поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.02.2015 Мәгариф

Укытучылар бәхәсләшә – укучылар ни әйтер?

Газетабызның 30 гыйнвар санында дөнья күргән “Укытучының яшен сорамыйлар” дигән язма зур бәхәс уятты. Биектау районындагы Мәмдәл мәктәбендәге хәлләр бәян ителгән мәкалә газета укучылар арасында да, “Матбугат.ру” сайтында да бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Әлеге язма чыккач, Мәмдәлнең мөхтәрәм пенсионер укытучыларыннан канәгатьсезлек белдергән тагын бер хат килде.

Алар язма авторы Сәрия Садрисламованы директор ягына авышуда гаеплиләр. Шунысын әйтергә кирәк: газета пычрак атышу яки кемнедер дуслаштыру, дош­манлаштыру урыны түгел ул. Без үз чиратыбызда ике як­ның да фикерен җиткердек. Нәтиҗәне укучы чыгара, ә дөрес карар кабул итү белән район мәгариф бүлек­ләре, ахыр чиктә, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы шө­гыль­­ләнә. Һәрхәл­дә шулай булырга тиеш. Моннан тыш, хезмәт инспекциясе, инде эшләр зурга китсә, суд бар. Ә журналистларның андый вазыйфасы юк.

 
Хәтерләсәгез, мөхтәрәм укы­тучы Зөмәрә Шәрәфетдинова аларны эштән җибәргәндә, директор хезмәт кенәгәләрен селкеде, дип язылган иде. Директордан сорагач, ул моны инкяр итә. Ә инде дирек­тор­ның, укытучыларга бүләк бирдек, очрашуларга чакырдык, диюен пен­сионер-укы­тучылар булмаган факт итеп кабул итә. Мәгълүмат техноло­гияләренә килгәндә дә, директор укытучыларның белеменә карата бер начар сүз дә әйтми, мәгълүмат технологияләрен бел­мәүдә гаеп­ләми. Бары лаборатор эшләрдә кул­лану җитми, ди. Укытучылар бу яктан проблема булмавын җиткерә. Ике якка да үз фи­керләрен җиткерергә мөмкин­лек бирелде кебек.
 
Без олы яшьтәге укытучы­ларның белем дәрәҗәсенә карата да шик белдерә алмыйбыз. Югыйсә газетабызда Рәис абый Саттаров­ның хезмәте, сәләтле укытучы булуы, районда бердән­бер экологик музей оештыруы турында язма бас­тырган булыр идекме? Бу укы­ту­чыларның берсе дә начар белем бирде дигән сүз юк. Кәүсәрия апа Саттарова “Иң яхшы укытучы” гран­тын откан, Нурания апа да – тәҗрибәле укытучы, аның укучылары да төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган икән. Лаеклы ял вакыты җитеп тә, һаман да эштән аерылырга теләмәү – бу үзе үк эшне ярату билгесе.
 
Хатта әйтелгәнчә, мәктәп директоры укытучыларны район башлыгы исеме белән куркытып гариза язарга мәҗбүр иткән икән. Зөмәрә апа әйтүенчә, ул рай­он башлыгына кергән, җи­тәкченең бу хакта эштән җибә­рергә дигән күрсәтмәсе булмаган. Игътибар итсәгез, язмада район мәгариф бүлеге башлы­гының да бу мәсьә­ләгә карата фикере бар. Белгәне­безчә, кыскарту эшләре директор­ларның үз белдекләре белән генә башкарыла торган эш түгел. Инде укытучыларны гариза яздыруга килгәндә, аларны беркем дә кулыннан тотып яздырмагандыр. Язган очракта да Хезмәт кодексында, ике атна дәвамында алар фикерләрен үзгәртергә хокуклы, дип язылган.
 
Мәкалә “Матбугат.ру” сайтына куелгач, Интернетта әлеге язма турында фикер алышулар башланды. “Сәрия, бәлкем, син алдыртырсың мәктәп директорын”, – дип яза берсе. Икенчесе: “А” дип әйткәнсең икән, давай “Б”сын да әйт! Туз­гыттың осиное гнездоны, давай дальше ачыкла, әль боишсә? Наверное!! Куркаклар күбәйде, прсидәтел дә катнашкан, куркырлык шул”, – дип куркаклыкта гаепли. Тик директорны эштән алдырту безнең вәкаләтләргә керми шул. Мәга­риф министры газетабызда басылган язмаларны укып бара дип беләбез, шуңа күрә ул хакта күптән хәбәрдардыр инде...
 
...Гадәттә, лаеклы ялга чыккач, мәктәп пенсионер укытучылар белән элемтәдә тора. Укучылар белән очрашулар оештырыла. Бу очракта хәлләр күңелле түгел. Үпкә саклаудан файда юк. Инде укытучылар эштән киткән. Бу очракта кемдер юл куярга, гаепсез булган очракта да эшне тыныч юл белән хәл итәргә тырышырга иде. Ярый, директор тарафыннан игътибар җитмәгән булсын, ди. Әмма өлкән укытучылар күпкә тәҗрибәлерәк бит. “Мин җиңдем” дигән түгел, “мин юл бирдем” диюе күпкә акыллырак гамәл түгелме? Бу сорауга җа­вапны һәркем үзе таба. Мәктәптә һаман да тикшерүләр дәвам итә. Монысы да укучылар файдасына түгел. Ә газетада чыккан язма ике якка уртак тел табарга ярдәм итмәсә дә, аның файдасы барыбер бар. Башка мәктәпләрдә мондый гауга чыкмасын иде. Ахыр чиктә, сезне укучыларыгыз күреп тора бит, хөрмәтле укытучылар! Сез аларга белем генә түгел, тәрбия бирү белән дә шөгыль­ләнәсез түгелме?


Ватаным Татарстан
№ 21 | 13.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»