поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.02.2015 Җәмгыять

«ШК» журналисты Казанның уңайлы районнарыннан фатир эзләде

ңа ел алдыннан көндәлек кирәк-яракка булган ажиотаж турында күп яздык инде. Телевизорда әле һаман да алган икенче, өченче, дүртенче телевизорларын, холодильникларын һәм башка техникасын комиссион кибетләрдә өчләтә-дүртләтә арзанрак сатучылар турында сюжет күрсәтеп торалар. Көнкүреш техникасы алырга туры килмәсә дә, күчемсез милек өлкәсендә ниләр бар икән дигән уй белән, декабрь аенда махсус газеталардан һәм сайтлардан шәһәребезнең уңайлы районнарыннан бер бүлмәле фатир эзләдем.

Дөресен генә әйткәндә, бу өлкәдә дә шуның кадәр  зур ажиотаж  дип башыма да китермәгән идем. Берничә көн эчендә дистәләгән номерга шалтыратып теге яисә бу фатирны карарга килергә теләвемне белдердем. Әмма ни кызганыч, карарга чакыручы булмады. Кайсыбер риэлторлар трубкаларын алмады, кайсыберләре “инде сатылды”, “залог керттеләр” дип кырт кисте. Яңа газетада өр-яңа чыккан белдерүләр буенча шалтыратып карадым, күпчелеге саткан булып чыкты. Ниһаять, берничә көннән соң Чуйков урамында урнашкан фатирны карарга чакырдылар. Бәясе дә башкалары белән чагыштырганда бик үк кыйммәт түгел иде. “Ничек моны алмый калганнар” дип  уйлап та куйдым әле. Килдем, карадым, ә дөресендә сатып алучылары бар икән - нәкъ минем артымнан ук килеп җиттеләр. Хуҗа фатирны миңа сатырга да риза иде, акчаны кем тизрәк бирә, фатирны шул ала. Ә теге кешеләрнең районнан инде ничәнче тапкыр килүләре фатир сатучыны аз гына да борчымый. Сүзеңдә тору дигән нәрсә бар бит әле. Берсенә сатам дип ышандыр да, икенчесенә сат, имеш. Әлбәттә, мин баш тарттым.

Бер атна дәверендә  берничә фатир барып карадым.  Артык кыйммәтле, яхшы ремонт ясалган фатирлар түгел иде аларның берсе дә. Андыйларның бәясе дә берничә йөз меңгә артык. Мине шаккаттырган нәрсә - халыкның яшәү рәвеше иде. Кайсы гына фатирга кермә –  обойлары аерылып төшкән, 20 еллап ремонт күрмәгән... Әлбәттә, евроремонт ясатырга кирәк, дигән сүз түгел бит әле бу. Шул ук вакытта, диварыңнан салынып төшкән обойны ябыштырып була бит инде,  фатирны сатырга уйлагач булса да.  Берсенең фатирында бүлмәара ишекләрдә зур-зур тишекләр иде, күбесенең фатирлары исә караңгы һәм күңелсез тоелды. Кыскасы, күпме генә арзанрак саналган фатирларга барсам да, шул гел бер күренеш. Шуңа башкалардан арзанрак инде алар, диярсез. Шулаен шулайдыр, әмма кеше гаиләсе, балалары белән шундый караңгы, күңелсез, гади генә булса да ремонт ясалмаган җирдә ничек яшидер – шуны аңламыйм. Эштән кайтып кергәч тә, йорт-җирең күңелеңне күтәрергә, җаныңа рәхәтлек бирергә тиеш бит инде.
 
Күчемсез милек сатып алганда, икенче бер мәсьәлә – риэлторлар эше. Бүгенге көндә риэлтор булып теләгән бер кеше эшләп китә ала. Шулай эшлиләр дә. Ә чын юридик белемле, катлаулы чакта ярдәмгә килә белүчеләр, эш ваклыкларын аңлаучылар күп түгел. Миңа берничә тапкыр риэлторлар төзегән сатып-алу буенча килешү кәгазен күрергә туры килгәне бар. Андагы күзгә ташланган хаталарны күрсәгез! Юкса шул бер үрнәк буенча эшләнгән килешүне күпме кулланалар бит. Ике битлек язманы, берәрсеннән тикшертсеннәр иде, үзләреннән булмаса. Ә инде гади кеше белә торган кагыйдәне белмәү – риэлтор өчен гафу итмәслек хата. Күптән түгел бер гаилә фатир сатып алды. Алар менә нәкъ шундый белемсез риэлторга эләктеләр дә инде. Фатирны бер кешегә яздырганда, ире яисә хатыныннан нотариуста рәсмиләштерелгән ризалык кәгазе кирәк, диде ул. Әлеге гаилә вакытларын һәм акчаларын әрәм итеп, нотариуска бардылар, ризалыкны алдылар, ә дөресендә, аның кирәге дә булмады. Инде бер ел тирәсе теркәү палатасы андый кәгазь сорамый икән. Бу риэлтор ел бу ничек эшләде икән дигән сорау туа.
 
Дөресендә, фатир сату-алуда риэлторның бер кирәге юк. Әлбәттә, сатып алучыны үзең таба алган очракта. Милек теркәү процессы авыр түгел һәм үрнәк килешүне һәрбер уртача акыллы һәм укыган кеше үзе төзи ала. Иптәш кызым фатирын риэлторсыз гына сатты һәм риэлторга бирәсе 50 мең сум акчасы үз кесәсендә калды.

Эльмира КӘРИМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»