поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.02.2015 Мәгариф

Конгресс укытучыларны бүләкләде

Нижгар татарлары конгрессы советы Уразавылда узган киңәйтелгән утырышында халкыбызның бөек җырчылары, күренекле якташларыбыз Рәшит Ваһапов (Актук) белән Хайдәр Бигичевка (Чүмбәли) мил¬ли район үзәгендә һәйкәл куюдан тыш, мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә дә кагылып үтте.

Бу тема буенча төп докладны Уразавыл балалар иҗаты йорты директоры Рушания Алеева ясады. Әлбәттә, ул К.Октябрь районы мәктәпләрендә ана телебезнең бүгенге торышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, районда 908 мәктәп укучысының 530ы татар телен өйрәнә.

- Безнең районда 12 гомум белем бирү учреждениесе эшләп килә һәм шуның унысында татар теле һәм әдәбияты укытыла. Бу фәннәрне тәҗрибәле һәм югары белемле укытучылар алып бара. Шуларның өчесе югары категорияле педагоглар, ә икесе – Президент грантын отучы мөгаллимнәр: Семочки мәктәбеннән Дина Мостафина һәм Кече Рбишчадан Хамисә Шәрәфетдинова. Әле узган елда гына Дина Үмәровна Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән “Мәгърифәттә тәкъдир ителерлек хезмәте өчен” дигән күкрәк билгесенә лаек булды, ә Хамисә Мәсүмовна татар теле укытучыларының район метод- берләшмәсен җитәкли. 
 
Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп, район һәм региональ олимпиадаларда уңышлы катнашалар, бүләкле урын алучылар да бар. Билгеле, бу барысы да татар теле укытучыларының казанышы. Әйтергә кирәк, аларның һәрбересе һөнәри тәҗрибәләрен һәм белемнәрен үстерү буенча үз алларына нык шөгыльләнәләр, квалификацияләрен үстерү буенча даими рәвештә Татарстанда курсалар узалар. 
 
Мәктәпләребез яңа стандартларга туры килгән һәм җавап биргән уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча ярдәмне Казан китап нәшриятыннан күрәбез, алар белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган. Ел да китаплар фонды матур әдәбият белән тулыландырыла, шул исәптә татар телендә дә. 
 
Уразавыл урта мәктәбендә татар телен фән буларак өйрәнергә теләүчеләр өчен 5-9 класс укучыларына еллык план төзелгән. Аның нигезендә татар теленә атнага ике сәгать бирелә. Биредә татар телендә драмтүгәрәк эшли. Ә районның башка татар авылы мәктәпләрендә татар теленә атнага 3-5 сәгать бирелә. Укучылар һәм укытучылар татар телендә чыгып килгән район һәм өлкә газеталары белән хезмәттәшлек итәләр, - дип сөйләде Рушания Әхмәтовна һәм чыгышын йомгаклап, татар телен өйрәнүдә проблемалар юк дигән нәтиҗә ясады. Әмма ләкин моның белән, беренче чиратта, Казаннан килгән күренекле якташыбыз Рифат Фаттахов килешмәде. “Искитәрлек хәл: татар телен саклау буенча Татарстан президенты үзе чаң сукканда, безнең районда бу мәсьәләнең урынсыз булуы мөмкин түгел”, - диде Рифат Әхмәтович. 
 
Аннары бу докладка өстәмә аңлатмалар белән районның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Равил Арибҗанов, район башлыгы Халит Сөләйманов һәм Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хәйруллин чыктылар. Аларның фикеренчә һәм раславынча, районда татар телен өйрәнүдә бернинди каршылыклар даюк, барысы да әти- әниләр ихтыярында, диделәр алар. Ә конгресс рәисе Гаяр Хәсәнов: “Татар телен өйрәнүдә, саклауда һәм үстерүдә булган проблемалар шул мизгелдә хәл ителә торганнардан түгел”, - диде һәм нибарына шөкерана итеп булса кирәк, татар теле укытучыларының хезмәтенә югары бәя бирде һәм үзе җитәкләгән милли оешма исеменнән аларга рәхмәт хатлары белән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Әйтергә кирәк, Сергач, Спас, Пильна районнарының татар теле укытучылары да конгресс игътибарыннан төшеп калмаган иде. Барлыгы 18 укытучы бу көнне бүләкләнде. Әмма ләкин конгресс советы утырышы шушы күңелле котлау мизгелләре белән генә тәмамланмады. Татар телен саклау һәм үстерү өчен укытучылардан торган эш төркемен булдырдылар. Аның составына Хамисә Шәрәфетдинова (ул бу көнне Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде), Дина Мостафина, Фаилә Таҗетдинова (З.Рбишча), Мәрзия Харрәсова, Гүзәл Минаҗетдинова (Уразавыл), Рәшит Билялов (З.Рбишча), Зәкия Юнисова (Т.Моклокасы), Гөлнара Нәвретдинова (К.-Пожар), Рамил Мусин (Сафаҗай), Гөлнара Гимранова (Яңа Мочали) кертелде.
 
Гаяр Абдрахманович әйтүенчә, якын киләчәктә шушы составтагы эш төркемен конгресс К.Октябрь район мәгариф комитеты каршында җыяр һәм алар иң баштан үзләренә рәис сайларлар, аннары ана телебезне саклау һәм үстерү буенча максатларын билгеләрләр, эш планын төзерләр. 
 
Беренче карашка, ана телебезне саклау буенча ниндидер хәрәкәт башланды кебек. Күптән түгел Сергачта Сергач районы татарлары ана телебезне кайгыртып, Кочко-Пожар мәктәбен этно-мәдәни компонентлы итәргә кирәк дигән тәкъдим буенча фикер алышты. Монысын үз карамагына РНКАТНО алган булса, әле менә конгрессыбыз да ана телебезне саклау буенча конкрет чаралар күрәсен белдерде. Бу башлангычлар сүздә генә калмаса ярар иде. Чөнки татарча укый-яза белүчеләр бетсә, “Туган як”ның да татар телендә чыгуының кирәге калмаячак! 
 
Ә утырыш матур концерт программасы белән тәмамланды. Уразавыл мәдәният йорты сәхнәсенә бу көнне 30лап мәктәп укучысы чыкты. Пашат, Семочки, Уразавыл, Зур һәм Кече Рбишчаның яшь талантлары тамашачыларны татар җыр-биюләре белән сөендерделәр, ә конгресс рәисе, үз чиратында, сәләтле бер егет- кызны да бүләксез калдырмады. 
 
Фотода: Куйсуы Укытучылар йорты мөгаллимәсе Рамилә Хәсәнованы конгресс рәисе Гаяр Хәсәнов бүләкли. 
 

О.ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»