|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2015 Язмыш
Апа, сезнең кызыгыз бар идеме? – 333 елдан соң әни белән кыз очрашты. Газетабызда Чаллыда яшәүче Людмиланың язмышы турында берничә язма чыккан иде. Ул үзен бала тудыру йортында калдырып чыккан әнисен эзләде. Аңа “Ватаным Татарстан” укучылары да ярдәм итәргә тырышты. Әнисе белән кызы ничек очрашкан, алга таба бу вакыйгалар аларның язмышында ничек чагылыр? Сүз белән генә сөйләп булмый
Людмила фоторәсемендәге кебек сөйкемле яшь ханым булып чыкты. Без аның белән вокзалда очраштык. Мәскәүдән – “Жди меня” тапшыруыннан кайтып килешләре. “Кичерешләремне сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Әни (тәрбияләп үстергән әнисе – Ред.) беренче тапкыр сөйләгәннән соң, аптырап калган идем. Аннан тудырган әнием турында беләсем килде, аны эзли башладым. Мине бала тудыру йортыннан алып чыкканда әни ялгыш кына “Ибәтуллинаны китерегез” дигәнне ишетеп кала. Мине тапкан әнинең фамилиясе булганмы ул, юкмы, билгесез иде”, – дип сөйли Людмила.
Шушы фамилия ахырда бу сер йомгагын сүтәргә булыша да инде. 1982 елда Казанның бер бала тудыру йортында Ибәтуллина фамилияле өч ханым бала таба. Икесе үз балаларын үстереп яши. Ә берсе калдырып чыга. Казанга килгәч тә, Людмила үзен калдырып чыккан роддом ишеген шакый. Тик анда, 25 ел вакыт үткән, бернинди мәгълүмат та юк, дип кире боралар. Җитмәсә, тәрбияләп үстергән әнисе дә тудырган әнисе турында мәгълүмат алудан баш тарткан була.
“Авырлы вакытта, малай туса – Наил кушармын дип уйлаган идем. Космоста берәр төрле бәйләнеш бардыр, мөгаен. Инде менә эзләп тапкан бер туганым Наил исемле булып чыкты. Хәзер аны да күрәсем килә. 10 мартта укуларым башлана, аңарчы түзмәм, кайтып килермен, ахры”, – дип сөйли Людмила.
Дөресен сөйләмичә кала алмадым
Людмиланы алып үстергән Алевтина Васильевнаны сабыр, киң күңелле ханым итеп күз алдына китергән идем, чынлыкта да ул шундый булып чыкты. Газиз баласының тормышы өчен борчылып яшәүче аналарның берсе ул. Бала алганнан башлап, аны тәрбияләүгә, тормышын бөтен итүгә вакытын кызганмый. “Баланы бик яратып үстердек. Кешедә булмаганда пианино алып бирдек, өйрәнде, музыка мәктәбенә йөрде. Институт бетерде. Машина йөртә. Менә хәзер оныклар үстерәбез. Алары балага караганда да татлы була икән”, – дип сөйли ул. Үзе һаман күзен Людадан, балалардан ала алмый. Инде хәзер кызын тудырган Фәйрүзә апа турында да борчыла.
– Студиядә әби кешене күреп шаккаттык. Төрлесен уйладык. Әмма бу кадәр үк булыр дип күз алдына да китермәгән идек. Баштарак берәр кыз бала яшьлек юләрлеге белән ялгыш адым ясагандыр дип уйладык. 41 яшьтә баланы роддомда калдырып чыгып китеп була микәнни ул?!
– Алевтина Васильевна, баланы алганда сезгә ничә яшь иде?
– Миңа ул чакта 31 яшь иде. Мин ялгыз ана булган килеш бала алдым. Юристларга зур рәхмәт, алар шулай итеп рәсмиләштереп бирделәр. Баланы Чаллыдан алырмын дигән идем. Аннан Казаннан шалтыраттылар. Шунда ук роддомга килдем. 8 июньдә алып чыгып та киттем. Чынлыкта Людмиланың туган көне 4 июнь булып чыкты.
– Бала алырга нәрсә сәбәп булды?
– Кияүгә чыктым, әмма балабыз булмады. Аерылып кайттым. Ялгыз гына булса да, бер бала алып үстерәсем килде. Ә Людмиланы алгач, кабат кияүгә чыктым. Бүген дә әтиебез исән-сау, бергәләп яшибез. Шулай итеп, балам да, ирем дә булды.
Тик булган вакыйгаларга бераз борчылып та тора ул. “Моңарчы ничектер яшереп килдек, хәзер кеше алдында бөтенесен селкеп саласы килми. Мәскәүгә дә бик авырлык белән генә бардым. Людмиладан да дөреслекне яшереп калып булмас иде, чөнки бөтен туганнар да белә бит. Мин бит бала алганымны яшереп йөрмәдем. Болай да 25 ел буе бер сүз ишеттермәделәр. Аннан Людмиланың үз балалары булгач, бу хәлләрне аңлап кабул итәр дип уйлап, дөресен сөйләргә булдым”.
