|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2015 Мәдәният
Камал театрында “гаугалы” премьера көтелә6 февральдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Нәкый Исәнбәт пьесасы һәм Сирия драматургы Саадалла Ваннус әсәре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. «Спектакль төрле каршылыклы фикерләр уятырга, гауга чыгарырга мөмкин» - дип фаразлый театр тәнкыйтьчеләре. Нәкый Исәнбәт әсәрләре Фәрит Бикчәнтәевнең иҗат биографиясендә аерым урын алып тора дияргә була. Режиссер Исәнбәт әсәрләренә беренче тапкыр мөрәҗәгать итми: “Җирән чичән белән Карачәчсылу”, “Гөлҗамал” спектакльләре Бикчәнтәев иҗатында яңа үсеш баскычы булып тора. Мөгаен, бу Исәнбәт әсәрләренең катлаулы төзелешенә, яшерен мәгънәләренә бәйледер. «Хуҗа Насретдин» да шундый әсәрләрнең берсе.
|
Иң күп укылган
|