поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
16.04.2009 Җәмгыять

МӘКРУҺЛАР. ТАТАР “ДЕКАБРИСТКАЛАРЫ”

1867 елның апрель аенда Казан губернасыннан берничә этап мәкруһлар Турухан краена озатыла. Аларның төп өлеше Зөя һәм Тәтеш өязеннән. Зөя төрмәсендә ябылып ятканнарның хатыннары күп мәртәбә төрмә капкасы янына килүнең файдасы була, алар бер-берсе белән танышалар. Шул капка янында алар ирләрен Себергә җибәргән очракта хәләл җефетләре артыннан китәргә сүз куешалар. Шундый теләктә торучы хатын-кызлар шактый була.

Татар “декабристкалары”на бернинди  дә  шартлар  тудырылмаган, әлбәттә. Баржаларга төялеп барган өчен түләргә берничә тиеннән башка акчалары да, кыйммәтле әйберләре дә булмый. Бөтен байлыклары таяк башына  эленгән төенчектән гыйбарәт.

 

Бурлаклар сөйрәгән баржа Пермь шәһәре янына килеп туктагач, татар хатыннары баржадан төшеп  бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җәяүләп Тобол шәһәренә таба атлыйлар. Үзләре белән алган киемнәре тузып, ертылып бетә.  Себер татарлары яшәгән берничә авыл аша узганда тегеләр, әлбәттә, ярдәм күрсәтәләр, кием-салым, ямаулыкка үзләре тукыган киндер кисәкләре, чабата бирәләр.

 

Татарстан Милли архивы документларын карап утырганда, гаризалар табылды. Берсе — берничә имзалы документ: “Прошение крестьянок о сопровождении арестованных мужей и на совместное поселение в Сибирь”.

 

Димәк, татар хатын-кызларын тиктомалдан гына чыгарып җибәрмәгәннәр, башта алардан гариза яздырганнар. Бу гаризалар декабристкаларныкыннан аерылып тора. Тегеләр дворянлык өстенлекләрен саклап калуны сораса, татар хатын-кызларыныкы юлда барганда Себер татарлары белән багланышка кермәскә, коткы-фәлән таратмаска дигән йөкләмәдән гыйбарәт.

 

Безнең әбиебез Миңлегөл ул вакытта 35 яшендә була.Дүрт балалы Мөхәммәтсабитның икенче хатыны, әти-әнисе  үгетләвенә,   абыйлары каршылыгына карамастан, авырлы килеш, ирләре Турухан краена озатылган хатыннарга кушылып, Себер тарафына кузгала. Башкалар белән арестантлар баржасында Пермьгә килеп җитә. Аннан — Тоболга. Тоболдан Көнчыгыш Себернең Турухан краенда урнашкан Енисей бистәсенә таба арып-талып атлый бирәләр. Алар арасында Мөхәммәтсабит бабамның фикердәшләре Әбраретдин, Габделхәбир, Хәкимуллаларның хәләлләре дә була (исемнәре миңа мәгълүм түгел). Алар өчесе булдыралган  кадәр  Мөхәммәтсабит бабабызның 6-7  айлык  авыры булган  яшь хәләл җефетенә булышлык күрсәтеп, аңа актык тәгамнәрен ашатып, юл буе үгет-нәсихәт, рухи көч биреп баралар. Ниһаять, зур газаплар кичеп, билгеләнгән урынга килеп җитәләр.

 

Сабит   бабалар   бишәүләп атна-ун көн   алдарак  килеп  җиткән була. Алар шунда ук эшкә керешәләр. Иң әүвәл бергәләшеп вакытлыча яшәп торыр өчен өй корыштыралар. Хатыннары килгәч, берничә бүлмәдә биш гаилә сыеша. Мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров кына берүзе яши (ул хатынына Салтыганнан чыгарга рөхсәт бирми). Бу хәл 1867 елның августында була.

 

Бәхетләренә каршы,  килеп урнашкан  Енисей бистәсендә алар элегрәк көн күрә  башлаган  милләттәшләрен  очраталар  һәм шуннан соң берникадәр тынычланалар. Асрауга сыерлар алып, печән әзерләп, сөтен савалар. Алдан килешү буенча, туган бозаулары да үзләренә була.

 

Енисей елгасында боз октябрь айларында ката. Енисей елгасының чишмәдәй саф та, салкын да суында мәрасин балыгы, чегә балыгы, омуль мыжлап тора. Кыш салкын булса да, елганың яр буйларында боз  калын булмый, чөнки көздән калын кар каплап китә. Сабит бабаларыбыз, җирле халыктан күреп, балык тоту эшен дә тиз генә үзләштерәләр.  

 

Шул 1867 ел октябренең бер төнендә Миңлегөлне тулгак тота башлый. Әнисе карынында меңләгән чакрым юл үткән бала, ниһаять, якты дөньяны күрә,  аваз сала.  Аңарга Хәкимулла дип исем бирәләр. Исем кушуны Таҗетдин мулла сөенеп башкара. Мөселманнар саны тагын бер кешегә артты дип бергәләп шатланышалар.

 

Ирләр урманда эшли. Агачларны бер урынга егып, урманда ук бура бурыйлар. Мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров андый эшкә катнашмый. Ул Себердә калуны күз алдына да китерә алмый. Күп вакытын язу өстендә утыра. Төрле түрәләргә, хәтта, император исеменә дә хат арты хат җибәрә. Ләкин җавап кына ала алмый.

 

Бер еллап вакыт эчендә, 1868 ел кышына кергәнче, нарат бүрәнәләрдән, авырлык белән булса да, тагын дүрт өйне яшәрлек итеп өлгертеп куялар. Кызыл балчыктан кирпеч сугып, мич тә чыгаралар.

 


Тәфкил ВАФИН
Казан утлары
№ 4 | апрель 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»