Алевтина Васильевна бүген үк Фәйрүзә апага ярдәм кулы сузарга әзер. “Людмиланы тудырган Фәйрүзәләр ничек яшәп ята? Без бернәрсә дә сорашырга өлгермәдек. Аларга нинди ярдәм кирәк? Ашарларына бар микән, акча да биргән булыр идем”, – ди ул. Алевтина ханым Фәйрүзә апаны күрүгә бу безнең ниндидер туганга охшаган дип уйлый. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки каршында кызы Люда басып торгандай була. Шул ук борын, йөз-кыяфәт. Людмила мин әле тынычланмадым дисә дә, Алевтина ханым очрашкач-күргәч, тынычланып калганын әйтә.
“Әниеңә сәлам әйт”
Фәйрүзә апага кызы турында беренче тапкыр хәбәр иткәч, югалып калмавын күреп гаҗәпләнгән идек. Тормыш чыннан да Фәйрүзә апаны шактый сындырган булып чыкты. Пенсияне очын очка ялгап, утына-суына, газына түләп яшәүче авыл карчыгы ул. Улы тәрбиясендә яши дип тә әйтеп булмый, чөнки Наил кабат эшсез калган. Без килгәндә алар өйдә кәҗә бәтие белән мәш килеп йөриләр иде. Кечкенә генә авыл өен күргәч, башка шунда сәер уй килде: Людмила бу йортта ничек үскән булыр иде икән? “1979 елда әни үлеп китте. Ул булса, әлбәттә, баланы роддомда калдыртмый иде. Улым Наилне дә бик яратып үстереште ул. Бервакыт Наилне әтисе ягындагы әбисенә калдырып Казанга эшкә чыгып киткән идем. Аннан да кире кайтардылар“, – дип каршы алды Фәйрүзә апа.
Кызы белән очрашудан да, Мәскәүдән дә бик канәгать булып кайткан. “Арчаның теге ягын да күргән юк иде. Өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Илгизәр белән Фәридәнең (“Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкилләре – Ред.) яхшылыкларын оныта торган түгел. Фәридә чәчләремә кадәр тарап үрде, зур ванналарга кертеп юындырды, рәхмәт яусын үзләренә”, – дип сөйли Фәйрүзә апа башкаладан кайткан тәэсирләре белән уртаклашып.
Гаҗәп, әмма бу хәлләргә атна-ун көн кала “кызым кайларда икән, торырга җире бар микән, интекми микән” дигән уй килә ана башына. Ә бит аңа кадәр искә төшергәне дә булмый. Үлгәнче бер күрер идем дип уйлый Мәскәүгә барганчы. “Картайдык бит, 22 ел сыер саудым. Пенсиягә чыккач эшләп булмады. Ярый Наил бар, икәүләшеп утынын да кисәбез, башкасын да эшлибез. Сыерны әле яңарак кына бетердек, авылда хәзер көтү дә чыкмый бит”, – ди ул.
“Барганда да, кайтканда да, йоклый алмадым. Колагымда әле дә “әни, мин сине гафу иттем” дигән сүзләре яңгырап тора. Мин башта аларны читтән генә карап утырдым, соңрак кына очраштырдылар. Бик тә сорашасым килә, тел юк, русча бөтен уйлаганымны әйтеп бетереп тә булмый, – ди Фәйрүзә апа. – Беркем дә ташлап калдырма дип киңәш бирмәде шул. Туганнарыма да үпкәләмим. Бу юлы Мәскәүдән кайтуымны бик борчылып көттеләр. Язмыш шулай булгандыр. Кызымны Швейцариядә икән дип әйтүчеләр дә булды, шунда кадәр үк алып киттеләр микәнни, дип уйлый идем. Ә ул Чаллыда гына булган икән. Анда безнең туганнар да яши әле...”
Алга таба кызы Людмила белән аралашып яшәргә исәбе бар Фәйрүзә апаның. “Җәй көне монда күңелле була, кайтырлар. Без Казанга якын торабыз бит. Хәзер су гына юк, бөядә су бетә, – ди ул. – Наил белән Людмила бер-берсенә булышып яшәрләр, туганнар бит”.
Фәйрүзә апа белән Людмиланың мөнәсәбәтләре ничек булып бетәсен әйтүе кыен. Ике төрле язмыш, ике төрле тормышта яши анасы белән кызы. Ә Биектауның Татар Урматы авылыннан киткәндә Фәйрүзә апа Людмиланың телефон номерын алып, кызына шалтыратты: “Бу мин – әниең. Эштәме? Ярар. Әниеңә сәлам әйт...”
Язмышлары турында гыйбрәтле фильм төшерерлек кешеләр. Уңнан беренче – Людмиланы тәрбияләп үстергән Алевтина ханым, икенче – Людмиланы тудырган Фәйрүзә апа, дүртенче – Людмила үзе
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|