поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.02.2015 Икътисад

Ә сез хезмәт хакыннан канәгатьме? (Сораштыру)

Россиялеләрнең 44 проценты хезмәт хакы бер урында торса торсын, әмма булганын гына киметмәсәләр ярар иде дип борчыла. Икенче яктан, халыкның 65 проценты хезмәтеңә, тырышлыгыңа карап акча түләмиләр дигән фикердә. Хезмәт хакы артасына да артык өметләнмиләр. Сүз уңаеннан, икътисадый кризиска сылтап, РФ Дәүләт Думасында да айлык керемнәрен киметергә җыеналар икән. Алар хезмәт хакларын 10 процентка киметеп, дәүләтнең чыгымнарын азайтып, файда эшләмәкче.

Күпчелек депутатлар моны хуплый. Дөрес, “Бердәм Россия” депутаты Франц Клинцевич моңа борчылып: “Депутат та кеше, аның да ашыйсы килә!” – дип белдерде. Шунысын әйтергә кирәк:  Россия Президенты фәрманы нигезендә депутатлар ай саен 420 мең сум акча ала, әле моңа өстәп квартал саен аларга 81,5 мең сум күләмендә премия дә бирелә. Ә сез үзегезнең хезмәт хакыннан канәгатьме?

 Фатих СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
 
– Мин 45 ел дәвамында көне-төне эшләдем, әмма бу кадәр хезмәт хакын алганым булмады. Шуңа күрә тырышып эшлим, барлык утырышларда катнашам, берсен дә калдырмыйм. Ә акчаны кисү ул депутатларга гына кагылмый. Барлык җитәкчеләр дә каешларын кысарга тиеш. Ни өчен нефть предприятиесе җи­тәк­чесе 12 млн сум акча алырга тиеш, ә гади эшчегә 40 мең сум гына түләнә? Җи­тәкченең хез­мәт хакы мең тапкыр күб­рәк була алмый, 6-7 тапкырга артык булса да җит­кән. “Роснефть” җи­тәк­­чесе Сечин мил­лиард­лар ала, имеш. Көнбатышта да шулай, лә­кин андагы гади эшче дә акчаны “көрәп“ ала.
 
Фирая ҖИҺАНШИНА, мәдәният клубы мөдире, Балтач районы:
 
– Акчадан канәгать кеше юктыр ул! Без зур булмаган хезмәт хакы алып эшлибез, төрле чаралар уздырабыз, кешеләрне кат­­­наштырабыз. Аларны ризалатыр өчен дә күп очракта үз кесәбездән чыгарып түләргә туры килә. Ярый әле эш бар дип сөенәбез, бөтен­ләй эшсез калсаң, ниш­ләмәк кирәк? Газы, уты, суы өчен түләп торырга кирәк. Яшьләргә тагын да авыргарак туры килә.
 
Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы, Түбән Кама шәһәре:
 
– Әгәр атнасына 32 сәгать эшләсәң, моңа өстәп әле сыйныф җитәкчесе эшен дә алып барсаң, кимендә 10 ел дәвамында югары категорияле мөгал­лим булсаң, ярыйсы гына хезмәт хакы килеп чыга. Авылда яки кечкенә шә­һәрдә яшәп була, ә зур шә­һәр өчен аз ул. Җитәме? Менә тапкан акчама фатир ала алмыйм, шифаханәгә бара алмыйм, димәк, бик җитәрлек түгел. Көн­батыш белән чагыштырганда, без очны очка ялгап яшибез. Кайчак тикшер­мисең икән, хезмәт хакы­ның бер өле­шен тотып калырга да мөмкиннәр. Әле менә үзем шуны тикшертеп йөрим, тик очына гына чыгып булмый.
 
Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы:
 
– Күп тә бетә, аз да җитә, дип әйтәләр. Аллага шөкер, “бисмилла”ңны әй­теп тотсаң,  тапкан мал җитә. Ач утырган юк, тамак тук, өс бөтен. Тагын ни ки­рәк?! Сәламәтлектән аермасын, менә анысы какшаса, инде миллионнар да ярдәм итмәскә мөмкин. Акчаның артыгы булмый, әмма ул җитми дип, елап  та утырып булмый. Psichologas Vilniuje dr. Marius Daugelavičius
 
Айдар ХАЕВ, табиб, Актаныш районы:
 
– Медицина хезмәт­кәрләренең хезмәт хакы икътисадтагы уртача күр­сәткечтән түбәнрәк, әмма табибларны гына алсак, ул югарырак. Тик монда шуны истә тотарга кирәк: табиб бер окладта гына утыра икән, аның хезмәт хакы аз була. Шуңа күрә алар йокыны, ялны белми эшли. Өенә якыннары янына кайтмыйча эшләгәнгә күрә генә ярыйсы акча туплый ала. Үзем канәгать, әмма сөенерлек түгел, чөнки сатып алу мөмкинлеге кими, бәяләр үскәне бик нык сизелә, акчаны чамалап тотарга туры килә.


Ватаным Татарстан
№ 27 | 28.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»