|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2015 Шоу-бизнес
Бөтен Татарстанга ярымшәрә чыгасым юк дип, Алинә Давыдова матурлык бәйгесеннән баш тартканШушы көннәрдә “Татарстан туташы-2015” XVII республика конкурсының финалы узды. Быелгы “Татарстан туташы-2015”тә яшь җырчы Алинә Давыдова да катнашырга тиеш иде. Ләкин... Хәтерләсәгез, узган ел ул Татарстан буенча зур масштабтагы “Керәшен чибәре” бәйгесендә беренче урынны яулаган иде. Жюри әгъзалары арасында “Татарстан туташы”ның президенты Изольда Сахарова да җырчыны күреп, зур өметләр баглаган булган.
– “Керәшен чибәре-2014” бәйгесендә катнашканда, жюрида утыручы Изольда Сахарова 1-3 нче урыннарны яулаган җиңүчеләрне игълан иткәннән соң, безгә “Татарстан туташы” конкурсында көч сынашачаксыз, дигән иде. “Керәшен чибәре-2014” җиңүчеләрен Казанда җыйгач, чираттагы “Татарстан туташы”нда катнашу теләге белән янып йөри башладым башлавын. Әмма сайлап алу турында ук купальниклардан чыгуыбызны белгәч, мин анда катнашудан баш тарттым. “Ни өчен катнашмыйсың? Бу бәйгене кызлар шундый көтеп алалар. Барлык яктан да җиңә алу мөмкинлекләрең дә бар”, - дип мине күндерергә тотындылар. “Бөтен Татарстанга ярымшәрә килеш чыгасым килми. Татар кызларына бер дә килешми бу. Гафу итегез инде. Чакыруыгызга бик зур рәхмәт”, - дип ипләп кенә аңлаттым. Шундый зур масштабтагы конкурстан баш тартуыма “Керәшен чибәре” бәйгесен оештыручылары да гаҗәпкә калды. Катнашмавымның сәбәбен аңлатып бирдем. Алар мине аңлады, - дип сөйләде Алинә Давыдова Intertat.ru хәбәрчесенә.
Алинә Давыдованың әнисе Фәния ханым татар милләтеннән булса, әтисе Олег әфәнде – керәшен. Титулның үзенә килгәндә, җырчы әлеге бәйгедә бары үзенең сәләтен күрсәтеп җиңү яулаган. “Әгәр дә “Керәшен чибәре”ндә дә купальниктан чыгарга тиеш булса, мин анда да катнашмаган булыр идем”, – диде ул. 24 гыйнварда Казанда узган «Туым жондозы» («Раштуа йолдызы») керәшен җырларын оста башкаручыларның республика фестивалендә Алинә Давыдова “Керәшен чибәре-2014”нең җиңүчесе буларак кунакка чакырылып, әлеге фестивальнең җиденче мәртәбә узуына, керәшен җырларын оста башкаручыларның елдан-ел артуына сокланып кайткан.
Матурлык бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|