30.01.2015 Мәгариф
Укытучының яшен сорамыйлар
Биектау районы Мәмдәл мәктәбендә берьюлы 4 пенсионер укытучы эштән киткән. Әлеге хәбәргә аптыраргамы, әллә моны табигый хәл дип кабул итәргәме? Яше 70тән арткан, гомер буе балаларга белем биргән өлкән укытучыларга инде күптән ял итәргә вакыт түгелме? Әллә хөрмәтле педагогларга әле хәлләре булганда эшләргә мөмкинлек бирергә идеме?
“Үпкәләп китәм...”
“2014 елның май аенда мәктәп директоры Фәридә Газизова коллективны җыйды да: “Мәктәп унберьеллык булып калсын өчен, коллективтан 4 өлкән пенсионер эштән азат итүне сорап гариза язарга тиеш. Югыйсә, тугызъеллыкка калачак”, – дигән яңалык җиткерде. Мин генә китсәм ярамыймы соң, дигән идем, ул 4 кеше, диде. Исемлектә, миннән, кала, Нурания Гобәйдуллина, ирле-хатынлы Кәүсәрия һәм Рәис Саттаровлар да бар. Без Нурания Гобәйдуллина белән гаризаны шунда ук тапшырдык. Ә Саттаровлар каршы килде. Шуннан соң директор авыл җирлеге рәисен чакыртты. Ахыр чиктә алар да гариза язарга мәҗбүр булды, – дип моң-зарларын яза Мәмдәл мәктәбендә 50 ел эшләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөмәрә Шәрәфетдинова. – 28 июльдә җәйге ялларыбыз бетеп эшкә килдек (гаризаны 31 августта эштән азат итүне сорап язган идек). 11 августта директор мине һәм Гобәйдуллинаны кабинетына чакыртып алды. Икебез дә 5 июнь боерыгына кул куйдык, чөнки директор шулай дип язуны таләп итте. Кул куйгач, хәзер үк китә аласыз, дип бүлмәсеннән куып чыгарды. Шуннан соң биш минут та үтмәде, хезмәт кенәгәләрен тарих кабинетындагы парта өстенә алып кереп ыргытты. Бер көннән соң директорга үпкәмне белдерү өчен мәктәпкә киттем. “Балалар, мин сезгә үпкәләп китәм. Бөтен коллектив алдында коридор буйлап хезмәт кенәгәсен селкеп йөрергә кирәкми иде”, – дидем дә елап җибәрдем. Инде гафу үтенер дип торсам, анысын да ишетмәдем”.
Зөмәрә апа үзенең 1977–1987 елларда – директор, 8 ел урынбасар булуын да искә алган. Укучыларының тарих фәнен яхшы үзләштерүен, БДИны уңышлы тапшыруын да язган.
Чиратта Газизовамы?
Мондый күңелсез хәл нилектән килеп чыккан? “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап табарга тырышты. Казан федераль университетында белем биргән галимә Фәридә Газизованы мәктәпкә колхоз рәисе Фиркат Вахитов чакырып кайтарган. Яңа җитәкче, әлбәттә, яңа урында яңалыклар кертергә тырыша. Әле дә исебездә, ул анда республика күләмендә “Мин авылны сайлыйм” бәйгесе уздыруга керешкән иде. “Имтихан бирә алмаган бала да мәктәптән аттестат алып чыгарга тиеш. Аттестатсыз калган бала рухи яктан үзен бер баскычка түбән итеп хис итә. Тугызынчы сыйныф укучыларының яртысы БДИдан куркып китә”, – дигән иде Фәридә ханым бер әңгәмәдә. Күрше авыл мәктәбенә йөреп укуга карата да аның үз фикере бар. “Ул очракта бала авылсыз да, әти-әнисез дә яшәргә күнегә. Аның туган авылына кендеге дә, күңеле дә берекми. Кайда гына урнашса да, беркемне дә сагынмый торганга әйләнә”, – ди ул.
“Эшли башлап берничә ай үтүгә, төрле органнардан килеп, биш-алты тапкыр тикшереп киттеләр. Инде менә бу шикаятьләрдән соң кайдан гына килеп тикшермәделәр. Әмма андагы фактларның берсе дә расланмады”, – ди директор. Сүз уңаеннан, бу мәктәптә соңгы 5-6 елда гына берничә җитәкче алмашынган. Инде чиратта Фәридә Газизова үземе?
Яшь укытучылар да кирәк...
