|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2015 Криминал
Татарстанда инкассатор хезмәттәшен яралап, 60 млн. сум акча урлап качканЯшел Үзәндәге үзәк банк бинасы янында ике инкассатор арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс аркасында ир-атларның берсе икенчесенә ут ачкан һәм инкассатор машинасына утырып качкан. Машинада 60 млн. сум акча барлыгы мәгълүм. Полиция хезмәткәрләре "Перехват" планы иткән, дип хәбәр итә efir24.tv. Гадәттән тыш хәл берничә минут элек кенә булган.
Инкассаторны тоту буенча Казанда "Вулкан-4" тоткарлау планы игълан ителгән. "Фольксваген Амарок" (номеры Т669ОС/116rus) автомобиле эзләнелә. "Мазда-3" (номеры 565) машинасы да эзләнелә. Инкассатор шул машиналарга утырып качкан булырга мөмкин. Инкассаторның шәхесе билгеле — ул 1989 елгы Богаченко Игорь Константинович. Моңа кадәр хөкем ителмәгән, Яшел Үзәндә яши.
--- |
Иң күп укылган
|