|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2015 Тарих
Искәндәр Гыйләҗевнең яңа вазифада беренче ИНТЕРВЬЮсыКүренекле галимебез Искәндәр Гыйләҗев Татар энциклопедиясе институты директоры итеп билгеләнде. Яңа вазифасы белән котлаганнан соң, сезнең учреждение хәзер яңача, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты дип атала башлаган икән, эшчәнлегегезнең куәте тагын да артачак дип аңларгамы моны, дип сорадык аңардан. – Фәнни, оештыру эшчәнлегендә минем өчен яңа юнәлеш бу. Чынлап та, Татарстан Фәннәр академиясе карары нигезендә февраль аеннан безнең атама үзгәрде, эш колачы киңәйде. Билгеле, эш өстәлә, юнәлешләребез үзгәрә, яңа офыклар ачыла дигән сүз бу. Хәзерге көндә бездә 72 кеше эшли. Кыскартуларга хәтле йөздән артык кеше эшләгән булган. Барыбер куәтле, көчле, фәнни яктан әзерлекле коллектив бу. Аның үз традицияләре бар. Ләкин моңа кадәр ул Татар энциклопедиясен чыгару белән генә шөгыльләнде. – Белүемчә, Татар энциклопедиясенең урысча варианты чыгып бетте, татарчасының да берничә томын гына әзерлисе калды бугай?
– Мәсьәлә алай ук гади түгел. Аны төрле юнәлешләр буенча киңәйтеп, камилләштереп була. Төрле энциклопедияләр бар. Әмма барыбер эшне үзгәртеп корырга туры киләчәк. Заман, хөкүмәт таләбе бу. Һичшиксез, энциклопедия төзү иң әһәмиятле юнәлеш булып калачак. Хәзер төп максатыбыз – татарча варианттагы энциклопедиянең бишенче, алтынчы томнарын чыгару. Урысча алты томы чыкты, әлегә эше бетте. Хәзер кайбер юнәлешләр буенча энциклопедик сүзлекләр чыгарырга мөмкин. Әйтик, Казан шәһәре энциклопедиясе чыгарырга була. Шул ук вакытта аерым бер темага, мәсәлән, Казакъстан татарларына багышланган мәгълүмати бер басма булдыру нияте дә бар. Гомумән, татар туплылыклары, ягъни диаспоралары турында, Татарстан картасыннан югалган, әйтик, Кама суы күтәрелгәндә елга төбендә калырга мәҗбүр булган авыллар (Рәсәй күләмендә дә җуелганнары шактый күп) хакында мәгълүмат җыеп басмалар әзерләргә кирәк дигән фикер дә бик урынлы, бик вакытлы. Төбәкне өйрәнү дигән юнәлешне кабул итү шушы үзгәрешләрне чагылдыра.
– Төбәкләрне өйрәнү дигәч, моңа, әйтик, Румыниядәге Добружа татарлары кебек кечкенә төркемнәр дә керәме?
– Добружага хәтле әле Рәсәйдәге, күршедәге зур-зур төркемнәр бар. Безнең составка хәзер Гаилә һәм демография үзәге керде. Элек ул мөстәкыйль үзәк санала иде. Хәзер ул эшчәнлеген безнең институт кысаларында алып барачак. Алар – тугыз кеше, шушы 74 кеше исәбендә. Янә бездә Кама фәнни үзәге барлыкка киләчәк. Ул нигездә Чистай төбәген өйрәнү белән шөгыльләнәчәк. Академик Наил Вәлиев тырышлыгы белән Рәсәй Хөкүмәтеннән бу эшкә грант алынды.
Табигый, бу юнәлешнең җитәкчесе итеп Наил әфәнде үзе тәгаенләнде. ТФА җитәкчеләре, Хөкүмәт вәкилләре безгә, институт үзенә күрә бер мәгълүмати үзәккә дә әйләнсен иде, дигән теләген җиткерде. Татарстаныбызның икътисадый, мәдәни тормышы, башка өлкәләр, татар төбәкләре белән мөгамәләләре турында мәгълүмат туплау, мәгълүмати тәэмин итү юнәлешендә эшләргә кирәк булачак. Әлбәттә, моңа бер-ике елда гына ирешеп булмый. Белгечләр кирәк, оештыру мәсьәләләре бар. Минемчә, институтның киләчәге кызыклы, шактый үзенчәлекле. Табигый, структура, кадрлар җәһәтендә дә үзгәрешләр булачак.
Татар мөһаҗирләре һәм диаспорасын өйрәнү үзәге оештыру нияте дә бар. Бу мәсьәләнең эшчәнлегебездәге әһәмиятле юнәлешкә әверелүен теләр идем. Шәхсән минем күптәнге фәнни хыялым бу. Чөнки сибелгән, чәчелгән татар халкы тарихы әлегә кадәр, үзәкләштерелгән рәвештә һәм заман таләпләреннән чыгып, өйрәнелми. Аерым-аерым казанышлар турында гына әйтеп була...
Аңлашыладыр: үзгәреш күңелле нәрсә түгел. Кешенең табигате үзгәрешләрне авыр кабул итә. Үзгәреш – тынычсызлык дигән сүз. Әмма үзгәрмичә алга барып булмый. Билгеле, зур абруйлы галим, оештыручы Мансур Хәсәнов башлап җибәргән эш, матур традицияләр дәвам итәчәк, яңа төсмерләр алачак. Тематик, шәхесләргә багышланган энциклопедияләр әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып кала.
– Сез хәзер КФУдан китәсезме инде?
– Юк, китәргә җыенмыйм. Университеттагы халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы мөдире вазифасын башкарам. Бик җаваплы эш. Киләчәктә кафедра мөдире булып калырмынмы – белмим, әмма башлаган эшемне дәвам итәрмен дип торам.
Инде менә февраль башыннан яңа эшкә дә алындым. Хәзер эшләрнең торышы белән танышам. Монда да күчеш-үзгәрешләр вакыты. Гыйльми юнәлешләр билгеләү, хезмәткәрләр алу кебек оештыру мәсьәләләре безнең карамакта калса да, хәзер финанс мәсьәләсе, матди якны кайгырту ТФАдә хәл ителә. Заманында, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты җитәкчесе булган вакытта без барча нәрсәне төп бинадан сорый идек. Таныш вазгыять. Нәкъ шушындый вакытта яңа кәнәфигә килеп утырдым, –дип сөйләде ул безгә.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|