поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.01.2015 Мәдәният

Камал Театры Самара һәм Оренбургта нәрсә күрсәтәчәк

9-15 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Самара һәм Оренбург шәһәрләренә гастрольләргә китә. Гастрольләр афишасында театрның соңгы премьералары.

Самара гастрольләре 9-10 февральдә М.Горький исемендәге Самара академия драма театрында үтә.

9 февраль 18.00 сәгатьтә И.Зәйниевның “Мәхәббәт FM” спектакле. Спектакльнең премьерасы узган сезонда булды. Шуннан бирле әлеге спектакльдә һәрвакыт аншлаг, ә билетлар берничә ай алдан сатылып бетә. Ул татар яшьләре диаспорасы үтенече белән ике мәртәбә Мәскәүдә уйналды. “Мәхәббәт FM” эстрада-джаз комедиясе драматург Илгиз Зәйниев тарафыннан Камал театрының яшь артистлары өчен махсус язылды. Пьеса Казан шәһәренең “Мәхәббәт FM” радиосында башланып киткән мәхәббәт тарихы хакында.

10 февральдә 18.00 сәгатьтә – бу сезонның беренче премьерасы - “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле. Флорид Бүләковның әлеге пьесасы Татарстан һәм Башкортостан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер.

Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. Нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән бәхетле көннәре һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.

Гомер буе иңгә-иң яшәгән Карт һәм Карчык ролендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.

Спектакль 2015 елның 18 гыйнварында арабыздан киткән драматург, Башкортостанның халык язучысы Флорид Бүләковның якты истәлегенә багышлана.

Оренбург гастрольләре М.Горький исемендәге Оренбург драма театры сәхнәсендә 12-15 февральдә үтә.

12 февраль 18.30 сәгатьтә һәм 14 февраль 17.00 сәгатьтә, гашыйклар көне уңаеннан, Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт FM” спектакле.

13 февраль 18.30 сәгатьтә һәм 14 февраль 12.00 сәгатьтә – Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле.

15 февраль 17.00 сәгатьтә тагын бер премьера – Галиәсгар Камал пьесасы буенча “Банкрот” спектакле. Әлеге сатирик комедиянең үзәгендә - сәүдәгәр Сираҗетдин образы. Тиз генә баеп китү теләге белән ул хәйлә уйлап таба: банктан зур кредит алып, акчаларны яшерә дә, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китеп бара. Тик юлда имеш аны талыйлар һәм ул “акылдан яза”... Хәйләкәр Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Сүз уңаеннан, быел “Банкрот” спектакле “Алтын Битлек” экспертлар советы фикере белән Россиядә 2014 елның иң яхшы спектакльләре исемлегенә кертелде.

Искәртеп үтәбез, Самара шәһәрендә Камал театры гастрольләре М.Горький исемендәге Самара академия драма театрында 9-10 февральдә үтә. Оренбургта - 12-15 февральдә М.Горький исемендәге Оренбург драма театрында. 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»