поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.04.2009 Шоу-бизнес

DJ КЫЗЛАР РАДИОДАН КИТКӘН

DJ Асыл һәм DJ Сылу “Курай” радиосыннан киткән. Серле псевдонимнар астында эшләгән кызлар чынбарлыкта кемнәр? DJ-лар “Курай”дан ник киткән? Кызыксындырган сорауларга җавапны кызларның үзләреннән алыйк.

Экс-ди-джей Асыл - Саба районы кызы Исламия Хаҗиева. Экс-ди-джей Сылу - Казаннан Эльмира Исхакова. Кызлар икесе дә КДУның журналистика һәм социология факультетының 4 курсында белем ала. 

 

Кызлар, “Курай”га ничек килдегез?

 

– “Курай”га практика үтү өчен генә килдек. Дөресен әйткәндә, радио, телевидениядә кешең булмаса, бик авырга туры килә дигән сүзләргә без дә ышана идек. Шулай да барып карарга булдык. Ул вакытта директор Радик Златов  безгә псевдонимнар уйларга, яңа бер тапшыру оештырырга тәкъдим итте. Ике атнадан безнең “Аулак” тапшыруы оешты.  

 

Псевдонимнар ничек табылды? Радиода эшчәнлек ничек дәвам итте?

 

– Псевдоним эзләү үзе бер әкәмәт булды. Ни генә уйлап бетермәдек. Башта Агалый белән Тагалый, Әйбәт-Хәйбәт, Әзер-Хәзер, хәтта Энергетик белән Позитивчик дип тә уйлап куйдык. Тик безнең шул ук вакытта миллилекне дә саклыйсыбыз килде. “Аулак” та халкыбызның борын-борыннан килгән аулак өй элементларын керетеп эшләнгән проект иде. Аннан соң “Иртәнге коктель” тапшыруы, ниһаять аерым гына да эфирга чыктык. “Чәк-чәк” дискотекасы алып бардык. Радиода чын мәгънәсендә эшли башладык. Шулай ике ел үтеп тә китте.

 

  Ә нигә киттегез радиодан?

 

– Китү уе директор Радик Златов киткән көннәрдә барлыкка килде... урынына Марат Туктамышев килгән көннәрдә үк туды...

 

Директор алышыну редакциядәге “һава торышын” үзгәрттеме әллә?

 

– Әйе, Марат килү белән коллектив үзгәрде. Дөресерәге, коллектив юкка чыкты. Бу инде ике ел элек Радик Златов җитәкчелегендәге “Курай” түгел иде. Алдан без бер-беребезгә ярдәм итеп, юл куеп эшли идек. Радик өчен без бөтенебез дә бер тигез идек.  Ул бик иҗади кеше. Шуңа ул җитәкләгән коллективта үзеннән-үзе эшлисе килеп тора иде. Радик “Курай”ны FM ешлыкта эшләтү хыялы белән янды. Ягъни, 73,97 дән югарырак ешлык. Бу “Татар”, “Яңа Гасыр” радиолары эшләүче ешлык. Узган елның май аенда без шул ешлыкта эшләүгә дә өметләнгән идек. Тик өметләр акланмады. Марат килгәч, уңай үзгәрешләр дә булгалады. Радионың “күлмәге” (эфирная рубашка) “джингллар”, “отбивкаклар”  үзгәрде. Төнге клуб белән берлектә дискотека оештырылды. Хәер, уртак эш идеясен клуб үзе тәкъдим итте. Берара Марат белән эшләп киттек кебек тә тоелды. Тик бу вакытлыча гына булды. Коллектив инде башка иде. Безнең тәкъдим, үтенечләргә игътибар итмәде.. Мондый мөнәсәбәт булганда эшләве дә авыр, китәрбез дигән сүзләрне дә әйткәли башладык. Ә тора-бара сүзгә килүләр тагын да артты.

 

 “Барыбыз дә бер тигез идек” дисез, хәзер кем “балкырга” тели соң?

 

– Үзләре белдерүенчә, 12 ел “Курай” радиосын Сәрия Тукаева белән Габдерәхим генә тоткан. Алардан башка монда берәү дә рәтләп эшләмәгән. Һәм эшләячәк тә түгел. Бу ике кеше моңа шулкадәр ышана ки һәм башкаларны да шуңа ышандырырга тырыша.

 

Яңадан “Курай”га кайтыр идегезме?

 

– “Курай” безнең өчен искиткеч зур мәктәп булды. Бер урында гына таптанырга ярамый. “Курай”га кире кайту мәктәп тәмамлаганнан соң, яңадан беренче класска укырга керү кебек булыр иде. Без аны бик яраттык. Тик монда үсәргә мөмкинчелек калмады. Ә иҗат кешесе һәрчак үсештә булырга тиеш.

 

“Курай” дигәч, күңелдә иң беренче туган уй...

 

– Нигәдер радио пульты. Киткәч тә төшләргә кереп йөдәтте ул. Ә тыңлаучылар шалтыратканда, хәтта күзләргә яшьләр дә килә. Безне, гап-гади кызларны, әле дә онытмаулары гаҗәпләндерә, сөендерә. Димәк, “Курай”да 12 ел ике генә кеше эшләмәгән.

 

Фотода: сулда – Сылу, уңда – Асыл.

Автор фотосы.


Лилия КАДЫЙРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 15.04.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»