Бу юлы барысы да май аенда мәктәпне кыскартуга багышланган авыл җыеныннан башланган. Анда киләчәктә мәктәпнең тугызъеллыкка калу куркынычы турында сөйләшкәннәр. Алай була калса, югары сыйныф укучыларына Айбаш мәктәбенә йөреп укырга туры килер иде. Әмма күрше мәктәптә укучылар саны Мәмдәлгә караганда да азрак. Укытучылар кыскартуга каршы чыккан, әлбәттә. Районнан килгән җитәкчеләр коллективка белем сыйфатын яхшыртырга тәкъдим иткән. Коллективны яшәртү турында да сүз булган. “Мин пенсия яшендәге укытучылар була торып, башкаларны кыскарта алмыйм. Шуңа күрә бу мәсьәлә өлкән укытучыларга кагылды. Минем тарафтан уйлап чыгарылган нәрсә түгел бу”, – ди Фәридә ханым. Директор, китәсе укытучыларның хезмәт кенәгәләрен селкеп йөрүен дә, дорфа кылануын да инкарь итә.
Алайса директорның пенсионер укытучыларны лаеклы ялга матур итеп озатмавының сәбәбе нәрсәдә соң?
– 1 сентябрь көнне бүләкләр белән озатырга җыенган идек. Әмма берсе дә килмәде. Өлкәннәр көненә чакыргач та килмәделәр. Балалар концерт куйды, табын әзерләгән идек. Укытучылар көнендә дә шундый ук хәл кабатланды, – ди директор. – Завуч бүләкләрне өйләренә барып тапшырды. Декабрь аенда укытучылар аларны тантаналы рәвештә озату өчен бәйрәмгә чакырырга дип янә өйләренә барды. Зөмәрә апа ишеген дә ачмаган.
Ә менә пенсионер укытучылар, андый хәл булмады, бер бүләк тә бирмәделәр, дип тәкрарлый. Зөмәрә апа район мәгариф бүлеге кушуы буенча оештырыла торган бәйрәмгә чакыруны кабул итәргә теләмәгән.
Компьютерны беләме?
“Пенсионер укытучыларның белеме замана таләпләренә туры киләме? Ни дисәң дә, замана техникасын да яхшы белергә, электрон журналны да тутырырга кирәк бит. Компьютерны ачып, текст җыя, электрон журналга билге куя беләләр. Әмма яңа технологияләр кулланып укыту, компьютер ярдәмендә лаборатор эшләр эшләү, төрле сайтлар, БДИ порталларыннан файдалану җитеп бетми, – ди директор. – Балалар яшьләргә тартыла. Өлкән кеше исә тынычлыкны ярата, тавыштан тиз туя. Пенсионер укытучыларны эштән җибәрергә, әмма шул ук вакытта үлгәнче эшләргә дигән закон юк. Пенсионер укытучы яшьләр белән эшли алса, сәламәтлеге нык, энергетикасы булса, мин каршы түгел. Әмма 70-75 яшькә кадәр эшләүне хупламыйм. Вакытында матур итеп, үзең дәрәҗәле вакытта сыйлы-хөрмәтле булып китә белергә дә кирәк”.
Пенсионер укытучылар исә компьютерны уку эшендә куллана белүләрен белдерә. Аларга ул комачаулык тудырмый икән.
“Туганнарын җыйды...”
“Дүрт пенсионерны мәҗбүри куып чыгарганнан соң, мәктәпкә директор гаиләсеннән биш кеше эшкә килде”, – дип язган Зөмәрә апа. Сүз уңаеннан, 67 яшьлек Нурания Гобәйдуллина татар теле һәм әдәбиятын укыткан, 74 яшьлек Зөмәрә Шәрәфетдинова тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән, 69 яшьлек Рәис Саттаров географиядән белем биргән, ә аның хатыны – 64 яшьлек Кәүсәрия апа балаларга математика серләрен өйрәткән. Инде бу укытучыларны кемнәр алыштырган дисезме? Директорның килене, өч айлык сабые белән декрет ялында булган Светлана Газизова – тарих, Сиринә Ситдыйкова – география, Ләйсән Ихсанова математика фәнен укытырга килгән. Ә татар теле буенча өстәмә укытучы алмаганнар. Грант откан Сиринәне мәгариф бүлеге тәкъдим иткән. Ләйсән Ихсанова моңа кадәр, эш булмау сәбәпле, ягулык салу станциясендә кассада хезмәт куйган.
“Ләйсәнне заправкадан алып кайткан дип үзәгемә үттеләр. Яшьләрне чакырсаң, аларга урын юк, өлкәннәр исә, алар бит безгә кайтмый, диләр. Шуңа күрә коллективта өлкәннәр күбрәк. Эш урыны булса, яшьләр авыл мәктәбендә эшләүдән баш тартмый, – ди директор. – Светлана тарих укытырга башка кеше булмаганга минем үтенеч буенча гына килде. Икенче киленем 5 мең сум акчага хуҗалык мөдире булып эшли. Ә башлангыч сыйныфларга белем бирүче Розалия Сәйфуллина (абыйсының хатыны) монда 25-30 ел эшли инде. Казан мәдәният институтын тәмамлаган улым оештыручы-тәрбияче булып эшләгән иде, хәзер мәктәптән китте”.
