поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
19.04.2009 Җәмгыять

ЖУРНАЛИСТ ШИГЫРЬ ЯЗАМЫ?

Журналист кеше шагыйрь булырга тиеш түгел, диләр. Яисә әдәбиятчы белән журналистны бергә куеп карау мөмкин хәл түгел, дип тәкърарлый күпләр. Ни өчен? Әгәр мин журналист икән, шигъри хисләрем булмаска, әдәби сюжетларым йоклап ятарга тиешме? Яки поэма-нәсерләр язучы кешенең шәп мәкаләләргә көче җитә алмыймы? Алай дип уйламыйм.

Тарихка күз салыйк. Әйтик, Гаяз Исхакый. “Таң йолдызы” газетасын оштыручы, “Сүз”, “Безнең ил”, “Милли юл”, “Яңа милли юл”, “Милли байрак” басмаларын чыгаручының “Ике йөз елдан соң иңкыйраз”, Зөләйха”, “Сөннәтче бабай”, “Олуг Мөхәммәд”, “Көз” әсәрләрен халык бүген дә яратып укый.

 

Фатих Әмирхан исә журналисикага шәкертлек елларыннан ук мөрәҗәгать итә. “Әл-ислах”ның мөхәррире, “Тәрбиятел-әтфаль” журналының сәркатибе – талантлы язучы була. Ф.Әмирханның “Авырулар галәмендә”(1908) исемле очеркында язылганнары Тукайның “Сайфия” шигырендә дә ярылып ята:

 

“Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!

Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе”.

 

Очеркта да, шигырьдә дә иҗтимагый капма-каршылыклар мәсьәләсе күтәрелә. Бер якта – җимерек өй һәм крестьяннарның ачлы-туклы тормышы; икенче якта – дача һәм байларның типтереп яшәве. Ике әсәрдә дә халыкның газаплы тормышын күреп ачыну һәм нәфрәт чагыла. Журналистча күрә белү сәләте булмаса, Тукай бу шигырьне яза алыр идеме икән? Аның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы”, “Хиссияте миллия” мәкаләләре сай йөзәме, әллә шигърияте мескенме? “Әл-ислах”, “Яшен”, “Ялт-йолт” басмаларында да Г.Тукай шагыйрь булып кына эшләми.

 

Шулай ук Г.Камал да 1905нче елдан ныклап торып журналистлык эшенә бирелә. “Казан мөхбире”, “Азат”, “Йолдыз” газетларында эшли, “Азат халык” газетын, Тукай белән бергәләп “Яшен” журналын чыгара. Шул ук журналист танылган драматург булып та китә.

 

Язучы Галимҗан Ибраһимовның “Аң” журналында эшләве, Уфада “Ирек” газетасы чыгаруы мәгълүм. Һади Такташ Оренбургта “Юксыллар сүзе” газетында, Ташкентта – “Белем йорты”, Казанда “Азат хатын”, “Чаян”, “Авыл яшьләре”, “Яңалиф” журналларында эшли. Ә аның, мисал өчен, “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын бүген дә күпләр яттан сөйли ала.

 

Сугыш чорын гына карыйк. Фронтка киткән һәр шагыйрь, һәр язучы журналистик хезмәт белән дә дошманга каршы көрәшә. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким,Ибраһим Гази – әдәбиятның якты йолдызлары гына түгел, хәрби журналистлар да әле.

 

Бүгенге көннәргә кайтыйк. Шагыйрь Равил Фәйзуллин – “Казан утлары”, Нәбирә Гыйматдинова – “Идел” журналының баш мөхәррире, шагыйрәләр Йолдыз – “Сабантуй”, Фәйрүзә Мөслимова – “Ялкын” хезмәткәрләре, Шәүкәт Галиев белән Роберт Миңнуллин да “Сабантуй”ныкылар. Туфан Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла, Роза Мулланурова, Радик Фәизов – язучы һәм публицист кешеләр. Бу – әдәбиятта да, журналистикада да үз юлларын ярып, эз калдырып баручы шәхесләрнең бөтен исемлеге түгел әле.

