поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
27.01.2015 Җәмгыять

“Исән булса, барыбер эләгәчәк!” диләр 63 млн сум урлап качкан инкассатор турында


Җомга көнне Яшел Үзәндә 63 миллион сумнан артык акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченко турында әнә шулай диләр. Кичә хокук саклаучылар бу җинаятькә катнашы булган дип саналган тагын бер кеше – Илья Кострубинны да эзли башладылар.

Бөтен республиканы шаулаткан вакыйга узган җомга көнне килеп чыга. Яшел Үзән­дәге Саклык банкы бинасы янында инкассаторларның бер­се үзенең иптәшенә утлы коралдан ата һәм Volkswagen Amarok машинасына утырып, билгесез тарафка китеп бара. Соңрак инкассация автомо­билендә 63 миллион сум ти­рәсе акча булуы ачыклана. Татарстан полициясе махсус операция игълан итә, Яшел Үзән тарафына хокук саклаучылар агыла. “Погонлы”лар эш­­не бик тиз тота: берничә сәгатьтән банк машинасын эз­ләп тә табалар, анда хәтта акча да була. Тик барысы да түгел. Игорь Богаченко урланган сум­маның зур өлешен үзе бе­лән алып китә. Шунысы га­җәп, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тараткан видеода 26 яшьлек Игорь Богаченко утырган машинаның кагыйдә­ләрне бозмыйча, ак­рын гына баруы күренә. Бу исә әлеге җина­ять­нең алдан планлаштырылган гамәл булуын фаразларга мөм­кинлек калдыра.

Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү-эзләү эшләрен Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхсән үзе күзәтеп тора. Игорь Богаченконы Татарстан гына түгел, күрше тө­бәк­ләрдә дә эзлиләр. Ә соң­рак урланган вакытта машинада 63 миллион 150 мең сум акча, инкасса­тор­ларның исә ике түгел, өч кеше булуы тә­гаенләнде. Ә акча урлап качкан инкассатор турында дө­рес мәгълүмат бирүчегә Саклык банкы 1 миллион сум акчалата бүләк вәгъдә итә.
 
“Бурыч аркасында җинаять кылмыйлар”
 
Кем ул Игорь Богаченко? Аны хәтта замана Робин Гуды дип атаучылар да бар. Бу көннәрдә каләм әһелләре әнә шул сорауга җавап эзләде. 26 яшьлек инкассатор турында алай ук начар сүз әйтүче табылмаган. Заманында егет диң­гез флотында хезмәт ит­кән. 2012 елда өйләнгән, ә былтыр ноябрь аенда аерылышкан. Кыйм­мәтле “Мерседес” машинасында йөргән, аны бәрдер­гәч, янәдән чит ил машинасы алган. Әйтүләренә караганда, аңа акча белән хаты­нының әнисе булышкан. Ә аерылышкач, Богаченко бу ярдәмнән колак каккан һәм авыр хәлдә калган. Игорь чит илгә китәргә дә җыенып йөр­гән диләр. Тик болары кеше сүзе генә. Ә менә суд прис­тавларының мәгълүмат базасында аның 162 мең сум бурычы барлыгы турында язылган.
 
Бу сумма кешенең җина­ять юлына басуына сәбәп була аламы? “Юк, әлбәттә. Бөтен илне шау-гөр китергән җина­ять кылырлык зур акча түгел. Башка сәбәпләрен эзләргә кирәк, – дип фикер йөртә Казанда инкассатор булып эш­ләү­че Александр (исеме үзгәртелде). – Мин, гомумән, бу кешенең гамә­лен ахмаклык дип бәялим. Хәзер күпме кеше аның аркасында җәфаланачак бит: туганнары гына түгел, якын­нары да, бергә эшләгән иптәшләре дә. Барысын да тикшерәчәкләр инде. Нигә мон­дый адымга барганмы? Кем белгән аны?! Миңа калса, башы киткәндер. Алай дисәң, безгә эшкә алганда, барысын да ныклап тик­шерәләр, шул исәптән психологик яктан да. Богаченконы белгән егетләр белән бергә эшлим. Аны, нормаль кеше иде, диләр. Миңа калса, аңа кемдер ярдәм ит­кән, кемдер бу адымга этәргән булуы мөмкин”.
 
“Россиядән чыгып китә алмаячак”
 
Александр өлешчә хаклы булып чыкты. Кичә Татарстан Эчке эшләр министр­лыгы бу җинаятькә катнашы булган дип саналган тагын бер кеше – Илья Кострубинны да эзли башлаганнарын игълан итте. Анысына 28 яшь. Ул Ростов өлкәсендә туган. Яшел Үзән­дә исә фотограф буларак билгеле. “Ул фото сәнгате генә түгел, әле музыка бе­лән дә бик мавыкты. Гадәти кеше кебек иде үзе. Әллә ни сәерлеге си­зел­мәде, – диде “Ва­таным Татарстан” хәбәр­чесенә Кострубин белән хез­мәт­тәшлек ит­кән фотограф­лар­ның берсе. – Ә узган көздә, эшем чыгып, аңа мө­рә­җәгать итәргә булдым. Тик таба алмадым. Аның кайдалыгын ур­так танышларыбыз да әйтә алмады”. 
 
“Барыбер табачаклар. Исән булса, әлбәттә, – дип фикер йөртә элегрәк Татарстан Эчке эшләр минист­рлыгының җина­ять­челәрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Александр Аввакумов. – Россиядән чыгып китә алмаячак. Кая барсын ул? Әлегә кайда да булса качып ята. Кеше нигә мондый адымга барамы? Димәк, ниндидер максаты булган. Һәр җина­ятьче үзен иң акыллы кеше, кача алырмын дип саный. Әмма оныталар: система бе­лән сугышып булмый, барыбер табалар. Мин дә кеше әҗәт аркасында мондый җина­ять кыла дип уйламыйм. Ә Богаченконың башын акча бутаган булырга мөмкин. Андый зур суммалар күргәч, кайберәүләрнең башы әйлә­неп китә. Ә акча ул дивардагы мылтык кебек: барыбер атачак, ягъни кайчан да булса барыбер килеп чыгачак”.
 
Кризис гаеплеме?
 
Исән булсалар, барыбер тоталар дигәннән, банктан зур суммада акча урлау белән бәйле соңгы очрак Татарстанда моннан алты ел элек булган иде. “Райфайзенбанк” кассиры Роза Әгъ­ләмҗанова 11,4 мил­лион сум акча белән юкка чыкты. Әгъләм­җа­нованы да, аның белән бергә яшәгән Илдар Гыйниятуллины да таба алмадылар. Хәтерләсәгез, шул ук елны бөтен илне шаулаткан охшаш җинаять Пермь шәһәрендә кылынды. Александр Шурман исемле инкассатор хез­мәттәшләрен ма­ши­на эчендә бикләп, шул ук Саклык банкыннан 250 миллион сум акча урлады. Әмма аны ике көн дигәндә эләк­тер­де­ләр. Бу җинаять эшенә исә хатыны белән бабасының да катнашы барлыгы ачыкланды. Ә 1 миллион сум акчаны барыбер таба алмадылар, Шурманны сигез елга төрмәгә озаттылар. Шунысы гаҗәп, сораштырулар барышында анда катнашкан халыкның яртысы диярлек, яклау ук булмаса да, акча урлаган инкассаторга карата хәерхаһлы мөнәсәбәттә булуын әйткән. Белгечләр бу хәл­не кризис чоры булу белән аңлатырга тырышты. Инде ме­нә берничә елдан безне тагын кризис дип куркыталар. Хәер­легә булсын...

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 10 | 27.01.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»