поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.04.2009 Җәмгыять

ИЗГЕ УРЫН БУШ ТОРМАС

Узган җомга көнне бер төркем Лениногорск районы имамнары язган шикаятьне тикшерү максатында сәфәр йөреп кайтырга туры килде. Шунда шактый гына нәрсәне үз күзем белән күрдем, үз колагым белән ишеттем, күп нәрсәне аңладым кебек. Шуңа күрә каршы тарафларның бер-берсен нәрсәдә гаепләүләрен, кемнең нәрсә әйткәнен тәгаенләп язып торуның хаҗәте юк дип уйлыйм.

Әлеге ыгы-зыгы килеп чыгуга Мәлик хәзрәт үзе сәбәп биргән, минемчә. Узган елның ноябрендә, хаҗга барыр алдыннан, мөхтәсиб вазыйфасын калдырып Чаллыга китәргә, үзе урынына "Ихлас" мәчетендә бергә эшләүче Исмәгыйль хәзрәтне калдырырга җыенуын ычкындырып ташлый ул. Менә шуннан соң, үзләрендә туып үскән кешене мөхтәсиб итеп калдыру өчен, бер төркем авыл имамнары арасында "каршылык" хәрәкәте башлана, әлеге шикаять языла. Тик шунысы бар: моннан дүрт ай элек язылган ул. Бу вакыт эчендә шактый үзгәреш булган: районда хакимият башлыгы алышынган һәм иң "кызыгы" – Мәлик хәзрәт китмәгән, үз урынында калган. Мөхтәсиб нинди вазыйфага китәргә җыенганын әйтмәде. Хәер, бу әллә ни мөһим дә түгел.

 

Хикмәт шунда: күңеле, җаны белән Лениногорскида түгел ул. Әгәр күңеле белән берегеп, тәмам төпләнеп эшләсә, "китәм" дигән сүзне авызыннан чыгармас иде. Мөхтәсиб вазыйфасына кызыгучылар, аны эшләп бетерми дип тәнкыйтьләүчеләр, табигый ки, җитәкченең мондый халәтен яхшы сизә. Шуңа күрә, изге урын буш тормас, дип төрле планнар кора. Юк, мин аларны һич тә дин дошманнары дип әйтергә җыенмыйм. Беренче чиратта, адәм баласына хас көндәшлек-конкуренция галәмәте бу.

 

Мәлик хәзрәт – район имам-мөхтәсибе булу өстенә Кама аръягындагы ун районны берләштерүче казыят башлыгы да әле. Шуңа күрә аңа күрше-тирә районнарга, казыят үзәге булган Чаллыга еш йөрергә туры килә. Бу хакта дәгъваларны ишеткәч, мөхтәсиб үзе: "Минем бит ял көнем дә бар. Ул көнне теләсәм – Мамадышка, те­ләсәм Парижга барам", – дип җавап бирде. Бу гына да түгел, өммәттәшләребез арасында М.Ибраһим дистәдән артык дини-популяр хезмәт чыгарган киң гыйлемле шәхес буларак та билгеле. Ул китапларны язу, тәрҗемә итү өчен дә шактый вакыт сорала лабаса. Шуңа күрә мөхтәсибтән гади имам кебек көн буе мәчеттә утыруны таләп итү урынлы түгел.

 

Янә шунысы да бар: мөхтәсиб әле ул чиновник та. Менә шул чиновниклык тәҗрибәсе җитеп бетми Мәлик хәзрәткә. Андый тәҗрибәсе булса, китәргә җыенуы турында сүз чыкмас иде. Болай да яхшы күренә: Лениногорск кысалары гына тар аңа. Әмма җитәкче урында эшләү психологиясенең җитди таләпләре бар. Аерым алганда, уйлап әйтелмәгән сүз коллективта коткы тарату, таркалу ихтималы тудырырга мөмкин.

 

Мәлик хәзрәт Ибраһимның биредә мөхтәсиб булып эшли башлавына озакламый өч ел тула. Беренче елны Чаллы белән Лениногорск арасын еш урарга туры килгән аңа. Ике ел элек гаиләсен алып кайткан. Шушы чорда шактый уңай үзгәрешләр булган калада. Беренчедән, өч еллык башлангыч мәдрәсә эшли башлаган. Анда хәзер 300 ләп кеше укый. Икенчедән, мәчеткә йөрүчеләр саны арткан, өлкәннәр дә, яшь­ләр дә күбрәк йөри башлаган. Өченчедән, Кол­шәриф мәчетендәге кебек биредә дә никах, исем кушу мәҗлесләре оештыруга алынганнар. Дүртенчедән, көзге, кышкы каникулларда, бигрәк тә җәен оештырган ислам лагерьларына балалар бик теләп йөри. Былтыр шундый ике атналык лагерьларны кызлар, малайлар өчен аерым оештырганнар. Шунда йөз бала ял иткән, сабак алган.

 

Район җитәкчеләре дә мәчет эшчәнлегеннән канәгать. Бигрәк тә район башкарма комитеты рәисе урынбасары Ильяс Галимов сүзләре гыйбрәтле: "Әгәр мәчеттә тәртип урнашса, намазга басар идем, дип үз-үземә сүз биргән идем, бастым", – ди ул. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов та уңай фикердә. "Моңарчы мәчеттә ямь юк иде. Хәзер дингә килүчеләр күбәйде. Гомере буе намаз укыган әнием белән апам да мәчеткә төшә башлады", – ди ул.

 

Бер үк вакытта район авылларында проблемалар булуын да танырга кирәк. "Бигрәк тә электр утына, газга түләү, мәчетне карап, төзекләндереп тору кыен", – дип зарланды авыл имамнары. Ә менә шәһәр мәчете мондый мәшәкатьләрдән азат. Чөнки биредә сәдака да күбрәк керә, Мәскәүдәге Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен хуплау фондыннан да, әллә ни күп булмаса да, акча килеп тора. Шунысы да бар: авыл имамнарының күпчелеге 70-80 яшьлек картлар. Аларга ярдәм сорап төрле бусагаларны таптау, акча юнәтү, билгеле, кыен эш. Шуңа күрә бу конфликт – өлкәннәр һәм яшьләр, шәһәр һәм авыл каршылыгы да булып тоелды миңа.

 

Һәрхәлдә, пыскып яткан фетнә кисәүләре ялкынланып, дөрләп китмәсен өчен, мөхтәсибәт җитәкчелегенә – Мәлик, Исмәгыйль, Абдурәззак хәзрәтләргә, Шамил хаҗига, эш җайга салынган инде, дип тынычланмаска, яңа эш алымнары кулланып, авылларга ешрак чыгарга, яңа чаралар уздырырга кирәк, минемчә. Халык бе­лән якынрак эшләгәндә, фетнәгә җирлек калмас, шәт.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»