше миңа яхшы таныш. Авылның, колхозның үсеше, дөресрәге артка китеше дә минем күз алдымда барды. Авылның язмышы К.Маркс исемендәге (соңрак “Игенче” дип аталды) колхоз белән бәйле булды. Колхоз районда гына түгел, республикада да игенчелек, терлекчелек буенча алдынгы урыннарда барды. Сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары, 3-4 умарталыгы гына бар иде. Сөт-май заводы, тегермән, пилорама, кирпеч заводы... Яшелчә бакчасында кәбестә, кишер, чөгендер үстерелде. Хәзер инде боларның берсе дә юк. Колхозга нигез салган, аны баету өчен бөтен көчен биргән колхоз рәисе Әхәт Камалиев та юк. Әхәт Хаҗетдиновичтан соң колхозда җиде җитәкче алмашынды. Халык күңелендә, кызганычка каршы, ихтирам хисе калдырмадылар алар. Авыл хуҗалыгын аңламаганнары, бодай белән арпаны аера белмәгәннәре дә җитәкче булды. Дөрес, илдә барган башбаштаклык чорын үз мәнфәгатьләре өчен оста файдаландылар алар. Башта әкрен-әкрен терлекләр кимеде, аннан соң ферма биналарына “җан керде”, хуҗалыкка ярардай җиһазлар юкка чыкты, машина-трактор паркы таланды. Җир астына күмелгән су сиптерү җайланмаларына да хуҗа табылды. “Ак Барс” дигән инвестор килгәч, ниһаять, барысын да тигезләп куйды. Шушы авыл халкының байлыгы булган терлекләрне “Таң” колхозына күчерде, хәтта колхозчыларның 2-3 ел өчен түләнмәгән хезмәт хаклары да исәпкә алынмады. Гаделсезлекне күреп торган халык, башка чарасы калмагач, бушап калган биналарның кирпечен, калай түбәләрен сүтеп алып кайта башлады. Игътибар итүче, җавапка тартучы булмады, чөнки аларның беркемгә дә кирәге юк иде инде. 

Әйе, үзгәртеп кору җилләре колхозны “үтерде”, авылны картайтты, халыкның психологиясен тамырдан үзгәртте: битарафлык, ваемсызлык, төшенкелек, ялкаулык авыруына дучар итте. Татар авылына хас булмаган, аның киләчәгенә киртә булган эчкечелек, әхлаксызлык та типик күренешкә әйләнеп бара. Кайбер җитәкчеләрдән ишеткәнем бар, имеш, Девятерня халкы ялкау, эшләргә яратмыйлар...Ә бит кайчандыр гөрләп торган колхозда кемнәр эшләгән соң?! Әгерҗедән яки Теләчедән килепме? Миңа бу авылда эшләү чорында агитатор, депутат һәм башка җәмәгать эшләре башкарырга туры килде. Еш киләләр иде кунаклар, чөнки бай иде колхоз. Хәзер колхозы да булмаган хәерче авылны сайлау алдыннан гына искә төшерәләр. Девятерня гына түгел, Тугызбуй дип аталган бу төбәк (Исәнбай, Кадыбаш, Сләк, Нарат, Үтәгән, Касай һ.б.) беркемгә дә кирәкми бугай инде. Бары бер мисал китерәсем килә. Бу як халкы гомер буе, шул исәптән, мин фәкыйрегез дә юлсызлыктан интектек. Инде юллар да бар, тик... Район үзәге - Әгерҗегә бару безнең як кешесе өчен бер зур проблема. Ә мәшәкать чыгып кына тора: я пенсия фондына, я социаль яклау бүлегенә барырга кирәк. Авырып китсәң, хәлләр тагын да катлаулана. Дөрес, берәр машиналы кешене яллап барырга була, ләкин барлы-юклы пенсия алган авыл кешесенә бик кыйммәткә төшә ул. Шуңа күрә гомер буе колхоз­да эшләп, сәламәтлеген югалт­кан кешегә Ходайдан исәнлек сорап утырырга гына кала. Хакимияттәгеләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, мәсьәлә берничек тә уңай хәл ителмәде, вәгъдәләр һавада асылынып калды. Авылның киләчәген күрә алмаган яшьләр дә, мәктәпне тәмамлау белән, шәһәргә китү ягын карыйлар. Мәктәпнең язмышы да кыл өстендә. Кайчандыр өч йөзгә якын балалы мәктәптә бүген бала саны алтмышка да җитми.
 
Менә шулай авыл картая, пенсионерлар авылына әйләнеп бара. Аларга да яшәү чыганагы, күңел җылысы кирәк. Ярый әле алар турында кайгыртучылар бар. Бу нисбәттән, Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыповны искә аласым килә. Авыл халкына, аның язмышына кул селтәми ул. Авыл халкы гына түгел, аның йорт­лары да, су торбалары да туза, хуҗасыз хәрабә хәленә килеп, күңелгә шом салып торучы өйләр дә арта. Кулыннан килгән кадәр авылны утлы, сулы итәргә, авылда матурлык, чисталыкны сакларга тырыша: эшкә яраклы кешеләрне җыеп, өмәләр оештыра. Элегрәк сусыз интеккән чак­лар да күп булды. Фәнис Йосыпов эшли башлагач, бу проблема уңай якка хәл ителде. Ел саен җәен әле бер урамда, әле икенче урамда су торбалары алыштырыла. Халыкның рухи дөньясы да читтә калмый: Җиңү бәйрәме, Сабантуй шикелле бәйрәмнәр кешенең күңелен күтәрерлек, яшәү көченә мәгънә өстәрлек итеп үткәрелә. Бу өлкәдә авыл башлыгының уң кулы - Фәнис Арслановның өлеше зур. “Тугызбуй” ансамблен оештырып, тирә-якта танылган Фәнис авылның мактанычы да, бәхете дә. Ике Фәнис ярдәмләшеп, кулга-кул тотынышып, авыл халкының күңелендә яшәүгә өмет уятып эшлиләр. Авылда төрле бәйрәмнәр, кичәләр еш үткәрелә. Өлкән яшьтәгеләр бу кичәләрдә үзләре дә җырлап-биеп күңел ачалар, һәрвакыттагыча тормышларыннан канәгать булып яшиләр. 
 
Төшенкелек белән башланган уй-фикерләремнең күңел күтәрерлек күренешләр белән алышуына сөенеп куйдым тагын. Язмышлары белән ризалашып, шулай да авылның уңай якка үзгәрүенә өметләнеп яши авыл халкы. Кем үзгәртер? Ничек үзгәртер? Ә авыл менә шулай яши, яши шикелле... хәзергә. 
 
Девятерня - Әгерҗе. 
 

Гәүһәрия ШӘЙМӘРДАНОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»