|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2015 Фаҗига
Кукмарада коточкыч фаҗига: абыйсы энесен үтергән25 гыйнварда көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Кукмара районының Княгор авылында коточкыч фаҗига була. Бер җирдә дә эшләмәүче, элек хөкем ителгән 52 яшьлек ир-ат, 44 яшьлек энесе белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, кинәттән килеп чыккан гауга вакытында туганының күкрәк турысына пычак белән яра ясый. Алынган тән җәрәхәтләреннән ир кеше урында ук вафат була. Әлеге җинаятьне кылуда шикле булган ир кеше полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды, фаҗига урыныннан пычак алынды, дип белдерә район эчке эшләр бүлеге башлыгы Рамил Нургалиев “Хезмәт даны” газетасына.
|
Иң күп укылган
|