поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
11.02.2015 Җәмгыять

“Әни мине нигә яратмаган?”

Тугыз ай буе карынында йөрткән сабыен тугач ташлап калдыручылар турында, кызганыч, еш ишетәбез. Казанда Наталья Манжоланың 3 яшьлек Данилны йорт подъездында үзен генә калдыруы, Чаллыда бер ханымның баласы үле тугач, аның мәетен чүплеккә ташлавы бөтен рес­публикада шау-шу китереп чыгарды. Замана хатын-кызлары нигә болай кылана? Әллә мондый куркыныч хәлләр элек тә булганмы?

Психолог Эльвира Сафина сүзләренә караганда, хатын-кыз мондый адымга үзендә ана инстинктының аз булуы яки бө­тенләй булмавы аркасында бара икән.

– Кайбер хатын-кызлар әни булырга әзер түгел. Шунлыктан бала елаган тавыш та аларның ачуын чыгарырга мөмкин. Хатын-кыздагы сыйфатлар матурлык һәм чибәрлек белән генә чик­ләнми бит. Андыйлар әле ки­бетләрдә йөреп туймаган, күңеле белән дискотекада утыручы кешеләр. Әмма ни генә булмасын, хатын-кыз авырга узу белән, йөклелек чорында ук анда ана булу инстинкты барлыкка килә башлый. Тагын шул ягы да бар – кайбер хатыннарда андый хисләр булмаска да мөмкин, – ди ул. – Гаиләдә ярату күрмәгән, әни­сеннән яклау тапмаган кешедә үзеннән-үзе нәкъ шундый ук хис барлыкка килә. Хатын-кыз үзе теләмичә авырга узса, анда бу балага карата ярату хисләре булмаячак. Күп очракта шулай. Хәзерге заман гүзәл затлары барысын да үзем булдырам дип уйлый. Бала табып, аны тәр­бияләп утыруны күз алдына да китерми. Ул аны карар өчен йә тәрбияче яллый, йә инде әнисенә тапшыра. Соңыннан нәкъ шушы балалар үсеп җиткәч, “күке әни”­ләр сафын арттырырга мөмкин.
 
Эльвира Сафина тагын бер бәхәсле фикер җиткерде. Бел­гечләр әйтүенчә, ярып алынган балаларга карата да ана инстинкты азрак булырга мөмкин. Тулгак ачыларын кичергән әниләр өчен бала тагын да кадерлерәк була, ди алар. “Тагын шул ягы да бар: әнисе тарафыннан ташлап калдырылган кыз бала үскәч үзе дә шул ук ялгышны кабатларга мөмкин, – ди психолог. – Бала өчен әнисез калудан да авыр хәл юк. Әнисе булмаган балаларның үз-үзенә бәясе түбән була. “Мине әни яратмый” , “Мин начар булганга ташлаган”,– дип фикер йөртә андыйлар. Әти-әнисез баланың тышкы кыяфәтендә үк ятимлек сизелә. Әниле сабыйларны күреп, ул үзен кимсетелгән итеп хис итә. Сабый өчен бу авырлыкны җиңеп чыгу бик авыр процесс. Шуңа күрә үсә төшкәч тә, бу сабыйларда нәф­рәт, тирә-якка үч сакланачак. Андыйлар башкаларга ачу белән үсә. Әмма арада бу тормыш авырлыгын җиңә белгән, үз га­иләсен булдырып, сабыйларын яратучы әни булып яшәгәннәре дә, өстәвенә канаты астына берничә ятимне сыендырганы да бар”.
 
Кайчандыр үз баласын ташлап калдыручыларның күбесе хәзер бу гамәле өчен үкенеп яши. Кайбер балалар исә, ки­ресенчә, тапкан әниләре ташлап калдырганга рәхмәт укый.
 
Гөлнәзирә (42 яшь):
 
– Яшьлек юләрлеге булгандыр инде. 18 яшем тулар-тулмас кияүгә чыктым. Тик ирем салырга ярата иде. Улыбыз тугач, тагын да катырак эчә башлады. Без аерылыштык. Ул вакытта мин икенчесен көтә идем. Улымны әнигә алып кайтып бирдем. Шул вакытта ул: “Икенчесен тудыр да калдырып чык”,– диде. Мин шулай эшләдем дә. Кыз бала иде. Хәзер гомерем буе шул баламны сагынып яшим. Кайда икәнлеген дә белмим.
 
Сиринә (46 яшь):
 
– Яшь чакта кыз бала таптым да аны хастаханәдә калдырдым. Аннан соң кияүгә чыктым. Иремә бу хакта әйтеп тормадым. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Шул сабыйларны киендергәндә дә, ашатканда да беренче сабыем күз алдына килеп баса иде. Үз хә­лемне үзем генә беләм. Күңелем белән кызымны көттем. Узган ел Яңа ел алдыннан телефоным шалтырады. “Апа, мин сезнең кызыгыз булам! Мине бала тудыру йортында калдыргансыз”, – ди бу. Күп тә үтмәде, кызым мине эзләп үзе дә килеп җитте. “Апа, мин сиңа әни дия алмам инде. Әмма мин сине озак эзләдем”, – диде. Шул көннән бирле гел аралашып яшибез.
 
Самат (19 яшь):
 
– Әни мине бала тудыру йортында ук ташлаган. Шуннан соң мине дүрт гаилә уллыкка алып, кире илтеп бирде. Моннан 8 ел элек бер гаилә үзләренә алды. Мин аларда яшәп калдым. Хәзер тормышны алардан башка күз алдына китерә алмыйм. Рәхмәт аларга! Ә тудырган әниемне эз­ләп табып, күрешеп кайттык. Әм­ма аны кабат күрәсем дә, беләсем дә килми.
 
Абау!
 
Кая бара бу замана?! Кайбер илләрдә махсус тартмалар урнаштыра башлаганнар. Ана булырга тиешле кешеләр сабыйларын әнә шунда калдырып китә ди. Ул тартма кеше күзенә чалынмаслык, видеокамералар сурәтенә эләкмәслек итеп аулак урынга көйләнә икән. Сабый бу тартмага эләккәч, 30 секунд эчендә табибларга хәбәр килеп ирешә. Беренче тартманы 1999 елда Германиядә урнаштырганнар. Беренче елны ук контейнерда 20 сабыйны калдырып ки­тә­ләр. Алманнар тәҗрибәсен бүтән илләр дә куллана икән. Хәзер “бәби” тартмалары Германиядән тыш, Италиядә, Чехиядә дә бар икән. Бездә мондый тәҗрибә, әлбәттә, бәхәс уятыр иде. Ә Көнбатыштагылар­ның үз акыллары, үз мантыйклары бар.


Ватаным Татарстан
№ 19 | 06.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»