поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.02.2015 Дин

“Шарли Эбдо” шаукымы

Мөгаен, күпләргә таныш хис­тер: тиктомалдан гына рәнҗетәләр, тырнак астыннан кер эзләп, нахакка гаеплиләр, ачу катыш аптыраш... Франциядә журналистлар каны коелганнан соң, Париж урамнарына миллионнан артык кеше чыгып, сүз иреге дәгъвалагач, җан кыюга җавап итеп, Пәйгамбәребезгә карикатуралар ясалган журнал саны берничә телдә һәм берничә миллион данә нәшер ителәчәк, дип белдерелде. Байтак кына мөселман­нары­быз­ның тынычлыгы югалды: һа­ман ислам диненә каныгалар!

27 гыйнвар көнне “Ярдәм” мәчетендә уздырылган “Россия мөселманнары: җәмгыявиләшү, мә­гариф, гореф-гадәт” дигән гыйль­­­ми-гамәли җыелышта пен­сиядәге укытучы Мәдинә Әбдел­ганиева, Франциядә түгел, менә үзебездә динебездән, тәгаен алганда Газраил фәрештәдән көл­мәкчеләр. Әнә “Татармульт­фильм”­ берләшмәсе Туфан Миңнуллин­ның “Әлдермештән Әлмәндәр” пье­сасын мультфильм итеп тө­шермәкче, моңа юл куймаска кирәк, дип белдерде. “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әл­мира Әдиатуллина исә: “Кемнән көләбез, җәмәгать?!” – дип редак­ция­безгә хат юллаган. “Газраил фәрештәдән көлүне кабат сәхнәгә менгермәкчеләр бит. Бу – кө­фер­лек! Күрә торып, фетнәгә чакыру! Балалар күңеленә дәһрилек орлыгы, оеткысы салу! Фәреш­тәләргә кизәнергә кем хокук бирде безгә?!” – дип яза ул анда. Бу җә­һәттә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыровның фикерен сораштык. “Аптыраган инде. Мультфильм төшерергә җые­нучыларга күтә­релеп бәре­ләсе дә килми. Бу ният белән килешеп тә бетмим. Фә­рештәләргә тел тидер­мәскә иде, билгеле”, – дип җавап бирде ул безгә.

Бу хакта зыялыларыбыз нәр­сә уйлый икән? Чынлап та, Газраил фәрештәдән көлеп язылган әсәрме соң “Әлдермештән Әл­мән­дәр”?
 
– Туфан абыйның әлеге әсә­рендә диннән бернинди дә көлү юк. Киресенчә, автор анда Газраилне яратып сурәтли, кешелекле итеп күрсәтә. Җан алырга килгән фәрештә әсәрдә кешеләрне ярата башлый. Хәтта ул ахырда уңай геройга әйләнеп бетә. Бу бит каһкаһә белән көлү, сатира түгел, яратып шаяру гына, – дип белдерде бу уңай­дан ТР Дәүләт Советының мәдә­ният, мәгариф һәм милли мәсьә­ләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев.  “Анда әдип Газраилне инкарь итми, сүкми, киресенчә, рәхим­лелек сорый. Көнбатышта Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәрдән көлгән кебек көлү юк. Сатира инде башка нәрсә – ул юкка чыгарырга тырышу. Биредә юмор – яратып көлү генә. Шунысы сәер: нишләп әсәр театр­да утыз ел уйналган вакытта дин әһелләре берни әйтмәгән соң?! Ул вакытта, Туфан абый, менә болайрак үзгәртеп булмыймы, дип мөрә­җәгать итеп була иде бит. Бу тән­кыйть бернинди мантыйкка сыймый. Франция шаукымы түгелме икән әлеге дәгъва?!” – дип исәпли ул.
 
– Газраилдән көләргә ярамыймыни?! Мөхәммәд пәйгам­бәрдән көлү түгел бит бу. Чынлап та, анда Газраил көлкегә кала. Диннән көлү түгел бу. Минемчә, мультфильмны төшерергә ки­рәк. “Әлдермештән Әлмәндәр”­нең мультфильмга әйләндерелү­ендә мин бернинди дә хилафлык күрмим. Хәдисләрдә, мәзәкләрдә дә бар Газраилдән көлү. Бөтен фәрештәләрдән дә көлү түгел бу. Шулай иттереп тә шаярмагач, бөтенләй куркып яшәргәме?! – дип җавап бирде безгә язучы, драматург, инде сигезенче мәр­тәбә нәшер ителгән “Коръән” тәфсире авторы Рабит Батулла.
 
– Безне берләштерә торган мәдәният символларына ихтыяҗ арта. Халык яратып кабул иткән әсәргә яңача карап, геройларны күзаллауның яңа формасын табу зарур. Мультипликациядән отыш­­лырак яңа форма табылмас­тыр да. Әлмәндәр бабай – зирәк, җор телле, киң күңелле кеше. Яшь­ләргә, балаларга үрнәк алырлык шундый герой кирәк тә инде, – дип белдергән иде “Татармультфильм” берләшмәсе җитәкче­ләре, журналистлар алдында “халык мультфильмы” проектын тәкъдим иткәндә. “Про­ект 7 миллион сумга төшә­чәк, ике миллионын үзебез бирә­без, 5 миллион сумын халыктан җый­макчы булабыз”, – ди алар. Дө­рес, әлегә кирәкле акчаның ике йөз мең сумын гына җыя алганнар. Ха­лыкның әлеге ниятне дәррәү күтәреп алмавына кризис сә­бәпчеме, Газраилгә кагылышлы булгач, күңелләргә шик-шөбһә кергәнме – белмәссең.
 
Беренчедән, шактый кыйм­мәтле бизнес-проект бу. Икенче­дән, күркәм эшкә алынсаң да, “Әлмәндәрдән башка кем бар соң? Ул бит – иң күренекле милли герой”, – дип артык шапрын­мас­­ка иде. Әлмәндәр милли герой түгел, җыелма образ ул (Муса Җәлил, Колшәриф, Сөембикә, Сафагәрәй, Кошчак-углан, Иде­­гәй, Батырша, Мәрҗани, Муса Бигиев, Габ­дерәшит Ибраһимов кебек реаль шәхесләрне генә милли герой дип атарга була). Инде балаларга үрнәк алырлык милли мульт­фильм төшерү зарурлыгына кил­гәндә, әнә Рабит Батул­ланың 20-30 серияле мульт­­фильм ясарлык Алып Бәргән ма­җаралары бар. Нигә шуңа алынмыйсыз, кино әһелләре?!

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.01.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»