поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.03.2015 Җәмгыять

Без аны сигез ел көттек

“Без аны сигез ел көттек”, – ди Миләүшә белән Фирдүс Хуҗагариповлар. Балалар йортыннан алганда кызчыкка нибары өч ай гына була.

Миләүшә белән Фирдүсне гаилә корып җибәргәннән соң, язмыш Тукай районы Калмаш авылына китерә. Икесе дә фермага эшкә урнаша. Совхоз өч бүлмәле фатир, дача бирә. Өйгә кайткач та кул кушырып утырмыйлар: сыер, үгез, кош-корт асрыйлар. Әмма тормышның бер ягы китек кебек була: шушы матурлыкны тоеп, куанып яшәргә сабый кирәк. Миләүшә тик­ше­ренергә дип хатын-кызлар табибына бара. “Әле дә булса исемдә, Сурия исемле табиб барлык анализларны тикшергәннән соң, ягымлы гына итеп: “Бер дә борчылмагыз, дөнья бетмәгән бит, бала алып үстерегез”, – диде. Чынлап та, ул минем күңелгә яшәү чаткылары өстәде”, – ди Миләүшә ханым. Күршеләре дә асрамага бала алган булалар, нигә аптырыйсыз, сез дә алыгыз, дип киңәш итәләр.

“Йөрәгемне ачып булса, ана мәхәббәтен күрер идегез”
 
Миләүшәгә күрсәткән сабый­ның бер аягы шешкән кебек тоела. Инде нишләргә дип аптырап, ул өйгә кайтып китә. Икенче көнне сабый янына ире белән бергә киләләр. “Әйдә, алабыз, ул безнеке”, – ди тормыш иптәше, бер дә икеләнмичә. Документларны ике көндә алып килергә, диләр аларга. Барысын да әзер­ләп, “Балалар дөньясы” кибе­теннән киемнәр алып, кызчык янына килеп тә җитә булачак әти белән әни. Кайтуларына күр­шеләре мул итеп табын әзерләп куйган була. Шул көнне үк мулла чакырып, бәбигә исем дә куштыралар. Яратып Ландыш дип куялар. “Баланы үз исемебезгә яздырдык, фамилиябезне, әтисе исемен бирдек. Бала үстергән өчен дәүләттән бер тиен дә акча алмадык”, – ди алар.
 
Сабый тавышы йортка тынычлык, үзләренә шатлык, яшәү яме өсти. Кызларына ике яшь тул­гач, бакчага йөртә башлыйлар. Дөнья­лар үзгәреп, совхоз таркалган чор аларның тормышында кис­кен үзгәреш ясый. 2000 елда туган яклары – Балык Бистәсе районы Ямаш авылына кайтып төплә­нә­ләр. Миләүшә фер­мада сыер сава. Фирдүснең дә кулыннан килмәгән эше юк, йортлар сала, каралты-куралар төзи. Ландыш бик тырыш, акыллы булып үсә, мәктәптә укый баш­лый. Кыз гел яхшы бил­ге­лә­ренә генә укый. Мәктәпне тә­мам­лаганнан соң техникумга укырга керә.
 
“Бик сагынабыз, ялларда кө­теп алабыз. Бергәләшеп мич ризыклары, бәлеш, өчпочмак пе­шерергә яратабыз. Ничек сагы­насың, үз балаң түгел бит, дию­челәргә шаккатам. Йөрәгемне ачып булса, ана мәхәббәтен күрерләр иде”, – ди Миләүшә апа.
 
Ландыш Казанда көл­лият тәмамлап, университетка укырга керә, шул ук вакытта эшкә дә урнаша. Машина йөртү курсларында укырга да өлгерә. “Ул минем кызым гына түгел, улым да әле. Түбә япканда калган такталарны “Дружба” пычкысы белән кисеп, утынлыкка урнаштырды. Үзем дә аның осталыгына шаккаттым. Әле мотоблок алган идем. Шуның белән печәнне үзем чабам дип хыяллана”, – ди Фирдүс абый, кызы белән горурланып.
 
