поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
22.01.2015 Җәмгыять

Нурзадә нинди китаплар укый

1. Мин кайбер китап­ларны кат-кат укырга яратам. Әле яңарак кына Батулланың «Бию җене кагылган егет» китабын янәдән укып чыктым. Гомумән, миңа тарихи, автобиографик әсәрләр ошый. Үзем дә биергә яраткангамы шунда, бу романны мин бик ошаттым. Рудольф Нуриев турында күп мәгълүмат алдым.

Икенче яратып укыган китабым, аны да берничә кат укыдым – Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» әсәре. Ул мавыктыргыч булуы белән җәлеп итте. Аның дәвамы да булырга тиеш, кайчан басылып чыга инде дип Галимҗан абыйның үзеннән дә гел сорашып торам.

Яңарак кына авыл китапханәсеннән Гөлси­нә Галимуллина дигән язучының китапларын алып килдем. Саба районыннан булган ул авторны күп кеше белми дә икән. Аның язу стилен мин Зифа Кадыйровага охшаттым. Кеше язмышы гади, тормышчан итеп язылган. Зифа Кадыйрованың китапларын исә иртәнге бишкә кадәр укып утырганым бар. Рус язучыларыннан шушы көннәрдә генә Татьяна Веденскаяның «Загадай желание» китабын укыдым. Шигырьләр дә укыйм. Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Иксанова китапларын еш актарам.

2. Китап кибетенә атнасына бер тапкыр бармый калмыйм. Милли китапханәгә дә еш йөрим. Китапханәдән «Казан утлары» журналын алып кайтам. Анда өзекләп чыгып барган романнарны ай саен өзелеп укымыйм, ә барысын бергә җыеп укыйм. Алай уку кызыграк.
 
3. Электрон китабымны ерак юлларга чыкканда гына алам, ә өйдә китап­ларның үзен тотып укырга яратам. Алардан аңкып торган яңа кәгазь исе үзе генә дә ни тора.
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»