 

Инде яшь язучы-шагыйрьләргә килик. Бер очрашуда күп газета-журналларда басылып чыккан илкүләм вакыйгага мөнәсәбәтләрен сорадым. Тынып калдылар да башка темага сөйләшеп киттеләр. Белмиләр булып чыкты. Аларга мәхәббәт, татар һәм рус теле, катнаш никах, наркомания кебек типик проблемалардан башка сөйләшер сүз юк та иде шикелле. Әдәбиятчыларда журналистикага, журналистларда әдәбиятка нәфрәт уяталар бүген. Имеш, икесе бергә булу мөмкин түгел. Ә нигездә, киресе булып чыга.

 

Дөрес, танышларым арасында шигырь язучы журналистлар, мәкалә язучы шагыйрьләр дә аз түгел. Күңелдә гармония тудыра алганда бу ике төшенчә бер-берсенә ярдәм итеп кенә тора бит.

 

Сабый бала иң беренче эш итеп укырга, аннары гына язарга өйрәнә. Безнең буын исә башта яза, ә уку турында соңыннан уйлый: теләгенә карап. Һәркем үз язганын гына укыгач, башка язучы-журналистларның хезмәте нигә кирәк булып чыга соң? Бәлки һәрберебез газета, китап чыгарырбыз да үзебезнекен генә укып ятарбыз? Шуңа таба барабыз түгелме соң? Бәлки үзең язганчы башкаларны укырга, олпат шагыйрьләрдән, тәҗрибәле журналистлардан үрнәк алырга кирәктер? Күчерергә, аналоглар тудырырга түгел, ә өйрәнергә. Ни өчен әйтәм, чөнки шигырь язучылар арасында үз әдәбиятыбыз белән таныш түгелләр, яшь журналистлар арасында яңалыкларга әллә-нигә бер генә күз төшерүчеләр буа буарлык. Мин моны үземнең әйләнә-тирәмне күзәтеп, аралашкан яшьтәшләремнән чыгып әйтә алам.

 

Билгеле, һәркем даһилыкка үз юллары белән килә. Менә дигән укытучы шәп журналист булып китәргә, икътисадчы шигырьләр язып танылырга мөмкин. Журналистика белән таныш булмаган кеше дә әдип, язучы, шагыйрь булып китә аладыр. Әмма бүгенге көн генә түгел, узган ай яңалыклары белән дә таныш түгел,  газета-журналларны кулына да тотып карамаган кешенең әсәрләре, ай-һай, башкалар өчен кызыклы һәм кирәкле булыр идеме икән? Бүгенге көн белән атлаган әдәбиятчы гына бүгенге көн кешеләре укырлык әйберләр иҗат итә ала. Журналистика белән тел-әдәбиятны антоним итеп карауга мин каршы, синоним итеп карау дөресрәктер.

 

Районыбызда чыгып килүче (Балык Бистәсе) “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире шагыйрь Вазыйх Фатыхов берьюлы болай дигән иде:

 

- Шигърият тә, журналистика да миңа бик кадерле. Алар икесе дә күңелдән туа, каләмнән тама торган иҗат. Аермалары булса да, икесен бергә параллель алып бара алуыма сөенеп, горурланып яшим.

 

Әйе, алар икесе дә җан баласы, күңел тамчылары бит. Күңел күзе күргән, хисләр кылының һәр тибрәнешен тойган журналистның публицистикасы, кызыксынучан, күзәтүчән язучының әсәрләре дә сыйфатлы була торгандыр. Билгеле, бөтен язучылар да журналист, бөтен журналистлар да язучы булып бетә алмас. Тик ике канатның икесендә дә очып карау беркемгә дә зыян китерми, киресенчә дә, файда гына. Шуңа күрә, “Журналист шигырь язарга тиеш түгел” димәгез.

 


Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Безнең гәҗит
№ --- |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»