“Әле тагын ике ел эшләр идем...”
– Эштән былтыр ук китәргә теләгән идем. Чөнки сәламәтлегем какшый башлады. Балаларны бик яраттым, алар да мине үз итте. Укучыларым уку буенча төрле уңышларга иреште. Мәктәптән китү күңелсез булды, әлбәттә. Шуның нәтиҗәсендә депрессия кичердем, – ди Рәис абый Саттаров.
Ә менә Нурания апа, әле тагын бер-ике ел эшләгән булыр идем, ди. Сүз уңаеннан, аның Күлбаш мәктәбендә укыткан, ике бала тәрбияләгән кызлары эшсез калган икән. Аны үз урынына калдырмакчы булган Нурания апа. Тик барып чыкмаган – ике педагог дәресләрне үзара бүлешеп укыта хәзер.
Менә шундый “кара мәче” узган директор белән өлкән укытучылар арасыннан. Һәр якның үз хаклыгы, үз мәнфәгате бар. Нәтиҗәне без чыгармыйбыз – балаларның укуына гына зыян килмәсен.
Юрий Прохоров, РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре берлегенең Татарстан оешмасы җитәкчесе:
– Кешенең яше аны эштән җибәрү хокукы бирми. Әгәр пенсионер укытучының белем бирергә сәламәтлеге, активлыгы җитә, ул үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкара икән, аны эштән җибәрү законсыз дип санала. Бу мәсьәләдә фәлән яшькә кадәр генә эшләргә дип чик куярга ярамый. Хезмәт Кодексында андый нәрсә юк. Директор: “Пенсия яше җитү сәбәпле эштән җибәрелде”, – дип яза алмый. Кайбер мәктәп директорлары пенсионер лаеклы ялга китсен, ә яшьләр эшләсен дигән күзлектән чыгып эш итә. Пенсионер укытучыны эштән китәргә ризалаштыру – бу инде җитәкченең үз эше. Мәктәп җитәкчелеге белән укытучы арасында аңлашу булганда мондый проблемалар тумый.
Илдус Сәгъдиев, Арча педагогика көллиятенең элеккеге директоры:
– 60-70 яшькә җиткән, үз фәнен, укыту ысулларын яхшы белгән тәҗрибәле укытучыны бер генә педагог та алыштыра алмый. Югары уку йортларында – 80-85, педагогик көллиятләрдә 65-75 яшькә кадәр эшләүче мөгаллимнәр бар. Андыйларны, башка булдыра алмыйм, дигәнче эшләтергә кирәк. Компьютерны, заманча технологияләрне өйрәнү дә өлкән педагоглар өчен киртә була алмый. Мин үзем аны пенсиягә чыккач өйрәндем. Заманча технологияләрне белү кирәк, әмма компьютер һәм башка шундый җиһазлар укытучыны, аның сүзен, хәрәкәтләрен алыштыра алмый. Укытучы – күпмедер дәрәҗәдә артист та бит әле ул. Дәрәҗәле укытучы үзенең китү вакытын белә дип саныйм.
Ленар Зиннәтуллин, Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге мәктәп директоры:
– Бу мәсьәләгә ике төрле карыйм. Өлкән яшьтәге укытучыларның үз эшенең остасы булуы белән килешәм. Әмма яшь укытучыларга да урын бирә белергә кирәк. Аларның да тәҗрибә туплыйсы бар бит. Шулай итеп, кайбер мәктәп директорларына дилемма алдында калырга туры килә. Кайбер пенсионер укытучылар пенсия яше җитүгә эштән китүне максат итеп куя һәм мәсьәлә уңай хәл ителә. Ә кайберләре үзләрен алыштыргысыз дип саный.
Рамил Гаязов, Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы:
– Әлеге укытучылар үз эшен эшләгән инде. Әмма киткәндә ноутбукларын тапшырып китмәгәннәр, мәктәпкә ревизия ясаячакмын. Шикаятьләр язганчы, авыл тарихы, мәгариф турында китаплар язсалар, файдалы булыр иде. Мәгариф өлкәсе үзгәрешләр кичереп тора, укытучыларга әледән-әле таләпләр арта тора. Директор аларга үз таләпләрен куярга тиеш иде. Аларны курсларга җибәрергә, квалификацияләрен арттырырга җибәрергә кирәк булган. Эштән җибәргәндә укытучының БДИ, олимпиада нәтиҗәләре, башка уңышлары исәпкә алынырга тиеш.