поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
19.02.2015 Җәмгыять

Китап укыйлар әле

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов Кабарда-Балкар Республикасына барган. Анда төрле халыклар вәкилләрен җыйганнар. Үзләренең халык шагыйрьләре Тәрзилә Җумагулова һәм Зубер Тхагазитовның 80 яшьлек юбилей тантаналарын бәйрәм иткәннәр.
Безнең халык: “6 яшьлек юлдан кайтса, 60 яшьлек хәл бе­лергә бара”, – ди. Күрәсең, журналист Ил­сөяр Хәйруллинаның да бу сәяхәт турында сөй­ләтәсе килгән­дер. Чыннан да, кызык бит бу.

Татарстан белән чагыштырганда бик ярлы булып тоелган республика шундый бәй­рәм ясап ятсын әле! 80 яшьлек ша­гыйрә­ләрен зурлыйлар, хөр­мәтлиләр. Ләкин Берлек рәисенең бу турыда сөйләшәсе килми. Кабинетына беренче мәр­тәбә килеп кергән журналистка күрмәгәнен күрсәтә. Үзе утырган бүлмәнең “сылап ясалган бизәк­ләр төше­релгән искиткеч гүзәл түшәм “келәм”ен күрсәтеп аһ итте­рә”. ”Штабы шундый урында урнашкан өчен генә дә карендәш берлекләр безгә көнләшеп карый”, – ди кабинет хуҗасы.

Уу, дустым, төрки халыклардан кемнәр килеп күрде икән сезнең кабинет түшә­мен. Дөрес, татар иҗтимагый үзәге оешкан елларда, беренче корылтайларга Нальчиктан язучылар килде. Араларында бездән бераз гына өлкән­рәк ша­гыйрә­лә­ре дә бар иде.  Тел­ләре дә охшаш, рухларында да ур­таклык сизелә. Чөнки, әйткә­немчә, Кав­казның күп кенә кеч­кенә милләт­ләрен гому­миләш­тереп кавказ татарлары дип йөртәләр.  Әйе, килешәм, чыннан да башка “татарлар” безне тү­шәмгә ябыштырылган гипс чәчәк дип түгел, күктәге йолдыз дип беләләр. Бүген Татарстан татарларына бирелгән мөм­кинлек башка бер җирдә дә юк. 

Бүген татарны, шул исәптән иҗат әһелләрен, бигрәк тә язучыларын тар күңеллелек, мин иң яхшысы дигән мактанчыклык, ялкаулык, көнләшү харап итә. Ә инде хатын-кыз язучыларга булган мөнәсәбәт башка бер милләттә дә юк. Бөтен милләттә дә хатын-кыз халык язучылары, шагыйрәләре бар, ә татарда юк. Чөнки ирләр көчле, хатын-кызга ирек бир­ми­ләр. Егерме тугыз халык язучысы һәм шагыйре бар. Барысы да – ирләр. Берәү әйткән ди бит: “Халык үзенең шундый язучысы барын беләме соң?” – дип. Мәдинә Маликова белән Нәбирә Гыйматдинова дигән язучыларын бик яхшы белә. Фәүзия Бәйрәмова да бик күптән халык язучысы. Яраткан язучысы.
 
Менә бу егерме тугыз халык язучысының егерме алтысының тулы җыентыклары – сайланма әсәрләре дөнья күрде. Ник хатын-кызларны шул ук язучы ирләр кешегә санамый? Хатын-кыз бит ул әниең, апаң, сеңлең, хатының һәм кызың. Шуларны яратмаган, шуларны зурламаган язучы әдип була димени? Әдип белән әдәп бер тамырдан. Әдәпсез әдипләр  янәшәдәге иҗат­ташла­рына көн дә күрсәт­миләр, чын, матур татар хатыны образларын да тудыра алмыйлар. Хәтта тарихка керсәләр дә, үз патша­би­кә­ләрен пычракта әвәлиләр. Аннары тоталар да халыкка яла ягалар. Янәсе, халык китап укымый. Укый, ничек кенә укый әле! Нәбирә Гыйматдинова ире Рифат Бикчуров белән 3 томлык сайланма әсәр­ләрен чыгарганнар иде, бездә санаулы гына китап калды. Мәдинә апа Маликова да елга бер роман яза, мең бәлаләр белән чыгара, үзе сата. “Мәдинә апа, китап бетте, 2-3 төргәк китер әле”, – дисәң, һич каршы сүз әйтмәс, китереп җитке­рер. Югыйсә ул үзе дә бер роман кебек шәхес.
 
Мондый уңган, зирәк, булдык­лы хатыннар, әлбәттә, татарда бер­ генә түгел. Ул бит иң-иңнәр арасында. Әле 78 яшендә “Башваткыч” тапшыруында катнашып, үзе­нең кемлеген  һич арттырусыз күр­сәтте. Шагыйрь Равил Фәй­зул­линның шәп йөзгәнен язганыбыз бар. Әгәр Мәдинә апа Маликова белән Иделдә йөзү ярышына чыксалар, Мәдинә апа һич тә калышмас кебек. Быел аңа да 80 яшь тула. Быел икеләнмичә әйтә алам, аның да күп томлыкларын (9-10 том бар да бар инде) чыгарырлар, халык язучысы исемен бирерләр, зурларлар, хөрмәт­ләр­ләр. Нальчикка барып, Рафис әфән­де ничек зурлаганнарын, хөрмәт­ләгән­нә­рен кү­реп кайткандыр. Ә инде Тукай премиясенә килгәндә, Язучылар берлеге рәи­се үзенә алыр.
 
Гамьле әңгәмәгә килгәндә, җавап бирүче сорау бирүчеләргә караганда азрак белә кебегрәк килеп чыккан. Шуңа күрә дә ул үзе күбрәк сөйли. “Рухият” фондын мактый. Ак кәгазьгә төшкәч, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте­нең иҗат әһелләренә карата башкарган эшләре дә бик “пыжык” булып кала. “Республиканың күре­некле әдипләре иҗатын укучыларга җиткерү буенча да мактаулы эш башкара”, – ди рәис. Ә китап­лары “Рухият”тә чыккан авторларга хезмәт хакы ничек тү­ләнде икән? Саҗидә Сөләйма­нова исемендәге утызар меңлек премиянең дә бәясен кү­тәр­гәннәр. Иллешәр мең булган. Аны бит язучы үз гомерендә бер ала. Әгәр премия алдым дип кунак чакырса, шунда кияргә бер күлмәк алмакчы булса...
 
Татарстан Язучылары берлеге рәисенең тагын бер зур сөенече бар икән. Бауман урамындагы “Матбугат йорты” тиздән кунак­лар, сәфәрчеләр кабул итәчәк икән дә кунакханәнең кон­фе­рен­цияләр залына татар язучы­ла­рының портретларын эләчәкләр икән. Шөкер, татар халкы сурәт­ләргә табынмый. “Тәкъдимнәр көтәбез”, – ди Рафис Корбанов. Тәкъдимне аны кулыннан эш кил­гәннәргә генә әйтеп була. “Мат­бугат йорты”на хуҗа булып алган егетләргә тәкъдимнәр бар,  әл­бәттә. “Матбугат йорты”ның беренче катын Китап музее ит­сеннәр иде алар. Татар халкы андый ук дәрә­җәдә лаек булмаса, һич югы татар китабын идән астыннан (подвал) чыгарып, китап кибете ясасыннар, менә булырлар иде данлы, дә­рәҗәле, затлы байлар. Безнең милләттә, шө­кер, байлар күп, юмартлар кирәк, юмартлар.

Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ 22 | 13.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»