– Егерме яшькә җиткәч, балага дөресен әйтергә кирәк дип сүз башладык. “Беләм мин, әнием, миңа бер хатын унөч яшемдә үк әйтте инде. Аңа карап минем сезгә карата булган мөнәсәбәтем бер дә үзгәрмәде. Мин ул хатынга, әти-әниемнән яхшырак башка беркем дә юк, алардан башка кеше кирәк түгел, дидем”, – ди. Чыннан да, Ландыш нык характерлы, авыр хәлдән тиз чыга, төшенкелеккә бирелми. Төпле, акыллы фикерен вакытында әйтә белә. Фир­дүснең туган көнендә йөрәккә үтәрлек матур сүзләр әйтте, теләкләрен җиткерде. Әтисе шатлыгыннан түзә алмады, елап җибәрде”, – ди Миләүшә ханым.
 
Кеше баласын дигән сүзне онытсаң гына...
 
Бервакыт Фирдус абый танышларыннан күңеле күтәрелеп кайтып керә. “Әнисе, Исмә­гыйль­ләр­дә шулкадәр күңелле. Әллә без дә бала алып кайтабызмы?” – дигән сүзенә Миләүшә аптыраб­рак кала. Илле яшькә җиткәч, куркытып та куя, уйламыйча булмый. Шулай да кызлары белән киңәшкәннән соң балалар йортыннан тагын бер бала алырга булалар.
 
– Бала булгач, үзебез хәбәр итәрбез, – дип калалар районда. Озак хәбәр булмый торса да, өметләрен өзмиләр. Ниһаять, телефон шалтырый. Бу юлы берне генә түгел, язмышлары коточкыч булган бертуган ике баланы ышанып тапшыралар аларга.
 
Кызларны әле генә әни­лә­реннән алганнар. Сәриягә – өч, Сәлимәгә (исемнәр үзгәртелде) – яшь ярым.
 
– Ашый белмиләр, судан куркалар. Көн саен мунча ягып юындырам. Бераздан мунчаның рәхәтлеген тойдылар. Как хорошо, ди олысы. Бүген юынырга барабызмы, дип сорый башлады, – ди Миләүшә апа. – Ашау режимнары булмаган, яшелчә, җиләк-җимешләрнең нәрсә икәнен дә белмиләр. Әкренләп кенә иртән сөт эчәргә, ботка ашарга, ит ризыкларына ияләштерергә туры килде.
 
Бер-ике ай бик авыр була аларга, төн йокылары күрмиләр. Шундый авыр вакытларда ярый әле олы кызлары Ландыш янә­шәдә була, әнисенә гел ярдәм итеп тора. “Мама, не бей меня”, – дип елап уянган Сәриясен еш юатырга туры килгән. Балаларга бернинди прививка ясамаганнар. Кечкенә Сәлимәгә матур карават алганнар. Сәрия аерым йок­ларга курка икән. Шу­ңа күрә балаларны ялгызларын өйдә калдырмыйлар да. Хәтта малларны карарга чиратлашып чыгалар икән. Гаиләнең тырыш, хезмәт сөючәнлеге бусагадан күренә: йорт-җирләре нык, заманча җи­һазландырылган, яшәү өчен бө­тен мөмкинлекләр тудырылган.
 
“Баланы беренче көннән үк үзеңнеке итеп кабул итеп, кеше баласы дигән сүзне онытып үс­терсәң генә, яхшы тәрбия биреп була. Алты ай эчендә ике сабыйны бөтенләй үз иттем. Мин аларны беркемгә дә бирмим”, – ди изге күңелле ана. Олы йөрәкле бу кешеләргә Ходай исәнлек, сабырлык бирсен, дип телисе генә кала.

Гөлназ ЗАРИПОВА
Ватаным Татарстан
№ 27 | 27.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»